• 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680
  • Ишеклэр куям,баскычлар эшлим .тел 89534022434 Питрэч районы
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048
  • Казаннын узэгендэ, Назарбаев урамында кызлар очен ботен унайлыклары тудырылган 1 булмэле фатир тэкъдим итэм. тел.89178887888.
  • Казанда.Карбышев 60 адресында 13 кв.м.булмэ сатыла.7 эт.Булмэдэ ремонт ясалган.Куршелэр бик эйбэт.Бэясе 800000.Т 89274084073.
  • Продаётся однокомнатная квартира в центре Актаныша с площадью 26 кв.м.8 904 673 59 09
  • Татар телендә дипломнар, курс эшләре язуда студентларга ярдәм. Тиз арада оригиналь эшләр. 917-885-45-12
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

31.05.2009 Мәгариф

ХАТЫЙП МИҢНЕГУЛОВ: "МИЛЛӘТ ХАКЫНДАГЫ УЙ – КҮҢЕЛЕМ ТҮРЕНДӘ"

Татар халкының әдәбият, тел, тарих өлкәсендә эшләгән галимнәре аеруча игътибарга лаек. Шуңа күрә без аларның һәрберсен йөзгә таныйбыз, фикерләренә һәрвакыт колак салабыз. Татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә зур эшләр башкарган галим Хатыйп Миңнегуловка 70 яшь тулды.

– Хатыйп абый, гомер узган саен бала чагыгыз һәм яшүсмер вакытларыгыз искә төшәме?

 

– Минем балачагым, сугыш һәм аннан соңгы авыр чорга туры килде. Хәзерге заман яшьләренә сөйләсәң, алар аны тулысынча аңлап та бетерә алмаслар. Әти сугышта һәлак булды, әнкәй биш бала белән тол калды. Авылда коточкыч авырлыклар кичереп, яшәдек. Еллар буе авызга ипи алган булмады. Хәзерге заман кешесе бу хәлләргә хәтта ышанмас та, бәлки. Сөйләгәч, "Нишләп ашамадыгыз соң?" – дип сораучылар да булгалады. Төп ризык бәрәңге иде. Мин күпне күргән, күп яшәгән кеше. Төрле чит илләрдә булдым, нинди генә тәмле ризыклар ашаганым юк. Шулай да минем өчен бәрәңге – беренче урында. Бәрәңгене никадәр ашасам да туймыйм.

 

Нинди генә авыр тормышта яшәсәк тә, балачак барыбер үзенекен иткән. Уйныйсы уеннар уйналган. Хәзер хоккей дибез. Элек кәшәкә таяклары белән агач тамырыннан ясалган шар сугып уйный идек. Ул уен шаралы дип атала. Бала чакта  су да коендык, урманга җиләккә дә бардык, балыкка да йөрдек. Балачактагы тормыш авырлыклары хәтердән җуелган, бары якты истәлекләр генә күңелгә сеңеп калган.

 

– Сез ни өчен нәкъ менә Казан дәүләт университетына укырга керергә уйладыгыз?

 

– "Үзебезнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Аннары күрше авылдагы җидееллык мәктәпкә йөреп укыдым. Мәктәпкә укырга кергәнче үк миннән алда укыган абый-апамның тырышлыгы белән укый-язарга өйрәнгән идем. Җиденче класстан соң укуны дәвам итү мөмкинлеге булмады. Әлмәт, Сарман бездән ерак Зәйдә – урыс мәктәбе. Колхозда эшли башладым. Бер елдан әнкәйне егерме биш километр ераклыктагы Иске Кәшер мәктәбенә йөреп укырга күндердем. Мәктәптә укыганда аеруча физика фәнен ярата идем, матур әдәбият әсәрләрен дә бик кызыксынып укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, гел әнкәй сыртында ятып булмый, үз көнемне үземә күрергә кирәк, укырга керсәм, тагын әнкәйгә кыен булачак, дигән фикергә килдем. Комсомолдан Урта Азиягә җибәрү хакындагы юллама барлыгын белеп алуга, ризалаштым. Урта Азиягә чыгып киткәндә миңа нибары унҗиде яшь кенә иде. Июль аеның эссе көннәренең берсендә башта – Ташкентка, аннан Ленинабадка барып төштем. Табшку дигән бистәдәге бер заводка эшкә урнаштым. Күңелле. Табигать тә, тормыш та бөтенләй икенче. Сыр-дарьяга су коенырга төшәбез. Эшләгән өчен учлап-учлап акча бирәләр. Ә без эшләгән завод – уран заводы булган. Безгә әйтмәгәннәр генә бу хакта, яшергәннәр. Шуңа акчаны күп түләгәннәр икән, акчаны кая куярга белгән юк иде ул чакта. Үземә кием-салым алдым. Әнкәйгә дә акча сала идем. Бәлки мин анда яшәп тә калган булыр идем. Әнкәй авырганны әйтеп, миңа телеграмма суккач, кире авылга кайттым. Анда колхозда да, клуб мөдире дә булып эшләдем.

 

Мин үзем КАИга укырга керергә хыялланган идем. Якташым Петр Емельянов Зәйнең район газетасында эшли иде. Хәзерге көндә Чаллыда керәшен татарлары газетасын чыгаруда катнаша. Менә шул кеше мине икенче юнәлешкә кертеп җибәрде. "Мәкаләләрең газета битләрендә басыла, каләмең бар, син университетка керергә тиеш", – диде ул миңа. Аның киңәшен тотып, тәвәккәлләп Казан дәүләт университетының татар бүлегенә имтиханнар  тапшырырга килдем. Конкурс зур, бер урынга алты кеше. Агымга ияреп тик йөрим, яшьлек беләндер инде, артык кайгырмадым да. Ходайның биргәненә шөкер: имтиханнарны уңышлы тапшырып, мин студент булдым. Безнең төркемдә танылган шәхесләр – Рәдиф Гаташ, Малик Хайруллин, Зөфәр Шәйхетдинов, Әнүр Исмәгыйлев, Кәбир Нигъмәтҗанов һ.б. укыды. Ул чорда татар бүлеге кайнап тора иде.

 

– Фән белән кайчан кызыксына башладыгыз?

 

– Студент вакытымда ук тәнкыйть мәкаләләре яза идем. Шаяртып мине "Безнең Белинский" дип атап йөрттеләр. Фәнгә кереп китәрмен дип уйламадым. Безне дүртенче курста, читтән торып укуга күчереп, төрле якларга укытучылар итеп тараттылар. Мин Пенза өлкәсенең Качкару авылына эләктем. Мәктәп зур, 400 дән артык бала. Укучылар белән төрле кичәләр оештыра идем. Мәктәп тормышы ошады миңа, үзенә суырып алды. Янәшәдә генә Лермонтовның Тархан авылы, Белинский музее. Бер ел шунда сизелмичә үтеп китте. Бишенче курсны тәмамлап, диплом яклаганнан соң, әкренләп фәнгә керә башладым. Җитәкчем Нил абый Юзеев аспирантурада калдырырга теләсә дә, минем эшлисем килде. Алган гыйлемемне укучыларга тапшыру – минем бурычым, дип саный идем. Хәзерге студентларда мин мондый омтылышны күрмим. Ә бездә ул бик көчле иде. Юллама белән туган ягым Сарманга кайтып киттем. Мине Чукмарлы авылына мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Ул Аяз Гыйләҗевнең туган авылы. Бераз эшләгәннән соң районга партия мәгариф бүлеге мөдире итеп чакырып алдылар. Яңа эш урынына да тиз ияләштем. Радиодан чыгышлар ясый, лекцияләр укый идем. Гаиләм дә бар бит инде бу вакытта. Әмма күпмедер вакыттан соң эштән гайрәтем чигә башлады. Бу өлкәнең минеке түгеллеген аңладым. 1967 елның ноябрендә Казанга китеп бардым. КДУ да ассистент булып эшли башладым. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Җиде елдан артык шунда яшәдек. Ассистент булып эшләү дәверендә эш бик күп булса да дүрт ел дигәндә диссертациямне язып чыктым. Шул рәвешле фән өлкәсенә кереп киттем.

 

– Ни өчен Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбиятын өйрәнергә алындыгыз?

 

– Мин күбрәк хәзерге әдәбиятка тартыла идем. Хатыйп ага Госман: "Элекке әдәбият өйрәнелмәгән, син яшь кеше, өйрәнергә алын әле, – диде. – Элеккене белгән кешегә хәзергегә кайтуы авыр түгел. Ошый икән, анда калырсың, ошамый икән, хәзерге чор әдәбиятына кайтырсың", –  дип мине күндерде. Ул акыллы киңәш биргән булган икән. Алтын Урда чорында иҗат иткән Сәйф Сараи иҗатын өйрәнергә алындым. Эшкә керешкәч,  аптырап калдым. Алтын Урда хакында бернәрсә белмим икән бит мин. Эзләнә башлагач башым белән эшкә чумдым. Мине Ленинградка дүрт айлык стажировкага җибәрделәр. Анда иртәдән алып кичкә кадәр китапханәдә утырдым. Тормышыма кинәт кенә ниндидер яктылык иңгәндәй булды. Алтын Урда белән кызыксына башлагач, алдымда искиткеч бай әдәбият, тарих киңлекләре ачыла башлады. Гаҗәп! Урта гасырларда иҗат ителгән әдәби әсәрләрне, шул чор турында бәян ителгән тарих китапларын укыгач, миндә чынлап торып милли үзаң формалашты. Мин шуны аңладым: кешенең милли үзаңын үстерәсең килсә, аңа үзенең үткәнен, ата-бабалары калдырган мирасын өйрәтергә, сеңдерергә кирәк икән.

 

– Чын галим булуның сере нәрсәдә?

 

– Чын галим булу өчен бик күп гыйлем кирәк. Фәнгә яшьли үк җитди карап эшләү мәҗбүри. Кандидатлык диссертациясен университетны тәмамлап 3-4 ел үтүгә, ә докторлык диссертациясен 35-40 яшьләрдә яклау зарур. Әмма әдәбият фәне үзенчәлекле, ул төгәл фәннәрдән аерыла. Монда тормыш тәҗрибәсе, акыл туплау мөһим. Чын галим булыр өчен, бөтен гомереңне фәнгә багышларга кирәк.

 

– Сез милләт, фән, җәмгыять, мәдәният, әдәбият тормышында актив катнашасыз. Каян барысына да өлгерәсез?

 

– Милләт минем өчен – бербөтен төшенчә. Мин аны әдәбият, фән, мәдәният, тарих дип аера алмыйм, ул – бербөтен. Милләт хакындагы уй һәрвакыт күңелем түрендә. Татар халкының үткәне, бүгенгесе турында, милләтебезгә ничек ярдәм итәргә мөмкин – менә шул хакта уйланам. Милләт язмышы хакында уйлану арыган вакытларымда да юлны дәвам итәрлек көч бирә, куәт өсти.

 

– Яшь буынга нинди киңәшләр бирәсегез килә?

 

– Күренекле шагыйребез Фатих Кәримнең шигырен искә төшерик әле:

 

Үзең турында уйлама,

Илең турында уйла

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

 

Мин бу шигырь юлларын бераз үзгәртеп, "милләтең, халкың турында уйласаң, гомерең, яшәешең мәгънәлерәк була", – дияр идем.

Айсылу ИМАМИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 64 | 26.05.2009
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (766087) / 07.04.2011 10:07:24

9 сыйныфлар өчен әдәбияттан имтихан сораулары юк микән

№5 (18998) / 01.06.2009 20:10:14

Быел Казанда укучыларның Лобачевский исемендәге X Идел буе фәнни конференциясендә чыгыш ясарга туры килде. КДУның бер аудиториясенә килеп кергәч, озын буйлы, күзлекле абыйга күзем төште. Мин аны телевизордан, газета-журналлардан да күреп беләм, баксаң, безнең 10 сыйныф әдәбияты дәреслеге авторы Хатыйп абый Миңнегулов икән. Борынгы татар әдәбияты диңгезенең “акуласын” күргәч, куркып киттем, фәнни эшемнең темасы борынгы чор әдәбиятына багышланган бит, “ну, бетерә бу мине”, дип уйладым. Эшемнең соңгы җөмләсен әйтеп бетергәч, Хатыйп килде дә аркамнан сыпырып: “Сезгә ничектер, ә миңа бик ошады!”-диде. Чыннан да, сезгә ничектер, ә Хатыйп абыйның “миңа бик ошады” дигән сүзләре колагымда бертуктамыйча әле бер сәгатьләп яңгырагандыр. Соңыннан урыннарны билгеләгәннән соң (мин I урынга лаек булдым), Хатыйп абый яныма килеп, 24 апрель көнне фәнни эшем белән Тукай музеенда чыгыш ясарга чакырды (чөнки Хатыйп абый Тукай җәмгыяте рәисе).
Хатыйп абый кебек шәхесләр белән таныш булу – олы бәхет. I урын өчен үзе турындагы бүләк иткән китабын ачуга, чәчләрем үрә торды: ничәмә-ничә хезмәт, бүләк, мактаулы исемнәр... Чып-чын уникаль легенда!
12 май көнне Хатыйп Миңнегуловка 70 яшь тулды. Шул уңайдан олуг галимебез, татар халкының сөекле улын - Хатыйп абыйны ихлас күңелдән юбилее белән тәбрик итәм. Һәрвакыт шундый җор телле, күтәренке рухлы, яшьләр “күңелле” булып калыгыз!

№4 (18989) / 01.06.2009 14:56:14

Хатыйп абыйны барлык студентлары исеменнэн котлыйбыз! ГДУ 1113 торкем!

№3 (18979) / 01.06.2009 10:35:32

Яшәсен Сарман районы, яшәсен Иске Кәшер мәктәбе!

№2 (18976) / 01.06.2009 09:02:24

Эх,соңгы җавабы булмаса....

№1 (18963) / 31.05.2009 21:47:02

Хатыйп абый, бик зур рәхмәт сезгә!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов