|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2009 Спорт
АЛЕКСАНДР СТЕПАНОВ: БЕЗ АЛЫШ-БИРЕШ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНМИБЕЗАлып гәүдәле кешеләрне гадел һәм башкаларга карата ихтирамлы була диләр. Һәрхәлдә, "Ак барс" һөҗүмчесе Александр Степанов нәкъ менә шул сыйфатларга ия кеше булып чыкты. Казан клубына дүрт ел элек килгән бу спортчы тамашачы арасында иң популяр хоккейчыларның берсенә әверелде. Һәр матчта барлык көчен куеп уйнавын, иптәшләренә кул күтәрүчеләрне акылга утыртуын ул акча өчен түгел, ә заманында үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт йөзеннән башкаруын әйтә. – Саша, беләсеңдер инде, җанатарларның һәр командада иң яраткан берничә спортчысы бар. "Ак барс"тан капитан Морозовны, татар егете Зариповны һәм сине аеруча үз итәләр. Ни өчен дип уйлыйсың?
– Дөресен генә әйткәндә, белмим. Әмма быелгы финалдан соң яныма килеп, рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Шунысын да әйтергә кирәк: халык хоккейны аңлап карый. Матчларда бөтен көчемне куеп уйнарга тырышам. Бәлки, шуңа яраталардыр. Уйнадыммы-уйнадым дип кенә йөрсәң, тамашачы да моны бик тиз аңлый бит.
– Кечкенә генә бер сер ачыйм әле. Тамашачы сине былтыр гыйнвар аенда "Трактор"га каршы узган очрашудан аеруча хөрмәт итә башлады. Көндәш уенчылардан берсенең "Ак барс" формасын җиргә ташлавына Степановның гына түгел, барлык спорт сөючеләрнең ачуын нык чыгарганы хәтердә.
– Бик күптәнге вакыйганы искә төшердегез әле сез. Беләсезме, әгәр кеше синең өеңә килеп, йөзеңә төкерергә маташа икән, бу – бик начар нәрсә. Моңа тыныч кына карап торырга ярамый. Мине кечкенәдән үк шулай тәрбияләделәр. Әлбәттә, әлеге вакыйгага матч вакытындагы эмоцияләр дә йогынты ясагандыр инде.
"ДИНАМО"ГА АЕРЫМ МӨНӘСӘБӘТ
– Сине кырыс дип әйтеп булмый. Әмма көндәшләрең арасында кулыңның катылыгын күпләр сизгәндер. Бигрәк тә "Динамо" уенчылары.
– Мин үзем дә "Динамо" спорт мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы. Күрәсең, шуңа күрә аларга каршы узган матчларда күзгә күбрәк чалынам. Әлбәттә, кемнәрдер, шул исәптән "Динамо" клубының президенты да, миңа төрле гаеп тагарга тырыша. Әмма көч кулланам икән, анысы да билгеле бер кысаларда гына. Арттан килеп сукканым да, кәшәкә белән бәргәнем дә юк бит.
– Ә бит үз вакытында "Динамо"да синең үз фан-секторың да булган...
– Фан-сектор ук булмаса да, шәхсән миңа көч биреп торырга килүчеләр бар иде. Алар белән әле дә аралашам. Ул егетләр минем ни өчен бу командадан китүемне дә, башка сәбәпләрне дә яхшы аңлый. Бәлки, ишеткәнсездер, "Динамо"да уйнаганда, мин бик каты җәрәхәт алдым. Ә клуб җитәкчелеге минем белән яңа килешү төзергә теләмәде. Мәскәүдән зур акчалар артыннан куып түгел, ә беркемгә дә кирәк булмавым аркасында киттем. Ә Казанда мине яхшы каршы алдылар. Ярдәм итүчеләр күп булды һәм мин аякка бастым. Шуңа күрә "Ак барс"та булдырылган шартларга рәхмәт йөзеннән бу команданың уңышы өчен кулдан килгәнне эшләячәкмен.
– Синең белән килгән егетләрнең күбесе соңрак "Салават Юлаев"ка күчте. Сине дә Уфага чакырмадылармы?
– Чакырдылар, әмма мин "Ак барс"ны сайладым. Тик киткән егетләр белән мөнәсәбәтләрем бозылмады. Ярты гомерем диярлек алар белән узды бит. Әлбәттә, башта күңелсезрәк булды. Әмма алар да үзләренең осталыкларын күрсәтеп, ил чемпионнары булдылар. Иптәшләрем өчен бик шатмын.
– Чемпионлык нәрсә хисабына яуланды?
– Бик күп сәбәпләре бар бу җиңүнең. Әмма дөресен әйтергә кирәк, шәхсән мин сезон башында җиңәчәгебезгә бик ышанмаган идем. Ә ахырга таба менә дигән командабыз тупланды. Уенчыларның барысы да чын егет икәнлекләрен раслады. Бәлки, күпләрнең моңа кадәр бер тапкыр да чемпион булмавы һәм шуңа күрә аеруча тырышканнары йогынты ясагандыр. Үзегез дә беләсез, финалдан соң 12 спортчы туп-туры хастаханәгә китте. Бу инде күп нәрсә турында сөйли. Мондый катлаулы плэй-офф күргәнем юк иде әле. Җәрәхәтле уенчылар арасында күнегүләрдә бөтенләй өзлегүдән куркып, бары тик матчларда гына бозга чыгучылар да булды. Хәтта Алексей Емелин да уйнарга теләде. Тик аның бөтенләй сукыр калу куркынычы бар иде. Кыскасы, аякта калучыларның барысы да бозга чыкты.
"БЕЗ АНДЫЙ УЕННАР УЙНАМЫЙБЫЗ"
– Ышану дигәннән, соңгы очрашудан соң синең: "Җиңүебезгә беркем дә ышанмаган иде бит", – дип кычкыруың да истә калды әле...
– Беркем дә ышанмаган иде шул. Әлеге дә баягы матчларны сатып алуда гаепләделәр. Бик авыр вакытлар булды. Иң катлаулысы – үз тамашачыбызның очрашу беткәнче үк трибуналардан чыгып китүе. Үз тамашачың ышанмый башлый икән, спортчы өчен моннан да авыр нәрсә була алмый.
– Ә матбугатта язылганнар?
– Шуңа күрә ахырда интервьюлар бирми башладым. Чөнки еш кына син әйткән сүзләрнең киресен язып чыгалар.
– Шулай да плэй-оффтагы кайсы очрашу иң нык истә калды?
– Башта "Авангард" белән уен сериясе иң катлаулысы булып тоелган иде. Хәтерлисездер, Никулин соңгы матчта уен бетәргә 13 секунд калып барганда гына исәпне тигезләде. Ә аннары "Динамо" белән "Локомотив"ка каршы узган матчларда күрмәгәнне күрдек. Әмма тамашачыларның ярдәме зур булды. Алар безнең һәр җиңүебезне зур бәйрәм буларак кабул итте – һәр уеннан соң аэропортта каршы алдылар. Шундый игътибарга ничек җавап кайтармыйсың инде?
– Ахырга кадәр "Локомотив"ка ышанучылар да кимемәде.
– Алар да яхшы команда. Әмма тузга язмаган теләсә нинди сүзләре генә кәефне төшерә. Баксаң, җиңелгән булсак, алар Казанда тимер юл вокзалы төзергә тиеш булган икән...
– Ә мин Универсиадага башкала белән аэропорт арасында тимер юлы дип ишеткән идем...
– Әйтәм бит, әллә нәрсәләр уйлап чыгардылар. "Локомотив" уенчыларын да шулай дип гаепләүчеләр булган икән. Юньле җанатар мондый хәлләрнең булырга мөмкин түгел икәнен аңларга тиеш иде. Шул ук "Локомотив"та да ни кадәр хоккейчы җәрәхәтле килеш уйнады. Андый уеннарны сатып алу мөмкин түгел. Тагын бер нәрсә әйтәсем килә: Билалетдинов командасында матчлар сатып алынмый да, сатылмый да. Әлбәттә, төрлечә тәкъдим ясаучылар бар. Әмма без андый уеннар уйнамыйбыз.
СӘЯСӘТ СПОРТЧЫЛАР ЭШЕ ТҮГЕЛ
– Билалетдинов дигәннән, үзеңнең башка тренер кулы астында уйнавыңны күз алдына китерәсеңме?
– Чыннан да, бөтен гомерем буе аның белән бергә уйныйм кебек. Ул мине хоккей гына түгел, кеше булырга өйрәтте. Авыр җәрәхәтләрдән зур спортка әйләнеп кайтуымда да аның өлеше зур.
– "Ак барс" чемпион калгач, Казан уенчыларыннан бик күпләр Россия җыелма командасына чакырылырга тиеш иде кебек. Син дә андый чакыруны көткәнсеңдер?
– Күңел өмет итә инде ул. Әлбәттә, җыелма команда өчен уйныйсым килә. Әмма чакыручы юк. Димәк, йә тренерларның схемасына туры килмим, йә башка нәрсә. Талантлы яшьләр дә күп бит. Әмма барыбер КХЛ финалына Россиянең иң көчле уенчылары чыкты дип исәплим. Быковка да берни әйтеп булмый – аның командасы ике ел рәттән чемпион калды. Шул ук вакытта безгә дә берни әйтә алмыйлар. Барлык бәхәсләргә дә нәтиҗә нокта куя.
– Элек җыелма командада күбрәк ЦСКА спортчылары уйнаса, хәзер "Салават Юлаев"ныкылар булыр дип фаразлана...
– Уфага күчәргә киңәш итәсеңме әллә? Яшермим: кайчандыр "Салават Юлаев"ка чакыручылар да булды.
– Саша, игътибар иткәнең бармы икән, "Ак барс"ка каршы узган кайбер хәлиткеч очрашуларда көндәшләрнең җанатарлары тарихи вакыйгаларны искә ала башлый, Казанга карата ниндидер милли каршылык сизелә. Хоккейчылар моны аңлыймы?
– Казанда татары да, урысы да җитәрлек. Әмма сез әйткән әйберләрнең барысы да – сәясәт. Аны без генә үзгәртә алмыйбыз. Шуңа күрә без хоккей уйнау белән шөгыльләнәбез. Ә бу сорауны җавапсыз калдырсам, дөресрәк булыр.
– "Ак барс" уенчылары белән сөйләшкәндә Зиновьев темасына кагылмау мөмкин түгелдер инде ул?
– Сергей үз юлын үзе сайлады. Башкалар белән ни өчен уртак тел таба алмаганын гына аңламыйм. Аның китүеннән нәрсә үзгәрдеме? Әгәр "Динамо" җиңгән булса, әлбәттә, ниндидер йогынтысы булыр иде. Ә чемпион исемен без яуладык. Димәк, "Ак барс" җитәкчелеге Зиновьевны җибәреп, дөрес эшләгән.
ПРЕЗИДЕНТКА РӘХМӘТ
– Китү дигәннән, соңгы елларда НХЛдан кайтучылар арта. Ә синең Төньяк Америкага китү теләгең бар идеме?
– Бар иде. Әмма әнә шул авыр җәрәхәт комачау итте. Җилкәмә операция булды, ул дөрес ясалмаган булып чыкты. Тик мин бүгенге тормышымнан да зарланмыйм.
– Әйт әле, Саша, танылган кеше булуы авырмы?
– Танылган дип, без дә гади кешеләр бит. Әлбәттә, таныйлар, исәнләшәләр. Быелгы җиңүдән соң андыйлар тагын да артты. Хәтта миллионлаган командасы булган Мәскәүдә дә таный башладылар. Нормаль кешеләр белән рәхәтләнеп аралашабыз. Бераз сәер кешеләр дә очрый, анысын да яшермим.
– Ни өчендер спортчыларны башка планета кешеләре дип күз алдына китерүчеләр дә бар...
– Менә бит мин дә сезнең кебек үк ашап утырам. Татарстанда бик күп дусларым бар. Алар белән авылга да еш кайтабыз – Казан һәм Чаллы гына түгел, Мамадыш белән Арча һәм башка шәһәр-авылларда булганым бар. Мондагы тормышка ияләштем инде. "Алга" һәм "Булдырабыз"ның әһәмиятен, бәлеш белән бавырсакның тәмен яхшы беләм.
– Син танылган хоккейчы гына түгел, КДУ студенты да бит әле.
– Укырга юрист булу өчен кермәдем. Бүгенге тормышта үз хокукларыңны яхшы белергә кирәк. Законнарны аңласаң, яшәве дә җиңелрәк булачак. Ә спорт белеме белән генә ерак китеп булмый. Белем алу өчен дә вакыт ул кадәр күп түгел. Хәзер исә очкычта булса да, китап укырга вакыт бар. Алексей Морозов та укырга керде әнә.
– Хоккейчыга очрашуларны тамашачы буларак каравы авырмы соң?
– Дөнья чемпионаты барган вакытта ялда идем. Шуңа күрә барлык очрашуларны күзәтә алмадым. Күбрәк интернет аша белешеп бардым, Швейцариядәге егетләр белән сөйләшеп тордым. Миңа калса, былтыргы уеннар кызыграк иде. Быел исә Россия җыелма командасының җиңүен тиеш нәрсә дип кабул иттеләр.
– Ничек уйлыйсың, бездә кайсы спорт төре популярлырак?
– Россиядә футболдыр, мөгаен. Ә менә Татарстанда, һичшиксез, хоккей – беренче.
– Сезнең быелгы уңышка былтыр "Рубин"ның чемпион калуы йогынты ясамадымы соң?
– Бер шәһәрдә ике команданың футбол һәм хоккей чемпионы булуы бик тә кәттә нәрсә! Моның сере Президентта дип уйлыйм. Әгәр ул спортны бу кадәр яратмаса, уңышлар мондый дәрәҗәдә булмас иде. аның һәр спортчыга аерым рәхмәтен, фикерен җиткерүе зур нәрсә. Моны һәр түрә эшли алмый. Спортны яратуы, безне аңлавы өчен Минтимер Шәймиевнең үзенә дә зур рәхмәт.
– Финалдан соң хоккейчыларга мондыйрак сорау биргән идем. Әгәр иң яхшы уенчыны галәмгә җибәрергә мөмкинлек булса, кемне сайлар идегез, янәсе. Төрле җаваплар булды.
– Барысы да очсын, галәмне карап кайтсыннар. Мин риза.
– Ә уйнарга кем кала?
– Без кире кайтачакбыз бит.
– Алайса, мин дә риза.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|