|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2015 Җәмгыять
Татарстанга 30 градуслы челлә “кайта”Татарстан синоптиклары фаразламасы буенча, дүшәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр, көндез күпчелек районнарда тымызык яңгыр, аерым районнарда - яшенле яңгыр. Салмак җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән, көчәйгәндә, 15-20 м/с тизлектә исәр дип фаразлана. Төнлә һава температурасы 12-17 градус җылы була, көндез 25-30 градуска кадәр җитә. Казанда 7 сентябрьдә болытлы һава, яңгыр явып үтә. Һава температурасы көндез 26-29 градус җылы була. 8е исә республикада алмашынучан болытлы һава, яңгырлар һәм яшенле яңгырлар саклана, температура 12-17 градус булыр дип фаразлана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр бирде.
--- |
Иң күп укылган
|