поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.09.2015 Мәгариф

Мәктәп формасы укучыларны тигезлиме?

Ак алъяпкычларда ак канат... Элегрәк мәктәпне тәмамлаганда әнә шулай җырлыйлар иде. Кызларның мәктәп формаларына ишарәләүләре булгандыр.

Мәктәп формасы дигәч тә шул совет заманындагы коңгырт күлмәк белән ак алъяпкыч күз алдына килеп баса бит. А‑ля СССР модасы, ягъни... Хәзер исә һәр мәктәпнең үз бердәм формасы, укучыларның гына түгел, укытучыларның да формалары бар икән кайбер районнарда...

А-ля СССР модасы

Без мәктәпкә укырга кергән 1990 елларда әле классик форма киешле иде. Гадәти көндә кара алъяпкычтан йөрибез, бәйрәм вакытларында агын кия идек. Әниемнең көн саен ул форманың якаларын юып теккәнен, җиңнәренә манжетларны беркеткәнен хәтерлим. Берара кагыйдәләр бераз йомшарып, укучыларга ак‑кара төстәге кием кияргә рөхсәт ителә башлады. Мәктәпкә джинс чалбардан, төсле блузкалардан йөрүчеләр дә барлыкка килде. Мәктәптә кием тикшерү китте. Чыгарылыш кичәсендә теге коңгырт күлмәкләрне эзләп җәфаландык. Ни өчендер мәктәп белән хушлашканда нәкъ менә шул форманы киясе килде. Хәзер исә соңгы кыңгырау бәйрәменә бу форманы кию традициягә әйләнде. Аны кибетләрдә махсус та саталар. Республиканың кайбер мәктәпләрендә бу форманы көндәлек киючеләр дә бар.

– Әниләр заманында да шулай киенгәннәр. Ни өчендер мәктәп формасы нәкъ менә шундый булырга тиеш дип күзаллана. Ак күлмәкне гел юасы бар, ә коңгырт күлмәкнең якасын гына алыштырасың, җайлы, безгә бик ошый, матур бит, – ди Кама Тамагы районы Олы Кариле мәктәбендә белем алучы Рәсимә Низамова.

2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән «Россиядә мәгариф турында»гы федераль закон мәгариф оешмаларына укучыларның өс киемнәренә таләпләрне билгеләү буенча хокук бирде. Ягъни мәктәп формасын кертү барлык укучылар да бертөрле киенергә тиеш дигән сүз түгел. Һәрбер мәктәп ата-­аналар фикерләрен исәпкә алып, форманың төсен, фасонын үзе сайлый ала. Мәктәп формасын кертү ул укучыларда җаваплылык хисе арттыра. Баланың кечкенәдән урынына һәм вакытына карап кием кия белү гадәте формалаша, дип саный психологлар.

Шәһәр мэры Илсур Метшин исә бердәм кием формасы балаларга күбрәк уку һәм үз-үзеңне үстерү турында уйларга булышачак, укучылар арасында социаль тигезлек урнаштырачак, дип саный. Казан мәктәпләренең кайберләрендә дресс‑код кертелмәгән, 2017‑18 уку елына мэр һәрбер мәктәптә дә бердәм форма булдырырга кирәк дигән бурыч куя.

Бердәм форма теге яисә бу мәктәпнең визит карточкасы кебек. Төсенә, формасына карап, укучының кайсы мәктәптән икәнен дә чамаларга була. Бүгенге көндә дизайнерлар бик тә зәвыклы, матур, уңайлы формаларның бик күп төрләрен уйлап чыгара. Форманың төсе дә төрле: кара, куе зәңгәр,кызгылт, көрән, көлсу.

Укытучылар да форма кия

Мәктәп формасын тегү белән махсус фабрикалар шөгыльләнә. Формалар төрле булса да, барысына да таләп бер: ул санитар-эпидемиология нормаларына, таләпләренә туры килергә, тукымасы зарарсыз, натураль булсын. Тәнне җәрәхәтләргә мөмкин булган чылбырлар, тимерләр булмаска тиеш. Мондый форманы арзан тора дип әйтеп булмый. Кызлар өчен сарафанны 2500 сумга алып булса, малайларның пиджак белән чалбарлары 4 мең сумнан артып китә. Гаиләдә мәктәптә укучы берничә бала булса, бу кесәгә суга, әлбәттә.
Күптән түгел Дәүләт Думасына күп балалы гаи­ләләргә мәктәп формасы алу өчен пособие бирү турында закон проекты тәкъдим ителгән иде. Аның буенча бер балага 1,5 мең сум ярдәм бирелергә тиеш иде дә, проектны кабул итмәделәр. Аның каравы кайбер ательеларда форма сатып алганда, ташламалар бар.

– Хәзер сайлау мөмкинлеге җитәрлек. Һәр мәктәпкә аерым фасондагы форма тегәргә туры килә. Моннан тыш көндәлек кияр өчен ата-аналар итәк, жилетларга заказ бирәләр. Елына уртача 5 меңләп форма тегәбез. Күп балалы гаиләләргә форма алганда 5 процент ташлама каралган, – ди «Успех+» тегү производствосының директоры Илсияр Нәҗмиева.
Аның әйтүенчә, укучыларга гына түгел, укытучыларга да форма тегәргә туры килә. Аеруча Буа, Саба, Апас мәктәпләре заказ бирә. Россиянең Мәктәп намусы кодексы буенча укытучыларның да тышкы кыяфәтләренә карата таләпләр каралган. Кыска итәк, ачык блузка, ачык макияж ярамый. Шуңа да кайбер мәктәпләр аерым униформа булдыр­ганнар. Шундый белем бирү йортларының берсе – Олы Кайбыч урта мәктәбе. Директоры Алия Бикмуллина әйтүенчә, укытучы образы элек-электән аерылып торган. Зәвыклы, матур киенгән укытучылар.

– Берара шундый ва­кыт­лар булып алды, укытучыны укучыдан аерып булмады. Безнең мәктәптә инде бер елдан бирле укытучылар өчен дә дресс‑код булдырдык. Бәйрәм көннәрендә коллективтагы хатын-кызлар ак блуз­ка, сөтле каһвә төсендәге жилет, итәкләрдән, чалбарлардан килергә тиеш. Көндәлек тә жилет кию мәҗбүри. Мөселман хатын-кызлары өчен итәкләрне озын итеп тектерттек. Гадәттә, Казандагы «Тылсым» ательесына заказ бирәбез. Махсус формада йөрү укытучының дәрәҗәсен күтәрә. Мәктәпне аерып торган бер элемент, – ди Алия Бик­муллина.

Бердәм мәктәп формасы кертүнең җитди сәбәбе: укучылар бер‑берсе арасындагы социаль тигезсезлекне сизмәскә тиеш. Әмма мәктәп формасы гына бай-хәерчегә аеруга нокта куярмы икән, форма бер булса да, смартфоннар, букчалар, әти-әнисенең машиналары төрле шул укучыларның...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 03.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»