поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.09.2015 Милләт

Казанда Татар яшьләре көннәре гөрләде!

Без — Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге — 25-31 август көннәрендә Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә XXV Татар яшьләре көннәрендә булдык. Быел Татар яшьләре көннәренә — 25 яшь. Бу чарага Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Төркия һәм Австралиядән татар милләтенең 180 иң актив яшь лидерлары җыелган иде.

25 август

Без “Идел” яшьләр үзәгенә 12.00 сәгатькә килеп җиттек. Безне бик җылы кабул иттеләр, чәй тәкъдим итеп, күптөрле китаплар, файдалы бүләкләр бирделәр. Бирегә һәр регионнан 3әр кешелек делегация килергә тиеш иде. Активлыгыбызны күз уңында тотып, Удмуртиягә 13 урын бирүләренә без бик шатландык. Теркәлү узганнан соң, Боровое Матюшинога юл алдык. Безнең алга барлык делегацияләр белән танышу өчен психологик тренинг уздыру бурычы куелган иде. Бу чараны югары дәрәҗәдә уздырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Кич белән “Танышу кичәсе” дип аталган бәйрәм булды. Һәр делегация үзе белән таныштырырга һәм Татар яшьләре көннәренең 25 еллык юбилеена бүләкләр әзерләргә тиеш иде. Безнең татарча шаян флешмоб башкаларның бүләкләреннән аерылып торды. Ә бүләккә мультфильм герое Миньонга түбәтәйләр кидереп, киеменә үзебезнең логотипны төшереп, мендәр ясадык. Шулай ук Татар яшьләре көннәрендә төрле елларда төшкән фотолар тупланган альбомны бүләк иттек.

26 август

Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Аннан соң төрле мастер-классларга таралыштык: гарәп каллиграфиясе, хореография, вокал, кул сәнгате, ислам, татарлар тарихы, театр серләренә өйрәнергә мөмкин иде. Мин Гөлназ Исмәгыйлева уздырган гарәпчә бизәп язу дәресләрендә катнаштым.

Киләсе чара — проектларны яклау. Биредә тормышка ашырылмаган яңа проектлар белән беррәттән уңышлы гына эшли торган проектларны да күрсәтергә мөмкинлек бар иде. Без 2 проектыбыз белән уртаклаш¬тык. Берсе — Татар яшьләре слеты, икенчесе — Можганың балалар сабан туе. Төшке аштан соң Татар яшьләре көннәренең ветераннары белән очрашу булды. Аралашу вакытында төрле сораулар күтәрелде, ә иң мөһим темаларның берсе — татарлар өчен 15-25 ел эчендә уздырылган чаралар турында иде. Безнең делегациядән Раушан Шәяхмәтов һәм Ләйлә Шәймөхәммәтова үз фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Марат улы Гарифуллин белән очраштык. Ул безгә татар яшьләренең проб¬лемалары, киләчәккә планнар турында сөйләде. Бу көн Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы белән тәмамланды. Чараның махсус әләме күтәрелеп, югары даирәдәге җитәкчеләр чыгыш ясаганнан соң, бик матур концерт булды. Кич безне дәртле биюләр көтә иде…

27 август

Бу көннең иртәсе тиз генә сәяхәткә җыену белән башланып китте. Ә сәяхәт борынгы шәһәр — Болгарга иде. 4 сәгатькә сузылган юлда Татарстанның искиткеч матур табигатен күзәтеп, сокланып бардык. Болгарда безгә бик эчтәлекле экскурсия ясадылар. Болгар музей тыюлыгы, “Икмәк музее” тарих-этнография комплексы, Ак Мәчет… Тарихыбыз белән очрашу күңелләрдә иң якты кичерешләр калдырды.
Һәр көн ахырында барлык делегатлар бергә җыелып, чараларга нәтиҗә ясадык, үз фикерләребезне җиткердек, хис-кичерешләребез белән уртаклаштык.

28 август

Иртәнге зарядкадан соң кызыклы һөнәрләр үзләштерергә мастер-классларга ашыктык. Мастер-класслардан соң кайбер делегатлар “Яңа Гасыр” телеканалына “Переведи” тапшыруына язылырга киттеләр. Без үзебезнең делегациядән Зөлфия Әхмәтова кандидатурасын тәкъдим иттек. Бер дә ялгышмаганбыз: Зөлфия уенның соңгы этапларында Новосибирскидан килгән егетнең кулыннан җиңүне тартып алды. Төштән соң безнең белән очрашуга Мәгариф министры урынбасары Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова килде. Очрашудан соң безнең өчен милли бизәнү әйберләре һәм татар бизәкләре төшерелгән сувенирлар күргәзмәсе әзер¬ләнгән иде. Без дә истәлеккә милли сувенирлар сатып алдык. Соңыннан Федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашып, булган проблемаларны уртага салып сөйләштек. Ул регионнарны борчыган кайбер мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Кич белән “Татар кызы һәм егете” бәйгеләрен оештыру безнең делегациягә йөкләнелгән иде. Без бу бәйгене югары дәрәҗәдә уздыру өчен бар тырышлыгыбызны куйдык. “Татар кызы һәм егете” исемен яулау өчен 5 кыз һәм 5 егет бил алышты. Алар бар яктан да үзләрен күрсәтеп, бөтен биремнәрне үтәп, лаеклы татар яшьләре икәннәрен исбатладылар. Милли костюмнарның матурлыгыннан күзләр камаша иде. “Татар кызы” исемен Самарадан Әдилә Рәхимова яулады, “Татар егете”исеменә Санкт-Петербургтан Айнур Әхмәтов лаек булды.

29 август

Төшкә кадәр вакытыбыз тагын кызыклы мастер-классларда узды. Аннан соң Казанның Вахитов районында урнашкан «Игенчеләр сарае»на юл тоттык. Аның каршындагы мәйданда “Мәдәниятләр мозаикасы” ди¬гән концерт карадык. Концертта төрле халыкларның милли коллективлары чы¬гыш ясап, үзләренең осталыклары һәм костюмнарының матурлыгы, зәвыклылыгы белән күңелләрне бик тиз яуладылар. Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршында флешмоб биеделәр. Безнең кайбер яшьләребез Президент белән селфи ясарга да өлгерделәр.

Аннан без яңа шәһәргә — Татарстан Республикасының яңа проекты булган Иннополиска юл алдык. Анда килеп җиткәч, без үзебезне роботлар өчен булдырылган киләчәк шәһәрендә — ниндидер фильмда итеп тойдык. Бу шәһәр программистлар һәм IT-технологлар өчен төзелгән. Монда — уку биналары, тулай тораклар, йортлар да урнашкан. Алар барысы да заманча.

30 август

Бу көннең иртәсендә Татар яшьләре көненең (ТЯК) резолюциясен кабул итеп, яшьләр оешмалары үз төбәкләрендә нинди эшләр башкарырга тиешлеген билгеләдек. Аннан Казан буйлап сәяхәткә киттек. Кич белән Филармония залында Татарстан Республикасы көненә багышланган зур концерт карадык. Концертта Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, “Казан егетләре” ансамбле кебек татар сәхнәсе йолдызлары чыгышлары белән беррәттән Татар яшьләре көннәре делегатлары арасыннан да 3 чыгыш булды. Аларның берсен — безнең биюче егетләребез Раушан һәм Рәмис Шәяхмәтовларның биюләрен халык бик яратып кабул итте. Алар бөтен залны дәртләндереп татарча бию башкардылар. Шундый зур һәм дәрәҗәле концерт¬ка нәкъ менә безнең егетләрнең биюләре сайлану — зур горурлык.

Концерттан соң Татар яшьләре көннәренең ябылу тантанасы булды. Анда барыбыз да биеп-җырлап, бер-беребезгә, “Идел” яшьләр үзәгенә иң җылы сүзләрне җиткереп, бүләк бирешеп, елашып, төбәкләр арасында кунакка йөрешергә вәгъдә бирештек.

31 август

Саубуллашу чараларыннан соң кайтып китәргә чемодан җыя башлаганда, күзләр яшьләнде. Безнең татар яшьләре белән аерылышасы һич тә килмәде. Ләкин… киләсе очрашуларга кадәр дип таралышырга туры килде. Татар яшьләре көннәре искиткеч матур, кызыклы, эчтәлекле, онытылмас матур мизгелләр булып күңелләргә уелып калды. Без эшләү өчен көч, дәрт алып, белемнәребезне арттырып, киләчәккә яңа планнар белән кайттык.

P.S. Беренче Татар яшьләре көннәре 1990 елда үткәрелә. Соңгы 5 елда Татар яшьләре көннәрендә танышып, Россиянең төрле регионнарында 18 яшь гаилә барлыкка килгән.

1

2


Гөлнара ШӘЯХМӘТОВА
Яңарыш
№ --- | 04.09.2015
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»