поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2015 Җәмгыять

Марат Кәбировның бәйрәмнән соң уйланулары...

Элегрәк бу көнне без Республика көне, мөстәкыйльлек яулап алган көн буларак бәйрәм итә идек (хәер, идек дип, быел шул дәрәҗәгә кире менде).ң Дәверләр үзгәреп, йөгәннәр кыскара башлагач, ул шәһәр көне булып кына калды. Шуңа да күпләр бу көнне инде бик әһәмиятлегә исәпләми.

Бу көннең әһәмияте юк дип уйлыйсым килми. Миңа ул халыкның ихтыярын һәм мөмкинлекләрен күрсәтеп торучы бер вакыйга булып тоела. Теләсәк, булдыра алабыз бит, дигәнрәк тойгы уята. Горурлык һәм үкенечләр катыш тойгы.
 
Шанлы дәвер иде ул. Шул чорда кискен каршылыкларга барып Чечня юлыннан киткән булсак, нәрсә булыр иде икән, дип уйлап карыйм. Бүгенгедән күренүенчә, чеченнар да артык отмадылар. Һәрхәлдә, сугыш нәтиҗәсендә алар менә нәрсәләргә иреште, дип авыз тутырып сөйләрлекләре күренми. Әгәр кайсыдыр өлкәдә ниндидер өстенлекләре бар икән, бу – меңнәрчә гомерне корбан итеп, меңнәрчә язмышны гарипләп алынган өстенлек.  Кечкенә һәм кыйммәт нәрсә. Әгәр бер-бер артлы Татарстан да, Башкортстан да кузгалса... Бу очракта да әллә ни үзгәреш булмас, бары тик канкоешларның масштабы гына зураер иде. Ни генә әйтсәң дә, ярты дөньяны дер селкетеп торган Советлар Союзының бөтен көче, бөтен коралы һәм осталыгы ­Россия кулына калды. Бүген кимсетебрәк карарга тырышсалар да, бу – исәпләшергә мәҗбүр итә алырлык көч. Һәм аны санламаска тырышу батырлык түгел, ә хата булыр иде.  
 
Американың, Европа яки башка чит илләрнең яклавына өметләнү дә беркатлылык. Аларның берсе дә гуманитар ярдәм үзәге түгел.  Бары тик сәяси һәм икътисади максатларына туры килгәндә генә ярдәм итәргә мөмкиннәр. Һәм алардан алган ярдәмне банктан алган кредит рәвешендә күзалларга була – кайчан да бер түләргә туры киләчәк. Хәтта Рәсәй чигендә яшәп аерылып чыга алган очракта да кол итәргә теләүчеләр, һәртөрле басымнар белән үз тәэсиренә эләктерергә тырышучылар бетмәс иде кебек. Ничек кенә булмасын, Чечня дәверендә Американың да, Европа илләренең дә канкоешларга карата тирән борчылу белдергәне сизелмәде. Дәүләтләр белән илаһи тойгылар түгел, ә исәп-хисап идарә итә.
 
Менә шундый четерекле шартларда яулап алынган мөстәкыйльлек чынлап та горурлык тойгысы уята. Җитәкчелек халыктан ерак китмәсә, аңа таянып эш йөртсә, күп нәрсәләргә ирешә ала бит, дип уйларга мәҗбүр итә. Аның төп әһәмияте дә әнә шунда.  
 
Без бернинди канкоешсыз да азатлык яулап алу мөмкинлеген күрдек.  Яуладык. Шатландык. Әмма аны тиешле дәрәҗәдә саклый алмадык. Бу да табигый хәл. Моңа кадәр бәйсезлек дигән төшенчә белән эш йөрткән булмагач, кайдан беләсең инде?! Без дә ул азатлыкны ничек кулланырга белми аптырап калдык бугай... Бу –  объектив күренеш –  безнең тәҗрибәсезлек нәтиҗәсе.
 
Ничек кенә булмасын, бу көн безне үзгәртте. Без инде бәйсезлекне татып караган дәүләт кешеләре. Тотып караган һәм югалткан кешеләр. Югалту да түгелдер бәлки. Хәтта югалту булса да, бу артык мөһим түгел. Иң мөһиме –  без аның барлыгын беләбез. Ул мөмкин. Шул җәһәттән караганда, бу көнне Уяну көне дип атарга да ярыйдыр әле.
 
...Урамга чыгам. Подъездда җыештыручы ханым, үзебезчә саф татарча итеп:
 
–  Эт сугарып йөрисез инде, идәннең кипкәнен дә көтмичә, –  дип сукранып кала. Ишек төбендәге эскәмиядә домино сугалар. Кызып киткәндә, беркемнән дә курыкмыйча: «Эх, анаңның сабый чагы...» – дип саф татарча сүгенеп җибәрәләр. Арырак мәйданчыктагы балалар моны ишетми, алар үзләренчә пыр тузып уйный: «Ә син мине тота алмыйсың, тота алмыйсың...»
 
Бер карасаң, мөстәкыйль Татарстан, туксанынчы еллар рухы беркайда да юкка чыкмаган инде ул. Өйдә яши, ишегалдында уйный. Урамда йөри. Һич югында, милләтпәрвәрлектән бөтенләй ерак торган кеше кыяфәтенә кереп: «Абзый, берәр сигарет тарттыр әле», –  дип булса да сорап китә. Кемнеңдер ачык тәрәзәсеннән Салават тавышы белән моңлана: «Мин яратам сине, Татарстан!..»
 
Шулай булсын. Үзебез яратырлык илдә яшик.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 04.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»