|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2015 Җәмгыять
Казанда балаларга Бриллиант, Самуил, Сафира, Даяна, Гомәр, Газиз дип кушканнарУзган атнада Казанның ГХАТ бүлекләрендә 404 сабый (188 ир бала һәм 216 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага – 18, иң олы яшьтәгесенә - 47. Бу атнада әти-әниләр балаларына Артем, Тимур, Әмир, Ясминә, Виктория, Ралина, Марсель, Радмир исемнәрен яратып кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр – Самуил, Бриллиант, Сафира, Степан, Семен, Даяна, Гомәр, Хәнифә, Илона, Газиз.
Шушы ук вакыт эчендә шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 421 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18-шәр яшь, иң олыларына – 81 һәм 77, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.
--- |
Иң күп укылган
|