• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474
  • Әлмәттә химия-биологиядән репетитор. ЕГЭга әзерләну. 89179228831 Ләйсән Хәмзовна
  • Снимем 2х комнатную квартиру в центре в Актаныше. На длительный срок. Чистоту и своевременную оплату гарантируем! Тел: 89377786691
  • Актанышта ике бүлмәле фатир сатыла. 8-987-414-88-75

 

 

 

 

 
Архив
 

               

03.09.2015 Язмыш

Инженер Фәсхетдин Сәйфетдинов «Ак чәчәкләр» романы геройлары белән бергә яшәгән

Хикмәт шунда, Фәсхетдин ага гади эшчедән инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән, ягъни медицинадан шактый ерак торган кеше булуына карамастан, китаптагы геройларның прототиплары белән иңгә‑иң яшәгән кешеләрнең берсе булып чыкты. Аның истәлекләрен тыңлагач, романда сурәтләнгән геройлар ничектер күптәнге танышлар сыман, бик якын булып тоелды.

Фәсхетдин аганың шәхси китапханәсендә «Ак чәчәкләр» романының дистә еллар иң кадерле урында саклануы да шуннан. Аның өчен әлеге роман китапта язылганнар белән генә чикләнми икән шул.

Күңелнең кузгалган чагы

Танышым китапны үзенчә «тулыландырган», «баеткан». Китапны ачуга ук романдагы төп геройларның берсе – профессор Әбүзәр Гиреевич Таһировның прототибы – Терегулов Әбүбәкер Гәрәй улыннан килгән чакыру кәгазе ябыштырып куелган. Атаклы табиб Фәсхетдин аганы юбилее уңаеннан институтта узачак гыйльми чарага дәшкән булган.

Фәсхетдин Сәйфетдинов галим-голәма да түгел югыйсә, ә бит чакырган. Гомер буе туганнар кебек яшәгән кеше килмәсә, мәҗлесенең бер җире китек булыр дип уйлагандыр, күрәсең, атаклы табиб. Китапка турыдан-туры катнашы булган табиблар (прототиплары) хакында газеталарда чыккан язмаларны да кисеп алып ябыштыра барган Фәсхетдин ага. Шундый «тарихи» китап кулга килеп кергәч, әлбәттә инде, мәкаләләрне дә укып чыгасың. Озак еллар Шамов хастаханәсендә эшләп, Ленин ордены, ике тапкыр Кызыл байрак ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән табиб 1966 елда 82 яшендә вафат булганнан соң газетада чыккан кайгы уртаклашу да; Әминә ханымның иренең чардуганнарын буяп кайткан өчен, Фәсхетдин агага рәхмәт әйтеп язган хаты да бар арада...

Әгәр дә Габдрахман Әп­сәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча фильм төшерәләр икән дигән хәбәр «Шәһри Казан»да күзенә чалынмаган булса, күңеле болай ук купмаган булыр иде бәлкем Фәсхетдин аганың. «Ярар, кино мәрхүмнәргә дога булып барсын, алар бар да Яңа Бистә зиратында хәзер...», – дип куя үзе. Тик кузгалган күңелне тиз генә тотып тыям димә инде син. Ул үзеннән-үзе үткәннәрне барлый...

– Бер вакыт авырып китеп, Әбүбәкер абзыйның үзен дә Горький урамындагы обком сырхауханәсенә салдылар. Шул ук көнне мин аның хәлен белергә бардым. Палатада ике кеше иделәр. Бераз сөйләшеп утыргач, Әбүбәкер ага миннән: «Фәсхетдин, син татар язучыларын бик укыйсың, бу кешене таныйсыңмы?» – дип сорап куйды. «Белмим», – дидем. Габдрахман Әпсәләмов иде ул. Моннан соң да алар янына күп тапкырлар бардым. Азрак сөйләшеп утырганнан соң, Габдрахман ага, болар иркенләп сөйләшсен, дип, коридорга чыгып китә торган иде. Соңыннан ул берничә тапкыр Әбүбәкер абзый яшәгән фатирга да килде (Бауман урамы, 52 нче йорт). Юкса, өйдә ниләр барын‑югын каян ничек белеп язган булыр иде, – ди Фәсхетдин ага.

«Ак чәчәкләр»нең башта газетада, аннан «Совет әдәбияты» журналында басылып чыгуын да хәтерли ул. Өзек басылган беренче ике газетаны алып барып, Әбүбәкер абзыйга укып күрсәтүче дә ул үзе була. «Татарчаны бик яхшы сөйләшсә дә, укуын авырдан укый иде», – дип аңлата ул моны. Роман китап булып чыккач та, беренче булып сөенче алучы Фәсхетдин була. «Кара әле, Әпсәләмов китап язам дигән иде. Сүзендә торган бит...», – ди табиб, китапны кулына алып. Эпилогта Әбүзәр абзый үлгән дип бирелә. Моны күңеленә авыр алмасын дип, Әбүбәкер агага сиздерми Фәсхетдин. Шулай да хатыны Әминә ханымга укып күрсәтә. Ул моңа бик аптырый һәм: «Ялгышлык микән, иртәгә Әпсәләмовка шалтыратырмын әле», – ди. Язучы моны Әминә ханымга үзенчә аңлаткан: «Бу дөньядан без озакламый китәбез, ә китап озак елларга кала», – дигән.

Кем ул Фәсхетдин?

Авылдан Казанга килеп, заводта эшли башлаган Фәсхетдин атлы егет белән атаклы табибны нәрсә бәйли, нинди бәйләнеш бар соң? Бар. Әле ничек кенә! Балтач районы Куныр авылының Хисаметдин кызы Нәфисә Фәсхетдин аганың туганнан туган апасы бит ди­сәм, әллә ни аңлашылмас, ә инде Нәфисә – ул китаптагы Фәтихәттәй дисәм, профессорлар гаиләсендә гомер буе йорт эшләрен башкаручы хатын бөтен холык-фигыле белән күз алдына килеп басачак. Шулай булгач, Фәсхетдиннең авылдан килүгә үк профессорларда яшәүче Нәфисә апасы янына тукталуы аңлашыла булыр. Хуҗалар исә туганнары урынына якын күргән Нәфисәнең училищега укырга керергә дип килгән энесен дә үз итәләр. Тулай торакка китәргә җыенган егеткә Әбүбәкер абзый кире уйларга урын калдырмаслык итеп: «Беркая бармыйсың – бездә урын җитә, үзебездә тор», – ди. Шулай итеп, егетне дә сыендыралар. Шул килүдән ун ел буе аларда яши Фәсхетдин. 1960 елда гына Казанның Төньяк бистәсенә күченеп китә.

– Әбүбәкер абзый төнге өчләргә кадәр укып, язып утыра торган иде. Еш кына, гыйльми эш якларга йөрүче табиблар да килә иде үзенә. Әбүбәкер ага элеккеге тормышны-үткәннәрне сөйләргә бик яратыр иде. 1929 елгы дип язылган велосипеды гел почмакта эленеп торды. Мылтыгы бар иде. Мин мылтык күргәнме – аны алып тотып‑тотып карый торган идем. Аралашып яшәде. Күбрәк профессор Миславский килә торган иде. Хәзер Казанда аның исемен йөртүче урам бар. Ирле-хатынлы Соколовлар да килеп йөри иделәр... – хәтер йомгагын әнә шулай үз җае белән генә сүтә танышым. – Гомеренең соңгы елларында аягы авыртты. Торып китеп бер ун адым атлаганнан соң гына, миннән калышмый башлый иде. Җитмәсә, дәвалыйбыз дип, яраксыз укол бирделәр. Әбүбәкер ага бөтенләй аяксыз калды. Сырхауханәгә баргач сорый: «Фәсхетдин, урамда кеше күпме? Бар да үз аягындамы?» – ди. Шул вакытта минем күзләр яшь белән тула... Вафатына ун еллар калган булгандыр, сорый бу: «Фәсхетдин, әнинең каберен син беләсеңме?»-ди. Беләм, дидем. «Безнең нәсел 82 тирәсеннән дә артыгын яшәми», – диде... Үзе дә 82 дә китеп барды. Аның үзен дә, хатынын да әнисе янына җирләделәр...

Үз гомерендә ике генә тапкыр кырын карый табиб Фәсхетдин дустына. Беренчесе Баумандагы китап кибете белән бәйле. Бер кергәч, кибетче башка китаплар өстенә профессорга «Агитатор блокноты», «Коммунист» кебек кеше бик укымый торган нәрсәләрне дә өстәп бирә. Фәсхетдин исә, болары кирәкмәс дип, «үтмәс товар»лардан баш тартмакчы булып, аларын кире куя. «Нишләп кирәк булмасын, син дә мин дә укыйм ич аны», – ди шулчак профессор. Кайткач, «эләгә». «Яңадан алай эшләмә, аларга сатарга кирәк бит аны», – ди...

– Икенчесе акча санаган өчен булды. Юкса үзе: «Фәсхетдин, акчаны таба белүгә караганда, тота белү яхшырак», – дип әйтә иде... Миңа ышана иделәр. Алар өчен кассадан акчаны мин ала идем. Бервакыт бардым. Тукта санап алыйм дидем. Кассир янына кереп пачканы санадым. Берсендә ике 25лек җитми. Өстәп бирделәр. Кайткач әйттем. «Ник кассирга җитмәүчелек турында әйттең?» – дип өзгәләнде. Мин әйтмәс идем, сез мин алган дип шикләнер идегез, дим... Ә бит ул гомердә дә шик саласы кеше түгел иде... – дип көрсенә героем.

Гөлшаһидә-Рәйсә

Инде «Ак чәчәкләр» турында сүз барганда бөтенесен «ах» иттергән Гөлшаһидәнең прототибы Әбдрахманова Рәйсә Шәрәфетдин кызы хакында сүз кузгатмасак, дөрес булмас иде.

– Рәйсә апа, чыннан да, бик матур кеше иде. Ул Мәсхүт Абдрахманов белән гаилә корып, ике кечкенә малайга әни булды. Укымышлылыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә, профессор дәрәҗәсенә иреште. Без Рәйсә апа, Мәсхүт абыйлар белән бер-беребезгә булышып, йөрешеп яшәдек. «Фәсхетдин, сезгә килеп мунча чабынсам, ун көннәр тирәсе җиңел йөрим», – ди торган иде Рәйсә апа. Ул бакчада эшләргә яратты. Идел буендагы дачасында чәчәкләр үстерер иде. Аның Әхнәф исемле абыйсы бик яшьләй вафат булды. Алар аның Илдар исемле улын тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр, эшкә урнашырга да булыштылар, фатирлы да иттеләр. Соңгы елларда Илдар Рәйсә апада яшәде. Кешеләргә гомер буе яхшылык кылып яшәгән Рәйсә апа 91 яшендә вафат булды, – дип искә ала әңгәмәдәшем «Гөлшәһидә»не. – Ә Мансурга килсәк, андый кеше юк иде Терегуловларда. Мөгаен, язучы аны башка җирдән алган яки хыялында тудырган булгандыр. Ә менә Рәисә апа аларга, чыннан да, кардәш тиешле кеше иде.

Безгә Фәтихәттәй буларак мәгълүм булган Нәфисә апа исә тормышта да ачык йөзле, эчкерсез кеше булган. 1965 елда ул авырып китеп, һаман да шул Шамов хастаханәсенә ята. Фәсхетдин ага аны хастаханәдән үзләренә алып кайта, авыруы көчле булганлыктан, бер ай дигәндә, 73 яшендә вафат була.

Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.09.2015
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments