|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2015 Мәгариф
Казанда беренче курс студентлары өчен ректорлар җырлады (ФОТО, ВИДЕО)"Казан Арена" стадионы янында беренче курс студентларының Белем көненә багышланган тантанасы булды. Мондый тантана быел беренче тапкыр уздырылды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми затлар да бар иде. Тамашада Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм республиканың танылган башка артистлары чыгыш ясады. Аларның чыгышлары бердәмлеккә, туган якка мәхәббәткә мәдһия җырлаудан гыйбарәт иде. Беренче курс студентлары каршында Татарстанның 16 югары уку йорты ректоры да чыгыш ясады: алар җыр башкарды.
“Без дә студент булдык, әмма ректорлар безгә җырлар җырламады, җырларга рөхсәт итсә дә, без бик шатлана идек, - дип шаярудан башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов. – Сез республиканың иң яхшы уку йортларында белем аласыз, Татарстанның башкаласы булган искиткеч Казан шәһәрендә яшисез. Казанда бик күп кызыклы вакыйгалар булып тора. Республика үсә, яңа проектлар гамәлгә ашырыла. Нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше — безгә бөтен җирдә, шул исәптән социаль, мәдәни өлкәләрдә дә, белгечләр кирәк. Мин сезне Белем көне белән тәбрик итәм һәм уңышлар телим”, - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм ректорларга рәхмәт әйтеп, мондый чараның ел саен уздырылачагына вәгъдәләде.
“Бүген студентлар, укытучылар, шул исәптән без, ректорлар, өчен дә зур бәйрәм. Быел бөтен белем бирү учреждениеләрендә дә укыту башланган көнне беренче тапкыр барыбыз бергә җыелабыз, - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров. – Бары монда гына Казанның әйдәп баручы уку йортлары студентлары бергә туплана. Мондый җыеннар башка шәһәрләрдә дә була. Сезгә спорт өлкәсендә зур үрләр яулаган, мәдәният үзәге, иҗат каласы һәм, әлбәттә инде, студентлар шәһәре, белем бирү һәм фән шәһәре югары уку йотларына керү уңышы елмайды”, - диде ул.
КФУ студенты Адилә Мосабирова Рөстәм Миңнеханов һәм югары уку йортлары ректорлары каршында студент анты бирде. Стадионга җыелган беренче курс студентлары аның артыннан кабатлады.
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.
Искәртеп узабыз: быел Татарстанның 27 югары уку йортында 24 меңләп беренче курс студенты белем ала башлый.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|