|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2015 Сәясәт
Нурзадә һәм Роза Әдиятуллина сайлауларга ни өчен бара?13 сентябрьдә Татарстанда Президент сайлаулары узачагы хакында тагын бер кат искәртәбез. Әлеге вакыйга уңаеннан сораштыру уздырдык. Нурзадә, эстрада җырчысы: - Безгә үзебезнең Президентыбыз булуы кирәк. Сайлауга барачакмын, бу минем бурычым бит. Моңарчы сайлауларга, дөресен генә әйткәндә, барганым да юк иде диярлек. Ләкин 13 сентябрь көнне мин сайлауларга барачакмын һәм үз тавышымны бирәчәкмен. Без бердәм халык булып калырга тиеш. Безнең республикабызның казанышлары бик күп. Кая гына барсаң да, Татарстанны да, җитәкчебезне дә беләләр. Бу нәрсә дигән сүз? Безнең республикабыз бүгенгесе - зирәк акыл белән эш итүнең нәтиҗәсе, Татарстанны дөнья куләм таныту нәтиҗәсе, дип уйлыйм мин. Үзем кая гына барсам да, «Мин Казаннан, Татарстаннан», - дип күкрәк киереп әйтәм. Чөнки шәһәребез матур - горурланырлык, яна йортлар, мәктәпләр төзелә, безнең республика басуларында гөрләп ашлык үсә, кешеләргә эш урыннары булдырыла, завод-фабрикалар эшләп тора. Киләчәктә дә шулай булуын телим. Безнең татар халкы – тырыш, унган-булган халык бит. Роза Әдиятуллина, “Яңа Гасыр” телеканалы алып баручысы: - Мин сайлауларга, һичшиксез, барам. Әле балаларымны да ияртәчәкмен, Алла теләсә. Балалар аларның киләчәге сайлауларда дөрес тавыш бирүдән дә гыйбарәт икәнлеген белсен. Татарстаннымның, милләтемнең киләчәге безнең кулларда икәнен анлыйм. Бердәм булсак, ул киләчәк якты, өметле булыр, дип ышанам.
--- |
Иң күп укылган
|