поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2015 Җәмгыять

Ит сыйфатын пычак билгели

Акчаң булса, бүген теләсә нәрсәне сатып алырга була. Тик соңгы вакытта халык сыйфат мәсьәләсенә аеруча игътибар итә башлады. Чөнки белер-белмәс алсаң, сәламәтлегеңә зыян китерүең бар. Әнә ветеринария табиблары да итне теләсә каян алмас­ка киңәш итә. Бары тикшерү узганын гына ашарга кирәк икән.

Шушы көннәрдә генә ветеринария хезмәткәр­ләре үзләренең һөнәри бәй­рәмнәрен билгеләп уз­ды. Бу уңайдан ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җи­тәкчесе Алмаз Хисаметдинов әлеге өлкә хезмәт­кәрләрен редакциябез аша һөнәри бәй­рәмнәре белән котлап: “Без­нең һөнәр юрист яки икътисадчы һөнәре кебек үк абруйлы түгел. Әмма мин кеше­ләрнең ветеринария табибына нинди ихтирамлы мөнәсәбәттә булуларын яхшы беләм. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бервакыт, ветеринария табибы хәтта медицина табибына караганда да ка­дерлерәк, дигән тирән мәгънәле сүзләр әйтте. Бу, чыннан да, шулай, чөнки берничә торак пунктның иминлеге бер ветеринария табибы эшенә бәйле бит”, – дигән фикерен җиткерде.

31 августта республика ветеринарлары Азнакай җирлегенә җыелды. Алар­ның әлеге бәйрәмне болай зурдан кубып уздырганнары булмаган. Кем әйт­кәндәй, елның һәр көнендә эштә булган мал табиблары бәйрәмнән чит­тә калган. Моңа чик куярга уйлап, үзләре өчен бәйрәм оештыра башлаганнар.

Без, гадәттә, ветеринария табибы дигәч, терлек янында кайнашуларын гына күз алдына китерәбез. Әмма алар җилкәсендә күп җаваплылык ята. Июль аенда, агропромпарк ветеринария лабораториясе базасында дәүләт оешмаларында эшләүче ветеринария табибларының (ветеринар санитар-экспертлар) чираттагы аттестациясен уз­дырдылар. Әлеге эшнең максаты лабораторияләрдә эшләүче табибларның белемен тикшерү генә түгел, ә сыйфатлы авыл хуҗалыгы ризыкларын сатуга чыгару иде. Мондый хәл ни өчен кирәк соң дигән сорау туарга мөмкин. Сүз дә юк, терлек тә авырмыйча тормый. Аларны сәламәтләндерү –мал табиблары җилкәсендә. Тик терлекне әллә ничә еллар тотып булмый, үсеп җитү, симерү белән авыл кешесе аны сугымга әзерли. Нәтиҗәдә ул безнең өс­тәлгә “менеп кунаклый”.

Өч елга бер тапкыр аттестация узучы ветеринария экспертлары нәкъ менә авыру терлек ите кулланылышка кермәсен өчен төрле тикшерүләр үткәрә. Аларның рөхсәтеннән башка ит сатуга чыкмый. Кемдер бу чыгымлы эш бит дияр. Республика ветеринария лабораториясенең ветеринар экспертиза буенча бүлек җитәкчесе Габделхак Мотыйгуллин белдергәнчә, махсус сугым цехларында чалынган итләрне тикшерү 96 сумга төшә. Ә менә шәхси хуҗалыкта эшкәртел­гәне­нең сыйфатын ачыклау өчен 216 сум түлисе. Белгеч ачыклык керткәнчә, кайбер вакыт эре терлекне чалганнан соң аның эчке өлеш­ләре берникадәр бозылган була. Бу терлекнең инвазион авырулар белән авырган булырга мөм­кинлеген аң­лата. Мондый урыннарны кисеп ташлап, зыян кил­мәгән өлешләрен ашарга, сатуга чыгарырга була. Әлеге чирләрне хайваннар­да була торган паразитлар китереп чыгара. Хәер, алар сәламәтлеккә куркыныч тудырмый.

Тик кайбер вакыт терлек авырып киткәннән соң, аптыраганнан аны чалырга мәҗбүр булучылар да бар. Билгеле, мондый итне кайберләр ашарга чиркана. Белгечләр, иң яхшысы тикшертеп ашау, диләр. Моның өчен район үзәкләрендә ветеринария экспертларына мөрәҗәгать итәргә була икән. Базарлардагы, сәүдә үзәкләрендәге белгечләр ит сыйфатын тикшереп бирә ала.

– Әгәр дә итнең сыйфаты белгечләрдә шик тудырса, ул махсус суыткычларга урнаштырыла, – ди Габделхак Мотыйгуллин. – Мондый ит хуҗасына да бирелми, сатуга да чыгарылмый. Кайбер авырулы терлек итен гомумән ашарга ярамый, андыйлар юкка чыгарыла. Эшкәртергә яраклы булса, махсус цехларга тапшырыла. Терлектә авыру барлыгы ачыкланса, ни өчен хуҗасына бирелмиме, чөнки кеше аны башка урынга тапшырырга яки урамда торып үзе сатарга мөмкин. Күңелсез хәлләргә юл куймас өчен шулай эшләнә дә инде.
Белгечләр ярты ел эчендә генә дә йогышлы бул­маган 539 очракны ачык­лаган. 5,5 тонна ит сатуга чыгарылмыйча, эш­кәрте­лүгә җибәрелгән. Шө­кер, йогышлы чирле ит­ләргә юлыкмадык, ди алар.

Ветеринария табиблары итне теләсә кайдан алмаска куша. Бары тикшерү узган, махсуслашкан сәүдә нокталарыннан гына алуың хәерле. Иткә сугылган ке­ләймә аның сыйфатлы икә­нен аңлата. Аның сыйфатыннан канәгать булмыйсыз икән, дәгъвагызны бел­дерә аласыз. Ветеринар эксперт келәймәсендәге сан­нар белән әлеге итне кем сатуга чыгарганын да ачыкларга була. Һәр экс­пертның үз номеры бар.

Гади күз белән карап та, ит сыйфатын бераз ачык­ларга була, дип аңлата белгечләр. Ит ачык кызыл, мае ак төстә булырга тиеш. Әгәр мае сары, ите куе кызыл төстә булса, димәк, үзе­гезгә карт терлек ите тәкъ­дим итмәкчеләр. Карасу төстәге ит аның һавада озак торуын аңлата. Ит сыйфатын пычак ярдәмендә ачыклап була. Моның өчен пычакны утта кыздырып, иткә кадарга кирәк, тәмле ис чыга икән, димәк, сыйфатлы. Ә менә күңелегезгә ятышсыз ис тойсагыз, мондый ризыкны ашамау хәерле.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 128 | 02.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»