01.09.2015 Җәмгыять
Ярлы һәм зыялы: Мансур Вәлинең бүгенге уй-фикерләре нинди икән?
– Мансур, синең белән әңгәмәне башлау өчен, иң элек менә бу фоторәсемгә игътибарны юнәлтәсе килә. Моннан чирек гасыр элек төшерелгән ул фотода 1990 нчы елларның чынбарлыгы, рухы ничек оста тотып алынган! Азатлык таләп итүче көчле ташкын булып урамнарга чыккан халыкның төрле социаль катлау вәкилләре эләккән бу кадрга.
Сул яктагы ике кешегә генә карыйк – ярлы һәм зыялы... Ул чактагы Татарстан үзе дә шундыйрак халәттә түгел идеме соң? Үз телебездә яшьләр журнал булдыру өчен 1975–1980 елларда зур көрәш оештырган Мансур Вәлинең халык ташкыны эчендә булуы бик табигый, әлбәттә. Аннан соң инде менә 25 ел вакыт узды. Мансур Вәлинең бүгенге уй-фикерләре нинди икән?
– Ул елларда бик тә гадел, объектив таләпләре белән Татарстан үзенә бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итте. Һәм бигрәк тә мөһиме – шул чорда Үзәк белән кискен бәрелеш булмый калды. Халык өстенә бүгенге Украинадагы кебек авыр афәт килмәде. Моңа җитәкчеләребезнең акыллы һәм сабыр сәясәте нәтиҗәсендә ирешелде.Аннан соңгы елларда Татарстан бик тә үсте, ныгыды, аякка басты – ил күләмендә алдынгы республикага әверелде. Соңгы елларда бездә уздырылган зур-зур тантаналар, ярышлар аркасында хәтта дөнья күләмендә дә таныла киләбез.
– Синең бер китабың “Күңелемнең көткәне” дип исемләнгән бит әле. Ә бүген синең күңелеңнең көткәне – ул нәрсә икән?
– Хәзер безгә үзебезнең Татарстанда кеше өчен көрәшне бик тә көчәйтергә кирәк. Физкультура һәм спорт – әлбәттә, сәламәтлекнең нигезе. Анысы бик тә кирәк. Ләкин бер үк вакытта кешенең тәне генә түгел, ә җаны, рухы турында да бик зур кайгырту сорала. Чөнки күңеле буш булса, җанының ныклы кыйбласы һәм таянычы булмаса, тән сәламәтлеге белән генә кеше барыбер дөрес яши алмый, чын кеше була алмый. Күңел тынычлыгы таба алмый ул!
– Аныклабрак әйтсәк, моңа ничек ирешергә икән соң?
– Бүген республикабызда сәнгатьнең көчле булуы сөендерә. Сәләтле сәнгатькәрләр, бигрәк тә җырчыларыбыз күп... Ләкин менә матбугатка аерым игътибар һәм бик зур игътибар кирәк! Аны бик тә көчәйтү кирәк! Һәм бу эш дәүләтнең төп максатларыннан берсе булырга тиеш!Хәзер Россиядә бюджетның өчтән бере чамасы оборона өчен тотыла. Монсыз да булмый, билгеле. Ләкин кешенең эчке ныклыгы, аның үзәге таза һәм нык булу – шулай ук “оборона” дигән сүз бит ул! Моннан 70 ел элек булган сугышта илебез ни өчен фашистлар Германиясен җиңә алды? Чөнки кешеләрнең үзәге нык иде, таза иде, патриотик рух көчле иде. Ул чактагы җиңүнең төп нигезе әнә шул булды. Хәзер бик тә аксаган менә шушы эштә – рухи тәрбия өлкәсендә – безнең Татарстаныбыз иң алга чыксын иде!
– Мансур Вәли-Барҗылы имзасы соңгы елларда матбугатта сирәгрәк күренә башлады бит әле...
– Беләсеңме, мин авыл мәктәбенең 3 сыйныфында укыганда ук үзебезнең район газетасында мәкаләләр бастыра башладым. Хәтта гонорар да ала идем... Мин, ун яшьлек малай, тыкрыкта иптәшләрем белән уйнап йөрим – шулчак хат ташучы якындагы бүрәнәгә килеп утыра да мине чакыра һәм кулыма байтак кына кәгазь акча тоттыра! Бу бит әле 1960 ел, акча алышынмаган чак. Минем баш, әлбәттә, күккә тия. Ул акчаны әнигә алып кайтып бирәм... Менә шуннан соң узган 55 ел дәвамында мин татар журналистикасында берөзлексез эшләдем. Ә ул, үзең беләсең, бер дә җиңел эш түгел!
Хәзер мин “Аккош күле” дигән язучылар авылында, урман эчендә яшәп ятам. Гап-гади авыл кешесе булып! Һәм, әлбәттә, әдәбиятны, матбугатны карап барам. Мәктәп елларыннан бирле килгән дустым “Литературная газета” бар. Язучыларның китапларына кереш сүзләр бастырам. Узган ел Ф.Баттал, Н.Касыймов, Ф.Хуҗин, Л.Минһаҗева китапларына бик шатланып фатыйха бирдем.
– Үзең ничек уйлыйсың: синең болай яшәвең сәерлекме, әллә бүтән берәр нәрсәме?
– Юк, бу һич тә сәерлек түгел! Җир, авыл – кеше өчен бердәнбер дөрес яшәү нигезе. Җирдән аерылган кеше никадәр генә миллионнар тупласа да, ул барыбер ярлы кеше, ятим кеше! Шуңа күрә без ата-бабаларыбыз юлын – авыл тормышын югалтмасак иде. Авылларыбызны саклап кала алсак иде! Аларны төрле яктан һәм төрле юллар белән көчәйтсәк иде.
Зур шәһәрләр – кешелек тормышында вакытлы күренеш. Алар белән мавыгу кайчан да бер үтеп китәр. Кайчан да булса безгә акыл керер. Чөнки зур шәһәрләр кешене үтерә, бетерә. Аеруча ир-атлар тиз юкка чыга шәһәрдә. Физик эш булмау бетерә ир-атны... Милләтләр дә тиз юкка чыга шәһәрдә.–
Һәркемнең үз каланчасы дигәндәй, бу мәсьәләгә дә төрле караш булырга мөмкин... Ләкин... Ләкин шәһәрләшү процессы үтә тиз барган бу елларда, Мансур дус, синең фикерләрең әһәмиятле, әлбәттә.