|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2009 Җәмгыять
КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ АША...ТАМАШАБылтыр Казанда "Сотворение мира" дип аталган рок-фестиваль уздырылгач, мин бу вакыйга хакында озакка сузмыйча мәкалә язарга яисә берәр башка төрле чыгыш ясарга җыенган идем. Тора-бара бу ниятем сүрелде, чөнки, беренчедән, мондый фестиваль бәлки бүтән Казанда уздырылмас, яки уздырылган сурәттә дә рок-концертның урыны башка тарафтарак булыр дигән өмет күңелемдә урын алган иде. Вәләкин берничә көн элек әлеге дә баягы исемдәге фестиваль тагын Казанда һәм аның зур концерты нәкъ былтыргы урында, ягъни Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда үткәреләчәк, дигән хәбәрне ишеттем.
Минем фикеремчә, рок-концерт Кремль стенасы буенда, Кол Шәриф мәчете каршында уздырылырга тиеш түгел.
Һәр гаиләнең, һәр халыкның, һәр дәүләтнең үзенең изге төшенчәләре, изге урыннары була. Бу дөньяда кешене кеше итеп тоткан нәрсәләр бар, шулай булмаса, без инде милләт буларак күптән беткән булыр идек. Казан ханлыгы өчен шәһит киткән ерак бабаларыбыз рухы, бөек Кол Шәрифнең каһарманлыгы алдында баш июче халык түгелме соң без?
Минемчә, Казанны яклап сугышкан бабаларыбызның каны сеңгән урында бернинди концерт була алмый. Ул күңел ача торган урын түгел. Бу мәйдан татар өчен уйлана, сагышлана, тәүбә итә торган урын булырга тиеш. Әле тирәнрәк уйлап баксаң, татарлар өчен генә түгел, урыслар өчен дә!
Шуны да әйтергә кирәк: монда рок-музыканың бер гаебе дә юк. Рок, субкультура буларак, инде алтмыш елга якын яшәп килә һәм киләчәктә дә яшәргә хаклы икәнен ул күптән исбатлады.
Кызганычка каршы, Кол Шәриф мәчетен янәшә басып фотога төшү, шуның фонында күңел ачу чараларын уздыру өчен файдалану, гомумән, аны ниндидер бутафория итеп куллану әллә каян күзгә ташланып тора.
Әйткәнемчә, монда рокның гаебе юк. Мин үзем рок-музыканы бик яратам (кайбер юнәлешләрен генә кабул итә алмыйм). Миндә бөтендөнья рок-культурасының бөтен антологиясе бар. Рок – музыкада бөек күренеш. Протестлы булуы белән дә, искиткеч матур балладалар тудыруы белән дә, үзенең энергетикасы белән дә, дөньяга бөек музыкантлар бирүе белән дә. Бүгенге дөнья эстрадасында барлык музыкантлар диярлек, бигрәк тә гитаристлар рок-музыкантлар уйлап чыгарган алымнар һәм манералар белән уйныйлар. Алар Эрик Клэптон, Джефф Бек, Джимми Пейдж, Рич Блэкмор кебек гитаристларның фразалары белән уйныйлар. Иң танылган һәм инде әллә ничә дистә еллар буена популярлыкларын югалтмаган рок-көйләрне күренекле симфоник оркестрлар башкара.
Америкада 1976 елны Иглз (Eagles) группасы тарафыннан иҗат ителгән Отель Калифорния (Hotel California) балладасын мин инде утыз елдан артык яратып тыңлыйм һәм көн саен тыңлый алам.
1974 елда Deep Purple группасында Рич Блэкмор белән Дэвид Кавердейл иҗат иткән "Солдат удачи" (Soldier Of Fortune) дигән җырны тыңлап карагыз әле. Андый матур җырларны хәзер иҗат итүче юк.
1975 елда Пинк Флойд (Pink Floyd) группасы лидер-гитарист Дэвид Гилмор язган "Синең акылдан язган алмазыңның ялтыравы" (Shine On You Crazy Diamond) исемле композиция классикага әверелде.
Күп, бик күп рок-композицияләр шедеврлар буларак һаман яшәп киләләр.
Led Zeppelin, Deep Purple, Genesis, Black Sabbath, Aerosmith, Slade, Doors, Yes? Rainbow һәм башка төркемнәр, аерым музыкантлар үз жанрларында тирән эз калдырдылар.
Хәзер рок-музыка бөтенләй үзгәрде. Хәер, дөнья үзе башка хәзер. Культураның барлык өлкәләрендә соңгы вакытта зур казанышлар юк. Бүгенге көндә кешелек дөньясы элегрәк иҗат ителгән җимешләр хисабына көн күрә кебек. Шуңа күрә вакыт узган саен затлы сәнгать үрнәкләре дистәләрчә еллар арасыннан яктырак ялтырыйлар.
Рок-культура вәкилләре арасында бөек шәхесләр җитәрлек.
Былтыргы фестивальдә исә бер генә затлы төркем күрдем мин – Эмерсон оркестры иде ул. Эмерсон – арт-рок юнәлеше вәкиле. Аның композицияләре югары дәрәҗәдәге музыкаль әсәрләр. Миндә аның алтмышынчы еллар азагында ук яздырылган концерты бар.
Шул ук вакытта сәхнәдә җан биздергеч күренешләр дә булды. Америкадан Патти Смит дигән панк-рок җырчысын кем чакыргандыр, белмим, әмма ул хатынның Кол Шәриф мәчете фонында сәхнә идәненә һәрбер куплеттан соң какырып төкерүен күргәч, аны чакыручыны шул Патти Смит белән бергә океан артына олактырасым килде.
Минемчә, әгәр дә инде рок-фестиваль уздырыла икән, рокның легендаларын – Блэкморны, Дэвид Гилморны, Дэвид Кавердейлны, Эрик Клептонны чакырырга кирәк.
Шул ук вакытта, нинди генә даһилары килсә дә, рок-концерт Кол Шәриф мәчете буенда, Кол Шәрифнең үзе, ватандашлары, аркадашлары һәлак булган урында уздырылырга тиеш түгел.
Бөтен дөньяны яулаган рок-музыкага, сүз дә юк, ихтирам булырга тиеш (һәм ул бар), тик иң элек үзеңә, үзең яшәгән ватанга, аның кадерле вә изге урыннарына ихтирамлы булу зарур.
Күптән түгел Пол Маккартни Мәскәүнең Кызыл мәйданында зур концерт бирде. Ливерпульдән чыккан легендар Битлзның данлы музыканты, гаҗәеп затлы җырлар авторының концерты Мәскәүдә булу – зур вакыйга. Мин бүген дә Пол Маккартниның моннан берничә дистә еллар элек язылган җырларын тыңлыйм. Бу музыкантка ихтирамым әйтеп бетергесез. Ә шулай да зур талантның казанышларын читкәрәк куеп торып, бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә.
Пол Маккартни – поп-рок культураның атаклы вәкиле. Әмма барлык даһилардан да югарырак төшенчә бар – ил-көн. Ягъни ватан төшенчәсе. Империягә минем үземнең үзгә карашым бар. Ләкин СССРда туып-үскән кеше буларак, әле бүген дә миллионлаган кеше өчен Кызыл мәйдан нинди мәгънәгә ия икәнне мин аермачык аңлыйм. Бүгенгәчә ядерная держава булып саналган дәүләттә, шул ядерная державаны булдыру өчен барлык көчләрен генә түгел, гомерләрен сарыф иткән кешеләрнең каберләре урын алган Кызыл мәйданда кирәк иде микән поп-рок вәкиленең концертын уздырырга?! Сергей Иванов Пол Маккартнига: "Сезнең җырларны тыңлап тәрбияләндем", – диде. Алай дип әйтергә кирәк иде микән?.. Ул вакытта Сергей Иванов Россиянең оборона министры иде. Катлаулы һәм фаҗигале язмышлы миллионлаган халык яши торган илнең оборона министрына Битлзда уйнаган бас-гитарист алдында үзен алай тотарга кирәк иде микән?
Демократияле булып күренергә тырышу кайвакыт халыкның аңына зыян китерә түгелме? Демократияле булу түгел, демократияле булырга тырышу зыян китерә. Кабатлап әйтәм, һәр халыкның, һәр дәүләтнең үз тарихы, үзенең кадерле һәм изге урыннары бар.
Чын демократиянең әле бездә булганы юк. Минемчә, ул үзеңнең кадереңне, үзеңнең халкыңның изге төшенчәләренең кадерен белүдән башлана. Дөнья масштабында танылган музыкантлар (чын музыкантлары), гадәттә, тыйнак, акыллы, ситуацияне аңлаучан булалар. Рок-концерт Мәскәүнең Кызыл мәйданында яки Казанның Кол Шәриф мәчете каршында түгел, ачык кырда яисә башка иркен урыннарда уздырылса, моңа музыкантлар да, тамашачылар да үпкәләмәячәк.
Әле бит шунсы да бар. Әйе, рок-музыканы яратучылар бездә күп. Мин үзем шуларның берсе. Әмма күпме кеше рок-музыканы яратмый! Мөгаен, яратмаучылар күбрәктер дә. Шулай булгач, нишләп Казан уртасындагы концерт аркасында ул концертка битараф кешеләр уңайсызлыклар кичерергә тиеш?! Машиналар белән генә түгел, җәяү дә үтәрлек булмый бит. Монда инде демократиянең "д" хәрефе дә калмый.
Мине бик нык борчый торган тагын бер момент бар. Нишләп менә мондый күренешләргә Язучылар, Композиторлар берлеге, пен-клуб, башка иҗат оешмалары, төрле иҗатчыларны үзенә туплаган театрлар битараф соң? Кирәкмәгән вакытта купшы сүз өчен генә милләт, тарих дип лаф орган булалар да, берәр конкрет вакыйга килеп чыкса, тып-тын калалар.
Җәмәгать! Без – зур халык! Без – көчле халык! Без яхшы музыканы аңлыйбыз, яратабыз – нинди генә жанрда, нинди генә стильдә булса да.
Без бик толерант халык булып чыктык. Чама дигән нәрсә монда да кирәктер, минемчә. Безнең толерантлык инде ул саруларны кайнатырлык дәрәҗәгә җитте.
Толерант булам дип, без үзебезнең Ватан хисен беркайчан җуярга тиеш түгелбез. Кол Шәриф мәчете временщикларның бутафориясе итеп түгел, ә бәлки татар халкының ихтыяҗы белән, тарихыбызны барлап, узган гасырлардан киләчәккә таба изге азан әйтер өчен, киләчәк буыннарыбыз чорлар элемтәсен югалтмасын өчен салынгандыр дип ышанасы килә.
Зөлфәт ХӘКИМ |
Иң күп укылган
|