|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2015 Язмыш
Туфанның тормыш иптәшләреУл көнне “Казан” милли мәдәният үзәгенә Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре җыелган иде. Андый урыннарга без беренчеләрдән барып басабыз, чөнки кирәкле эш башкарганыбызны беләбез. Милли җыеннарда күрсәләр, Рөстәм Нургали улы да, Туфан абый да, башка мәртәбәле шәхесләребез дә күрмәмешкә салышып китми. Китап рухы берләштерә безне. Тәнәфестә яныбызга Фәүзия Бәйрәмова килде: ...Тамашачылар кереп беткән, театр яны буш. Туфан абый берүзе арлы-бирле йөренә. Җәяүләп кенә, йөгерә-кабалана килүемне күргәч, ул театр янын, бөтен урамны яңгыратып, рәхәтләнеп, тәмле итеп көлде. Чорыбызга аваздаш куркыныч бер тамаша иде бу. Артистлар гаҗәеп оста уйныйлар. Үзләре белән вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп киттеләр. Бер урында Туфан абыйдан: “Әллә бу Дамира Кузаевамы?” – дип сорап куйдым. Туфан абый белән беренче тапкыр гына премьера каравым түгел. Беләм бит югыйсә... Туфан абый белән премьера вакытында сөйләшү җинаятькә тиң. Әмма бу юлы ул ачуланмады, бары тик: “Мин дә нәкъ шулай уйлап утырам”, – дип кыска гына җавап бирде. “Төш”тә төп рольне башкаручы Гөлназ Нәүмәтова үзенең осталарча уйнавы белән “Ай булмаса, йолдыз бар”дагы Мәдинә-Дамира Кузаеваны хәтерләтте. Гаҗәп талантлы иде Дамира... Гомере генә кыска булды... Туфан абыйның ул чакларда “Саклый алмадык” дип борчылып, яратып, сагынып сөйләгәне әле дә исемдә. Тәнәфестә Туфан абый әсәрне сәхнәләштергән режиссер Рәшит Заһидуллинны мактады. Чыннан да, спектакль югары дәрәҗәдә затлы, зәвыклы итеп куелган. Әйтәсем килгәне шул: Туфан абый барысыннан да канәгать иде. Без тәнәфескә чыкмаска, сөйләшеп утырырга булдык. Шул вакыт янәшәбездә генә бер ханым, төп рольне башкаручы Гөлназ Нәүмәтованың (әллә авылдашы, әллә туганы идеме), Туфан абый да ишетерлек итеп: – Сез Туфан абыйның тормыш иптәшеме? – дип сорап куйды. Мин, уңайсызланудан, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Кыенсынып кына, көч-хәл белән: Тормыш иптәше дигәннән, Туфан абый ирләрне дә, хатыннарны да “тормыш иптәше” дигәнне яратмый иде. Туфан, чыннан да, бик күп хатын-кызның тормыш иптәше булды. Асия ханым Юнысова белән без дә ул чакта шул күпләрнең берсе идек... Белүемчә, башкарган эшендә теләктәш, аркадаш кирәк булгач, Туфан абый Асияне “Сәхнә” журналына чакырып алды. Хәер, Асия ханым да Туфанга рухи яктан шулай ук бурычлы булып калмады кебек. Ул аның әсәрләрен тупларга ярдәм итте, һәрберсен кат-кат укыды, спектакьләрен калдырмый карап барды, робагыйларын ятлады, уртак хезмәттә теләктәше, ярдәмчесе булды... Туфан абый үзе журналда хезмәт хакы өчен эшләмәде – ул үз өлешен коллективка бүлеп бирә иде. – Яртысын миңа бир әле, – дим аңа. ...Кешенең бу дөньядан китәренә 40 көн кала гүр ишекләре ачыла, фәрештәләр озатып йөри диләр. Туфан абый 2 майда вафат булды. Ә без “Төш” спектаклен караган көнне гомеренең санаулы 38 көне генә калган булган инде... Менә шушы бер айдан атна-ун көн генә артыграк вакыт эчендә Туфан абый дөнья белән хушлашып, әйтәсе килгәннәрен әйтергә, язарга, сөйләргә өлгерде, дип уйлыйм. Хәер, хушлашуны ул байтак еллар иртәрәк башлады шикелле. 2012 елда “Казан утлары” журналының 1-3 нче саннарында Туфан абыйның “Үзгәрү” дигән шактый күләмле публицистик язмасы басылып чыккан иде. Язучы башисемнең астына “Үзем турында үзем” дип тә куйган. Мондый эчтәлектәге язмаларны кеше исән чакта – бер төрле, вафатыннан соң бөтенләй башкача кабул итәсең шул. Бу язма да гомер кояшы баер алдыннан язылып, кылган эшләрне, узганнарны барлау, хушлашу, урыны-урыны белән тәүбәгә килү гамәле кебегрәк кабул ителә. “Кайчакта мин “Ни хәлләрдә яшисең?” дигән сорауга: “Үләргә әзерләнәм”, – дип җавап бирәм”, – ди Туфан абый әлеге язмасында. – Ә кеше үлемгә әзерләнергә тиеш... Мин дә Ходай каршына ни күтәреп барачагым турында еш уйланам. Буш чумадан белән Бөек зат каршына бару оят...” “Үзгәрү” – чын мәгънәсендә “чумадан”га салырлык хезмәттер. Бу инде – ислам динендәге чын мөселманның уйлары, гамәлләре саналырга хаклы әсәр... Туфан абый, 75 яшьлеген бәйрәм иткәндә, сәхнәдән “чумадан” тутыруы турында сөйләп, безне элегрәк тә сискәндергән иде инде. Шунда ул тамашачылардан җыелган алкышларны да шул “чумадан”га салачагын әйтте. Ә нигә аларны мәңгелеккә алып бармаска?! Ә бит Туфан абыйның тынмас алкышларга күмелгән шундый пьесалары бар ки, алардагы дәгъват кайбер хәзрәтләрнең гаҗәп үтемле вәгазьләрен дә уздырып җибәрә! “Сөяркә” драмасы нәкъ шундыйлардан. “Анда сүз аны-моны уйламыйча яшәп, гөнаһка чумган хатынның иманга килүе турында”, – дип искәртә автор бу турыда 2002 елда Фәүзия Бәйрәмовага язган ачык хатында. Һәм бу хат 2005 елда “Утырып уйлар уйладым” дигән китапка беренче әсәр итеп кертелә. Туфан әлеге хатта пьесаның ул куйган беренче исеменең “Гөнаһлы гөнаһсызлар” булуын әйтә. “Сөяркә” турында ул “Үзгәрү”дә дә искә ала. “Башкорт театрлары аны “Ярату гөнаһмы?” дигән исем белән куйды. Ул исемне алар үзләре уйлап таптылар, күрәсең, пьесаның эчтәлеге шул турыда икәнлеген белгәннәрдер...” Ун еллар элек, Туфан сүзләре белән әйтсәк, “каләмдәш Фәүзия Бәйрәмовага ачык хат”та әдәбият, сәнгать, театр турында язучыбыз бүгенге каләм әһелләренә дә ачыктан-ачык һәм искерми торган васыятен язып калдырган кебек. “Сез мине укып белмисез, димәк. Белгән булсагыз, нигә театр Туфан абый Миңнуллин язганны икенче төрле итеп күрсәтә, дияр идегез”, – ди ул, ачынып. Әлеге сүзләр сәхнәгә спектакльне куйган һәм куелган спектакль турында язган һәр кешегә кагыла бит. “Мулла” әсәре белән дә нәкъ шулай булды. Нинди хәлгә генә төшермәделәр дә, нәрсә генә өстәмәделәр... Мин беләм, Туфан абый бездән Фәүзия Бәйрәмованың һәр китабын таптырып, укып бара иде. Без алдарак искә алган 24 март көнне Фәүзия аңа “Ачылмаган татар тарихы” китабын бүләк иткәч: “Язып бир”, – диде бит. Бәйрәмованың Туфан абыйга әйтәсе сүз-теләкләре күптән әзер булгандыр. Ул чакта Фәүзия 5-6 җөмләдән торган тирән эчтәлекле текстны матур почеркы белән тиз генә сырлап куйды. Туфан абый 500 битле бу китапны вафатына санаулы көннәр калган бер чорда 9 көндә укып чыккан. Укып кына калмаган, 3 апрель көнне “Фәүзия Бәйрәмова” дигән шактый күләмле мәкалә дә язган. Ул “Казан утлары” журналының 2012 елгы 7 нче санында басылып чыкты. Табып укырга киңәш итәм. Ниһаять, “сер”не ачарга вакыт җитте. Менә нәрсә язган булган Фәүзия Туфан абыйга соңгы бүләк-китабында. Каләмдәшенә багышлаган мәкаләсендә: “Язганнарына бәям югары. Талантлы кызыбыз, чын көрәшче шәхес, кыйбласы төгәл билгеләнгән”, – ди Туфан абый Фәүзия Бәйрәмова турында. Минемчә, язучыга чын, зур бәя бу. Үзеннән-үзе сорау туа. “Туфан абый! Ник югары мөнбәрләрдән Фәүзияне бик тә депутат итәсебез килгән чорларда үз сүзеңне кычкырыбрак әйтмәдең?” – диясе килә. Бер көнне Асия апа чакыра... Шәех абый белән киттек. Өйдә бәлеш исе таралган. Табын корылган, бәйрәм рухы, телевизор кабызылган, 15-20 минуттан “Әлдермештән Әлмәндәр” башланасы. Югыйсә спектакльне ул да, без дә кат-кат караган бит инде. Асия апа: “Сезнең белән карыйсым килде”, – ди. Экранда Өммия – Әлмәндәрнең килене – Нәҗибә апа Ихсанова (киленнәре) күренгәч, Асия апа карап-карап торды да: “И, чукынчык Өммия, бигрәк ямьсез инде. Карагыз әле, нәкъ минем төсле”, – диде. Асия апа җир куенына 80 яшен тутырып керде, туган авылына алып кайтып җирләделәр. Сеңлесе Әминә апа белән Галәү абыйның да балалары Фәрит, Илдар, Лилия үз балалары белән татарча сөйләшә торган татарлар булдылар. Алар өчен ана теле туган тел булып калды. Әминә апаның сокландырганы – ул әле менә сиксәнгә таба барганда да татар газета-журналларына язылмыйча калмый. Әле алай гына да түгел, телефоннан шалтыратып, фикер алыша. Ялгыз шәһәр хатынына эт иптәш булса, авылныкына сыер зур иптәш инде. Шуның белән ул көне үткәнен дә сизми кала. Туфан абыйга сөт, катык кына кертеп калмый Венера апа, Туфан абый Казанга китәсе көннәрдә таңнан торып каймак аерта, күчтәнәч әзерли. Туфан абый ап-ак йомшак йон оекбаш кияргә ярата иде, аны да Венера апа бәйләгәндер кебек тоела. Һәрхәлдә, андый эшләрдән хатыны Нәҗибә апа азат булгандыр, дип беләм. Туфан абый өчен ул беренче чиратта артистка иде. Ул аның уйнаганын ярата һәм шуның өчен бөтен шартларны тудыра иде... ...Ирем кинәт вафат булгач, сына, сыната яздым. Дөнья беткән төсле тоелды. Алай гына бетми икән әле ул, үзеңә дигән гомерне үзең яшисе. Туфан абый да күз яшьләремне күрде. “Тукта, – диде. – Үлгәннәр алдында бурычлы булып калганнар гына елый, син Шәех алдында бурычлы түгел”. Ә Туфан абый үлгәч, мин еламадым. Үлемнең бер халәттән икенче халәткә күчү генә икәнен, кабернең вакытлыча гына булуына, аның да үтеп китәчәгенә инде мин чын күңелдән ышана идем ул чакта. Хәбәр килгәч, кичләтеп кенә өйләренә киттем. Оныклары Даниярның: “Бабаем, син бит миңа бабай гына түгел, чын дус идең”, – диюе, Диләрәнең: “Бабаем, бу колакларың бигрәк йомшак иде, нишләдең соң?” – дип такмаклавы җанымны көйдерсә дә, Туфан абыйның елмаюлы йөзен күргәч, сөендем. Йә, Раббым, бу кешеңә мәрхәмәтле булгансың, үз каршыңа алып барасы “чумадан”ы шыплап тулган булгандыр. Фәрештәләрең җанын бик җайлап алганнардыр, барасы җирен күрсәткәннәрдер... Чөнки Туфан абыйның үзе белеп тә, белми дә калган яхшылыклары бик күп. Ул яхшылыкны эшли дә, оныта да белә иде. Кылган изгелегеңне сөйләп йөргәч, изгелек буламыни ул?!
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|