поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.08.2015 Фаҗига

Татарстанда өч яшьлек бала торттагы тимерчыбыкны йоткан

«Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны яки якыныгызны туган көнендә заказга ясалган торт белән сөендерергә җыенгансыз икән, аның гомерен куркыныч астына куярга мөмкинсез», – дип язган «Вконтакте» социаль челтәрендә Альбина Хәкимова.

Туган көннән – хастаханәгә
 
Альбина интернетта «Торты на заказ Набережные Челны «Сладкая радость» (материал әзерләнгән вакытта бу төркем ябылган иде инде) төркемендә улының туган көненә мультфильм геройлары – миньоннар белән бизәлгән тортка заказ биргән. Заказны Түбән Камадан администратор Айгөл Ибәтуллина (соңрак, Альбина язганча, фамилиясен Тортикова дип үзгәрткән) кабул итеп, Чаллыдан Рузанна исемле кондитерга тапшырган. Торт белән чәй эчкәндә, Альбинаның 2 яшь тә 10 айлык кызы тәм-томга беркетелгән баллы миньоннарның берсен ашаганда, тончыгып, елап җибәргән.
 
– Мин аның очлы әйбер йотканын аңлап алдым, соңыннан тимерчыбык икәнлеге билгеле булды. Баксаң, миньоннарның колаклары башына 3,5 сантиметр озынлыктагы ике очлы тимерчыбык кисәге ярдәмендә беркетелгән, әмма карап торышка, алар күренеп тормый иде, – дип язган Альбина.
 
Шуннан соң хастаханәдә баланың ашказаны-эчәк трактында чит предмет барлыгы ачыкланган. Дүрт көн стационарда ятып чыкканнан соң, тимерчыбык кисәге организмнан табигый юл белән чыккан.
 
– Куркыныч хәл булмыйча калып, безгә бәхет елмайды, дип исәпләсәк тә була. Тортны алганда, кондитер Рузанна тимерчыбык кулланганын әйтмәде. Киресенчә, аңарчы телефоннан барлык фигуркалар ашарга яраклы, алар мастикадан ясалган, балалар бик яратып ашый, диде. Җитмәсә, интернеттагы төркемдә куркыныч предметлар кулланылуы турында бернинди мәгълүмат та юк иде. Әмма бу вакыйгадан соң, икенче көнне мондый мәгълүмат «Тортикова»ның шәхси битендә барлыкка килде. Баланың туган көне шулай «күңелле» узды. Шуңа да тортны намуссыз затлардан алып, якыныгызның сәламәтлеген куркыныч астына куйганчы, йөз кат уйлагыз, – ди Альбина.
 
«Кондитер әйтергә тиеш»
 
Социаль челтәрләр аша тортка заказ ясау бик популяр бүген. Андый төркемнәр интернетта бик күп, ә анда теркәлүчеләр саны меңләп исәпләнә. Гадәттә, заказ болайрак башкарыла. Кеше торт ясаучы белән интернет яки телефон аша бәйләнешкә кереп, тортның нинди булырга тиешлеген (төсе, формасы, зурлыгы) хәл итә. Берничә көннән, әзер тортны тиешле урынга китереп бирәләр. Сатып алучы акчасын да алыш-биреш вакытында түли.
 
«Торты на заказ Казань» дип аталган икенче бер төркем дүрт ай элек кенә барлыкка килсә дә, анда инде 20 меңләп кеше теркәлгән. Җитәкчесе Карина Егорова сүзләренчә, кайбер фигураларны, әйтик, салават күперен тортка чит предмет кулланмыйча гына һич беркетеп булмый. Шул ук вакытта кайберләрендә андый предметларның кирәге дә юк. Карина әйтүенчә, миньоннарның вак өлешләрен үзара чиста су белән дә тоташтырып булыр иде.
 
– Кондитер әни кешегә чит предмет кулланылганын әйтергә тиеш иде. Әмма әни кеше дә киләчәктә уяурак булсын. Бәлки, заказлары күп булып, кондитер әйтергә оныткандыр, бу кеше факторына бәйле. Ни дисәң дә, кондитерның гаепле булуы көн кебек ачык. Һәрхәлдә, мондый тимерчыбыклар кулланылырга тиеш түгел. Аны башка әйбер белән дә алыштырырга була, әйтик, бала кечкенә шпажка кулланылган тортны авызына капса да, шунда ук сизеп алачак. Еш кына әзер фигуркаларны, юлда барганда төшеп китмәсен өчен, теш чистарткыч, таякчыклар ярдәмендә беркетәләр, – диде Карина Егорова.
 
Аның сүзләренчә, намуссыз кондитерны намуслысыннан аеру мөмкин түгел. Хәтта кайберәүләр, төркемдәге фотоларда башка кондитерлар пешергән тортны үзләренеке итеп күрсәтә. Интернеттагы уңай комментарий-бәяләмәләргә дә ышанып бетәргә ярамый: аларны йә кондитерның дус-ишләре язып калдырырга мөмкин, йә җитәкчеләр тискәре бәяләмәләрне бетереп ата торган була. Торт пешерүченең лицензиясе булуы да күңелсез очраклардан саклап калмаска мөмкин. Бердәнбер ысул – «сарафан радиосы»на колак салу, ягъни моңа чаклы тортка заказ ясап, канәгать калган таныш-белешләрдән белешү.
 
– Заказлы тортларны кайда ясыйлар һәм клиентлар ул урынны барып карый аламы? – дим.
 
– Төрлечә була: кемдер өендә эшли, кемдер бинаны арендага алып, кондитерлык цехы буларак куллана. Кешенең ул урынны килеп карый алу-алмавы җитештерүчедән тора, – диде әңгәмәдәшем.

«Торт түгел, гаилә җылысы мөһим»
 
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Рыбаченок «ШК»га белдергәнчә, тортта таякчык, тимерчыбык кебек азык-төлектән ясалмаган әйберләр куллану һич кенә дә ярамый. Тортка бизәлеш әйберләрен үзара азык-төлек сыекчасы (пищевой гель), махсус сироп белән тоташтырып була. Барлык продуктлар ГОСТ (дәүләт стандарты), техник шартлар яки СТО (стандарт организации) буенча җитештерелә, кайсы продукцияне әзерләгәндә нинди чимал кулланылырга тиешлеге турында махсус исемлек бар. Берсендә дә фигураларны беркетү өчен теш чистарткыч, тимерчыбык кулланырга мөмкин, дип язылмаган. Болай эшләгән җитештерүчеләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законны боза булып чыга.
 
– Роспотребнадзорга ризыкка чәч, җеп эләгү турында шикаятьләр килгәли, һәр очрак аерым өйрәнелә. Кулланучы товарның кайдан алганын, җитештерүченең атамасын – мәгълүматны мөмкин кадәр тулырак итеп күрсәтергә тиеш. Андый белешмә булмаса, без, җитештерүчене табып, тикшерү оештыра алмаячакбыз. Кулланучы, социаль челтәр аша бер белмәгән кешедән тиз бозыла торган әйбер алып, үзе гаепле инде. Сыйфат һәм куркынычсызлык ягыннан бернинди гарантия бирелми, кайда һәм кем тарафыннан әзерләнгәне дә билгесез. Кибеткә килгәч, товарның мәгълүматын, срогын җентекләп карарга кирәк. Интернет аша балага ризык алып бирү, минемчә, җавапсызлык, – диде Татьяна Рыбаченок.
 
ТНВ каналында «Ма­нзара» тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова кызы Таңсылуга заказга торт алганы юк, кирәк дип тә тапмый. Аның фикеренчә, балага туган көнендә әти-­әни җылысы, дусларының ки­лүе мөһимрәк. Дөрес, табын турында да онытып җибәрергә ярамый.
 
– Берсендә Таңсылу иптәш кызының туган көненә баргач, торт өстендәге курчакны көчкә чәйнәп йотты, пластилин кебек иде. Ашар өчен дип ясалмаган булгандыр инде. Кызыбызга җиде яшь тулган көнне, күбәләкләр төшерелгән торт сатып алып, җиде шәм куйдык. Таңсылу бик канәгать калды, – диде Ландыш.
 
Ике бала анасы Земфира Шәмсиева да өч яшьлек бала белән килеп чыккан хәлне коточкыч дип атады.
 
– Балаларыма беркайчан да заказка торт алганым юк, һәрчак үзем пешерәм. Заказ ясаган очракта да, игътибарлы булырга кирәк, – диде ул.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 27.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»