поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.08.2015 Мәдәният

87 яшьлек актриса Рауза Хәйретдинова: Картлык көнемдә ялгыз түгелмен (ФОТО)

Бу атнада Рөстәм Миңнеханов республикабызның үрнәк гаиләләрен Казан Кремленә җыйды. Сабыр, хезмәт сөючән, язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш юлыннан бергә атлаган парлар арасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән Бөек Ватан сугышы ветераны, фәлсәфә фәннәре кандидаты Нуретдин Ганиев та бар иде.

Алтмыш елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән мөхтәрәм парлар бәйрәм мәҗлесендә Рөстәм Миңнеханов белән бер табын артында утырды. Әлеге пар, 87 яшьтә булуларына да карамастан, яшьләргә хас оптимист һәм шаян.

 
Биш яшеннән сәхнәдә бии, җырлый башлаган Рауза Хәйретдинова Г.Камал исемендәге академия театрына алтмыш елдан артык гомерен багышлаган. “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә ролен унбиш ел башкардым, дүрт Булатны (Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгуть Имашев, Наил Әюпов) алыштырдым. Галиябануны да ун ел уйнадым”, - ди данлыклы сәхнә остасы.
 
Чыннан да Рауза Хәйретдинова бәхетле актриса гына түгел, бәхетле хатын да: аның янәшәсендә гомерлек юлдашы Нуретдины атлый. “Минем максатым – Раузаны яшәтү”, - ди Нури ага. Рауза апаның Ходайдан сорап алган гомер юлдашы бит ул! Яшьлегендә Нури чишмәсеннән су ташыганда: “И, Раббым, миңа хәерле гомер юлдашы, бәхетле тормыш насыйп итсәң иде!” – дип теләк теләгән Раузага чишмә исеме белән адаш булган Нуретдин туры килә. Ярты гасырдан артык иңгә-иң куеп яшәүче бу парга сокланырга гына кала. Әңгәмә вакытында да очынып-очынып сөйләүче театр ветеранын тыйнак, сабыр Нуретдин ага тулыландырып торды.
 
 
- Татар тамашачысы өчен “Зәңгәр шәл” - символик әсәр. Төп рольне башкаручылары да бик кадерле. Бүгенге Мәйсәрәләр турында ниләр уйлыйсыз?
 
- Гомерем буе җырлы төп рольләр башкардым. Спектакльдә җыр текстларга бертигез дәрәҗәдә үрелеп барырга тиеш. Һәр җырның үз фикере бар. “Галиябану” һәм “Зәңгәр шәл” дә бигрәк тә. Әлбәттә, театр яшьләрсез булмый. Миңа хәзер “Уйна!” дип әйтсәләр дә, сәхнәгә чыга алмыйм. Мәйсәрәне, Галиябануларны уйнаганда, алар минем яштәшләрем иде. Ул вакытта күңелең дә, йөрәгең дә алар фикере белән аваздаш була. Ясалма булып чыкмый. Уйныйм әле, дип түгел, образны йөрәктән чыгарып уйныйсың. Галиябану, Мәйсәрә, Мөршидә образлары шул вакыттагы хатын-кызларның үз-үзләрен тотышын чагылдырырга тиеш. Алар хәзерге яшьләр кебек, “комсомолка Гөлсара” шикелле, сикереп йөреп уйналмый. Элеккеге татар кызлары ике катлы яулык япкан, көлгән вакытта да авызны куллары белән томалаганнар, кычкырып сөйләшмәгәннәр. Ирләрнең яныннан түгел, аларны урап уза торган булганнар. Мин образларымны шул чорлардагы тәртипләр буенча башкара идем. Татар хатын-кызының ниндилеген уйнап күрсәтергә тырыштым. Чөнки, аз булса да, ул заманнарны үзем күреп калган кеше. Безнең авылга - күршегә килен булып төшкән Гөлнаһар апаны әле дә хәтерлим. Югары Ырга авылында яшәгән вакытта, сәке өстәл вазифасын да, йокы урынын да үти иде бит. Ул апа уртак табактан ризыкланганда каенатайга битен күрсәтми генә ашый иде. Әле хәзер дә аптырыйм: менә нинди булган безнең татар кызлары! Су алып кайтканда юлында ирләр очраса, ул икенче яктан урап уза торган булган. Утызынчы елларда әтиләрнең ничек укытып йөрүләрен, газаплы тормышларын күргән кеше бит мин. Хәзерге яшьләр ул газапларның бармак очы хәтлесен дә күрмәгән, күрергә язмасын да инде. Иң мөһиме: яшьләрнең укымаулары борчый, күбесе бернәрсә белән кызыксынмыйлар да. Укысалар-белсәләр, узган тормышны тасвирлаган рольләрне икенче төслерәк башкарырлар иде дип уйлыйм. Кычкырмыйча гына, күзләрен акайтмыйча, артык сикермичә генә уйнамыйлар шул. Ул заманнарда теш карасы дигән әйбер бар иде. Ак тешне күрсәтмәгән заманнарны беләм әле мин. Тормыштагы хәлләр бу! Сәхнәдән дә шул чорны күрсәтергә тиеш без. Аны әкият итеп карарга кирәкми, ул - безнең тарихыбыз. Хәзер элеккеге әсәрләрне заманчалаштырып куялар - мин моның белән килешмим һәм дөрес түгел дип саныйм. Драматург шул заманны язганмы - шулай сәхнәдән күрсәтелергә тиеш тә.
 
 
- Рауза апа, театрда көнләшүсез булмыйдыр, җитмәсә, сез төп рольләрне, җырлы матур рольләрне генә уйнагансыз бит әле...
 
- Театрда ансыз булмый, булды андый хәлләр. Мин бит авыл кызы, нечкәләнеп тора белмәдем: кешенең күзенә туры карап, битенә бәреп әйтә торган идем. Шуңа күрә минем белән бик булыша алмадылар. Мәскәүдән укып кайткан ГИТИСчылар – Гәүһәр Камалова, Шәхсәнәм Әсфәндияровалар һ.б. Шулар арасында мин - авылдан килгән кыз бала героинялар уйный башламасынмы? Көнләштеләр, әлбәттә. Бервакыт сәхнәгә чыгарга әзерләнәбез, мин - Мәйсәрә ролендә. Спектакльләребез әле иске бинабызда (хәзерге К.Тинчурин театрында, бөтен яхшы рольләрем һәм яшьлегем шул бинада узды) уйнала иде. Сәхнәгә чыгар минут җитте – баш яулыгым юк кына бит! Костюмер эзли, таба алмый. Карасак, Гәүһәр апаның башында минем яулык. Башыннан тартып алып, миңа китереп бирделәр. Сөйли башласаң, үзәккә үткәннәре дә шактый булды. Әмма сөйләмим, югыйсә, театр артистларын халык яратмый башларга мөмкин (көлә). Театрыбыз турында гел мактап гына сөйлим мин. Тамашачы барыбызны да яратсын дим.
 
- Сезне тырыш кеше, диләр. Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырыштан дигән сүз дә бар бит.
 
- Иҗат гомеремдә 130га якын роль уйнадым. Ул рольләрнең күбесе героинялар булды. Мин театрга килгәндә, иң яшь артистка идем. Инде хәзер иң карты. Әлбәттә, беренче мәлләрдә миңа бик ышанып та бетмәгәннәр иде. Җырлы образларга артистларны опера театрыннан чакыра торганнар иде. Галиябануга, мәсәлән Гөлшат Сәйфуллинаны чакырган иделәр. Ләкин ул бездә җырлый алмады, чөнки опера театрында үз партияләре бар иде. Шуңа Галиябануга мине чыгара башладылар. Баш режиссер Ширияздан Сарымсаков иде, ул чыгарды. Галиябануны башкарган актриса тамашачыга татарның моңын ишеттерергә тиеш.
 
 
- Бәхетле артист гына түгел, бәхетле хатын-кыз да бит сез. Ике йөкне бергә тарту җиңел түгел - Нуретдин абый әйбәт булгандыр инде?
 
- Артист хатын-кызларга тормыш иптәше табу бик авыр. Ирләре көнләшкәнгә күрә, бик күп хатын-кыз артистлар гаиләсез калды. Галиябану, Мәйсәрәләрне уйгаган чагында миңа егетләрдән кочак-кочак хатлар килә, сүз катучылар күп. Нурида көнләшү дигән гадәт булмады, чөнки ул комсомол секретаре булып эшләгәндә, театрга яшь тамашачылар алып килгәнлектән, театр дөньясын эчтән белә. Минем роль башкаруымны да аңлап эш итә иде. Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” спектаклендә иремне Равил Шәрәфиев уйный, роль буенча мин аның алдына менеп утырырга тиеш. Ничектер берсендә мин Шәрәфиевның алдына менеп утырмыйча гына уйнаганмын, өйгә кайткач эләкте үземә - Нуретдиным бирде кирәкне! “Нишләп әле син иреңнең алдына менеп кочакламадың?” – ди. Нури акчаны өйгә кайтара иде, нәрсә теләсәм, шуны алдым - сүз әйтмәде. Студентлар белән чыгып китеп тә акча эшләп кайта иде. Мине матур итеп киендерергә тырышты. Театрда иң матур киенүче дә мин булганмындыр. Нуриның яшь вакытта бер гадәте бар иде: ачуы чыкканда унбишәр көн сөйләшми. Минем характер кызу, бер әйтүдә бөтенесен әйтеп бетерәм дә, биш минуттан берни булмаган кебек йөрим, гафу үтенергә дә булдырам. Хәзер инде Аллага шөкер - бер-беребезне белеп бетердек шикелле.
 
- Мөхтәрәм яшькә җитеп тигез яшәп ятуыгызның сере, бәлки, кеше рәнҗетмәүдән дә килә торгандыр?
 
- Кешеләрне рәнҗетергә тырышмадым. Мин бит сугыш чоры баласы, бик яшьли әнисез калган ятим. Юклык заманында яшәгәндә кешелеклек көчле иде бит ул. Әнкәй-әткәй укытучылар булгач, алар янына киңәш сорап килүчеләр күп була торган иде. Берсен дә кире борып чыгармадылар. Мин дә шуларны күреп, күңелемә сеңдереп үскәнмендер. Нуретдин да бик ярдәмчел булды. Рәхмәт аңа!
 
- Бала тәрбияләү мәсьәләләрен дә искә алыйк инде.
 
- Безнең чорда бала үстерүләре, ай-һай, авыр булды. Декрет ялында 15 көнләп кенә утырганмындыр. Яшьлек тормышыбыз бик авыр вакытка туры килде. Аякка дисәң, аяк киеме юк, өскә дисәң ˜– өс киеме. Җиде кеше 11 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Аллага шөкер, вакыты җиткәч, уңайлы квартирларга күчеп яши башладык. Улыбызны үстерергә күршеләребез бик булышты. Маратыбыз күрше балалары белән бик дус булып, алар белән аралашып үсте. Безнең бала җитәкләп түгәрәкләргә яки музыка мәктәпләренә йөрергә, дөресен әйткәндә, вакытыбыз булмады. Бер безнең генә түгел, сәхнә кешеләренең барысының да балалары шулай үсә торгандыр инде. Бәхетебезгә, Марат йөзебезгә беркайчан да кызыллык китермәде. Ике оныгыбыз да, Аллага шөкер, тәртиплеләр. Марина оныгым артистка буласым килә дип йөргән иде. “Кызым, артист булу өчен осталык кына җитми, усаллык та кирәк. Талантың юк түгел, ә менә усаллыгың юк бит синең. Йомшак кешеләрне театрда таптап китәләр”, - дигәч уеннан кире кайтырга мәҗбүр булды…
 
Сүзем шул: мин артист тормышымнан бик канәгатьмен. Ә иң мөһиме: картлык көнемдә ялгыз түгелмен. Ә бит күпме ялгыз артистлар театрдан киткәч, нишләргә белми җәфа чигә, әллә ниләр эшләп бетә, юкка чыгалар. Минем уянып китсәм дә, янымда кеше бар. Яраткан тамашачыңның ихтирамын тоеп яшәү бер шатлык булса, Нуретдинның янымда бөтерелеп йөрүе икенче зур шатлыгым һәм бәхетем!
 
 
Сүзгә Нуретдин абый кушыла:
 
– Гаилә һәр кешегә бәхетле тормыш юлы узар өчен кирәк. Хатын-кыздан башка – ир кеше, ә ир кешедән башка хатын-кыз була алмый. Раузаны гомер буе яратып яшим, һөнәрен дә яраттым. Мин тугыз балалы гаиләдә үстем. Әти белән әни укымышлы кешеләр түгел иде, әмма миңа тиешле тәрбия биреп, олы юлга чыгардылар. Рауза белән икәү бер ул үстердек. Ике югары белеме бар, эчми, тартмый. Хатыны белән яхшы гомер итә. Ул да бездән үрнәк алгандыр дип уйлыйм. Киләчәк буынны үз мисалыңда тәрбияләргә кирәк, дип саныйм, – ди гаилә тормышы белән алтмыш ел гомер итүче героебыз.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 28.08.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»