|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2009 Җәмгыять
АТА ҮРДӘК «ГАШЫЙК ИТТЕ»Күптән түгел яңа фатирга күчтек. Яңа йортыбыз каршысында балалар бакчасы буласын белгәч бик сөенгән идек, ләкин иртәрәк шатланган булып чыктык. Кризис бакча язмышына да йогынты ясады. Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, төзелеш тоткарланачак икән. Без күчеп килгәнче үк, балалар бакчасы буласы урынның балчыгын алып, нигез өчен җир әзерләгән булганнар. Бу урынга көздән су җыелып, көннәр салкынайту белән, балаларга уйнар өчен менә дигән шугалак ясалды. Кыш буе сабыйлар рәхәтләнде генә. Табигатьтә яз хакимлек итә башлагач, бозлык кабат суга әйләнде. Тәрәзә каршысында чыр-чу уйнаган сабыйлар тавышы тынды.
Быел яз үзенчәлекле килгәнгәме, күңелдә ниндидер бер моңсулык хасил булды. Тәрәзәнең тышкы ягындагы шыксыз ачы җил язны тоткарлагандай итте. Нәкъ менә шундый ямьсез бер кичтә тәрәзәдән «күл» өстен күзәттем. Ачы җил су өстенә сызып-сызып нидер яза. Үзем дә сизмәстән, әлеге язуларны укырга тырышып, суга карыйм. Җил сызган юллар аша хәрефләр танырга омтылам. Тукта ни бу? Безнең «күл»дә пар үрдәкләр йөзә түгелме? Үз күзләремә ышанмыйча торам. Юк, ялгышмаганмын, пар үрдәкләр. Җилгә каршы йөзеп, безнең йортка якынлашалар. Үзләре су өстеннән нидер эзлиләр. Йортыбыз яныннан кешеләр үтә башласа, кире «күл» эченәрәк керәләр. Аяк тавышы тынса, кабат безнең тарафка йөзәләр. Шушы мизгелдә бар проблемаларым, аруларым, күңелсез уйларым үзеннән-үзе юкка чыкты. Бар җиһанга яз сулышы таратырга теләгән сыман ачы җил белән көрәшә-көрәшә йөзүче үрдәкләр бик жәл тоелды. Без рәхәтләнеп җылы фатирда утырабыз, ә алар суыкта җим эзли, дигән уй башыма керде. Тиз генә кухняга чыгып, ипи алдым да үрдәкләр янына ашыктым. Чыгуга тәнемне җил куырып алды. Урамга чыккач, үрдәкләрне жәлләвем тагын да артты. Мине күрүгә, алар кабат эчкә таба йөзеп киттеләр. Ипине су өстенә ыргытып, җылы фатирыма юнәлдем.
Икенче көнне алар кабат «күл»гә килде. Мин янә ипи төшердем дә фатир тәрәзәсеннән ашаганнарын карарга керештем. Алда ана үрдәк, аның артында атасы… Бу парны мин бик кызыксынып күзәттем. Чөнки… бик күп ирләрдә булмаган сыйфатларны мин «күл» өстебезгә килеп кунаклаган ата үрдәктә таптым. Ата үрдәк, анасыннан алга китеп, ник бер ипи кисәген капсын. Сөйгәненең алдында ипи кисәкләре бетсә, томшыгы белән янәшәсендә булган азыкны аңа таба җибәрә. Өченче, дүртенче, бишенче… көннәрдә дә хушым китеп шушы күренешне күзәттем. Һәм ата үрдәккә чынлап торып гашыйк булдым. Без – хатын-кызлар эзли торган «яр». Бу «ир»не күргәннән соң, тәмам йокыдан калдым. Күзне генә йомам, су өстендәге үрдәк күз алдыма килә. Моңа кадәр бер генә «ир заты»на да шулай гашыйк булганым юк иде бугай минем.
Ата үрдәк кебек гаиләсе өчен янып яшәүче ирне каян табарга? Менә ике айдан артык минем күңелне шул сорау бимазалый. Гомумән, бармы икән алар, дип тә уйлап куям. Таныш ир-атлар арасыннан ата үрдәк кебекләрне барларга керештем. Саный торгач, кул бармакларына сыярлык ир солтаннарын таптым. Кызганыч, бик сирәк икән бит алар. Гаиләсе өчен янып торучы, хатынына, балаларына җил-яңгыр тидермичә яшәтүче ирләргә күз генә тия күрмәсен! Мондый ирләр барлык хатын-кызларга да тәтеми шул. Бүген күпчелек ханымнар гаиләне үзләре өстери. Ә ирләр хатыннары җилкәсенә шулкадәр матур итеп «менеп кунаклаганнар», төшәргә уйламыйлар да. Иртән хатыннар балаларын җитәкләп бакчага, мәктәпкә илтә, аннан эшкә чыгып чабалар. Кичен кайтканда бер кулда бала, икенчесендә ирне ашатырга азык-төлек. Менә шулай итеп хатыннарның гомере үтеп тә китә. Ярый ла, эшләгән акчаларын алып кайтып бирсәләр, күпчелеге хатыннарына тиенләп кенә өлеш чыгара. Балаларын, хатыннарын ташламыйча, җәберләмичә яшәсәләр, бер хәл әле. Кайберләре гомер иткән ярын, балаларын башка хатынга алмаштырырга да күп сорамый бит аның. Вакыт узып, тормышның кайда да бер икәнен аңлагач, гаиләсенә кире кайтырга бик талпынып карый ул. Әмма аны, хатыны гафу итсә дә, буй җиткән балалары кичерми инде. Ай саен җибәреп торган алимент акчасын бала берничек тә әти назына, әти киңәшенә алмаштыра алмый шул. Ә ирләр, акча түләп торгач, шул җитә, дип уйлый. Алимент акчасын түләмәүчеләр дә җитәрлек. Алары ни йөз белән картаймыш көнендә баласы янына киләдер, бу хакта минем башым уйлап бетерә алмый. Ә чын ирләр тормышта нинди генә хәлләр килеп чыкса да, беркайчан да хатыннарын, балаларын ташламый.
Менә шулай, безнең күп кенә ирләребез гаиләләрен ата үрдәк кадәр дә кадерли белмиләр.
Ә аларда ата үрдәк сыйфатларын ничек тәрбияләргә икән?!
Әнисә ФӘХРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|