|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2015 Фаҗига
Татарстанда парашютчы ханым вафат булганРоссия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Минзәләдә парашютчы ханым үлеме буенча җинаять эшен тикшерә, дип хәбәр итә РФ ТКның ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте. РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 2 нче часте (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләрне күрсәтү) буенча җинаять эше кузгатылган. 23 нче август көнне иртән, Минзәләдә аэроклуб территориясендә парашюттан сикергәндә, 38 яшьлек ханым сикереп төшеп имгәнә, берничә сәгатьтән соң ул хастаханәдә җан бирә. Ханым аэроклубта 2013 нче елдан бирле шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта аэроклуб эшчәнлеге турында документлар алынган. Сикергән вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә җинаять эшен тикшерү кысаларында юридик бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
--- |
Иң күп укылган
|