|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2015 Җәмгыять
Бал ит бәясеннән йөрергә тиешБүген күпләр сатып алган балларының сыйфатсыз булуыннан зарлана. Кибетләрдә сатылганы да күп вакытта үз исемен акламый. Бу хакта белгечләр дә чаң суга. Алар “Умартачылык турында”гы законга үзгәрешләр кертергә кирәклеген белдерә. Умартачылар бары тик сыйфатлы бал гына сатарга тиеш, ди алар. Бөтенроссия Умартачылык берлеге президенты Ольга Чупахина сүзләреннән аңлашылганча, кибеттә сатыла торган яхшы бал янәшәсендә ясалмасы да булырга мөмкин. Андый балны ярминкә, базарларда да очратырга була. Бу хакта күпме генә сүзләр алып барсак та, барыбер алдыйлар. Ольга Чупахина белдергәнчә, ясалма балда файдалы матдәләр азрак була, ул тәме белән дә аерыла. “Мондый бал белән берәү дә агуланмый, әмма аның файдасы юклыгын да истән чыгармыйк”, – ди белгеч. Халыкны сыйфатлы бал белән тәэмин итү максатыннан, ул Дәүләт Думасына тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, бу эшне ныклы күзәтү астына алучы иҗтимагый оешма булдырырга кирәк. Умарталыкларда җитештерелгән балның сыйфатын тикшереп тору өчен махсус паспортлар кертергә кирәклеген ассызыклый ул. Шул ук вакытта чәчәкле үсемлекләрне дә теләсә нинди агу-химикатлар белән эшкәртүне тыярга кирәклеген белдерә. Кайбер умартачылар сыйфатсыз дару-препаратлар белән эш итә, аларны куллану технологиясен дә сакламый, нәтиҗәдә бал составы үзгәрә, табигать нигъмәтендә антибиотиклар, авыр металлар күләме сизелерлек арта, дип чаң суга. Умартачыларны бер йодрыкка туплап торучы берлек барлыкка килсә, лаборатор тикшерүләр алып бару мөмкинлеге дә туар иде дигән фикердә белгеч. Чыганакларга күз салсак, Россиядә җитештерелгән балның 90 проценты шәхси хуҗалыкларга туры килә. Ә аз санда умарта тотучылар сәүдә үзәкләренә ялгызлары гына үтеп керә алмый. Алар, балларын кая куярга белмәгәч, алыпсатарлар белән эшләргә мәҗбүр. Тик умарталыктан киткән бал башка кулларга кергәч, аның ниләргә дучар булуы сатып алучыларга караңгы. Сәүдә нокталарына барып җиткәнче, аның составы үзгәрергә дә мөмкин. Чупахина исә умартачыларны берләштерүче берлек булса, алар үз балларын турыдан-туры сәүдә челтәрләренә дә кертә алачак дигән фикердә. Балны да күп күләмдә җитештерә алачакбыз, ди. Әмма Россия умартачылар берлеге җитәкчесе Арнольд Бутов, законга үзгәрешләр кертмичә дә, кайбер проблемаларны хәл итәргә була, ди. Аның фикеренчә, үз умартачылыгы булмаган кешеләргә бал сатуны тыярга кирәк. “Ярминкә, базарларга барсаң, анда бөтенесе диярлек алыпсатарлар, – ди белгеч. – Бүген күп кенә фермерларның чит өлкәләргә барып сату итәргә җае да, вакыты да юк. Аларга үз җирлекләрендә мөмкинлекләр булдырырга кирәк”. – Россиянең күпчелек төбәгендә дәүләт карамагында эшләүче махсуслашкан умартачылык идарәләре калмады, – ди республиканың Умартачылык буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Нәбиуллин. – Бездәге кебек оешма тагын Башкортстанда бар. Татарстан районнарында да, Казанда да җәмәгать оешмалары эшли. Чупахина безнең тәҗрибәне бөтен Россиягә таратмакчы. – Тиздән республикада көзге ярминкәләр башлана, – ди Ринат Нәбиуллин. – Кушылмаларсыз булган сыйфатлы балны умартачылар кулыннан алырга теләүчеләр шунда килсен. Ул һәр шимбә саен булачак.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|