|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2015 Ир белән хатын
Чит ир белән йокларга туры киләчәкСезгә сәер бер тарих бәян итәргә булдым әле. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк. Анысы сезнең ихтыяр. Рамил белән Рамиләнең танышуы сәер генә килеп чыкты. Электричкага билеп алмыйча, куян кебек качып йөри торган чаклары. Тикшерә башласалар, бер вагоннан төшәләр дә, икенчесенә керәләр. Чөнки хезмәт хакы түләмиләр. Акчаны әле сыр, әле май белән бирәләр. Билетны сыр белән май биреп алып булмый бит инде! Рамиләнең дә билеты юк. Контролер якынлашуга йөрәге жу итеп китте. Алланың рәхмәте, бер егет аның өчен түләде. Кыз оялып кына рәхмәт әйтте. Алар икесе дә Казанда укыйлар икән бит! Менә шулай танышып китеп алар аерылгысыз дуска әйләнделәр. Тора-бара мәхәббәтнең дә иң көчлесе кабынды. Исемнәре дә килешеп тора ич! Шактый вакыт аралашып йөргәч, Рамилә Рамилнең авылда күптән очрашып йөргән кызы булуын, аның белән хәзер аерылышуларын белде. Чыбыксыз телефон аркылы теге кызның бик өзгәләнүен дә әйттеләр. Әмма Рамиләнең моңа исе китмәде. Хатыны булмаган ич әле ул! Ташлашсыннар! Рамиләнең гаебе булмаса да, аңа ире янында да, чит ир каршында да бик тә читен иде. Ләкин аны Рамил: “Бу хакта син дә, мин генә беләбез, ә бу ир бүтән юлыбызда очрамаячак. Шуңа күрә чит кеше эзләдем дә инде”, – дип юатты. Алар ял итеп кайттылар. Рамилә авырга узган иде. Рамил шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде. Хатынына ни теләсә, шуны алып ашатты, ярдәм итте... Поездда булган хәлне онытырга, бу хакта авыз ачмаска кушты. Рамилә тупырдап торган кыз бала алып кайтты. Ул бик тә әнисенә охшаган!
Рафилә ФӘТТАХОВА |
Иң күп укылган
|