|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2015 Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов: Авыл халкының тормышы шәһәрнекенә тиң булырга тиешТатарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика район һәм шәһәрләренә эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Кичә ул Теләче, Саба һәм Кукмара районнарында булып, әлеге җирлекләрдә Президент программаларының үтәлеше белән танышты. Беренчеләрдән булып, Татарстан лидеры Кукмара районында булды. Ул биредә өр-яңа “Созвездие” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Район үзәгендә калкып чыккан әлеге бакча 260 урынга исәпләнгән. Кукмара районында демографик торышның шактый алга киткән булуын исәпкә алганда, аның әһәмияте бермә-бер арта. Кукмара тагын бер балалар бакчасына баеды - Район үсә, камилләшә. Нәтиҗәдә, биредә балалар бакчаларына, фельдшер-акушерлык үзәкләренә ихтыяҗ барлыкка килә. Безнең төп максат – авыл халкының шәһәрдә гомер итүчеләр белән бер дәрәҗәдә яшәвен тәэмин итү. Нәкъ менә шуңа күрә республикада авылларны үстерүгә корылган программалар тормышка ашырыла да инде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы халкына мөрәҗәгать итеп. Әйтергә кирәк, “Созвездие” балалар бакчасын төзү эшчәнлеге якынча бер ел элек башланып киткән булган. Әлеге эшчәнлеккә республика бюджетыннан якынча 141 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быел республикада барлыгы 75 яңа бакча калкып чыгарга тиеш. Моңа кадәр республикада бер ел эчендә бу кадәр күп санда балалар бакчаларының ачылганы булмаган әле. Билгеле булганча, быел Кукмара районы үзәк хастаханәсендә дә ремонт эшләре башкарылды. Рөстәм Миңнеханов биредә булып, төзекләндерелгән бала тудыру бүлеге белән танышты, аннары исә биредәге фельдшер-акушерлык үзәгендә булды. Хастаханәдә ремонт эшләре агымдагы елның июль аенда башланып киткән булган. Бала тудыру йортын ремонтлау өчен республика бюджетыннан барлыгы 17,9 миллион сум акча бүленгән.. Хәер, Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре моның белән генә тәмамланмады әле. Ул Кукмара халкы белән очрашып, алар белән әңгәмә корды, теләк-тәкъдимнәрен тыңлады. Мәдәният йорты янәдән ачык Аннары исә Татарстан лидеры Теләчегә юл тотты. Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында мәдәният йорты ачылу исә биредә гомер итүче һәркем өчен зур вакыйга булгандыр, мөгаен. Ник дигәндә, моңа кадәр биредә клуб гомумән дә эшләмәгән. Мәдәният йорты урнашкан бинаның тузган хәлдә булуы төрле чаралар уздыруны берничә елга (!) туктаткан, хәтта... Республикада тормышка ашырыла торган “Авыл мәдәният йортлары” программасы кысаларында исә биредә өр-яңа клуб калкып чыккан. Әлеге 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты бинасында фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак. - Авылларны саклап калу һәм үстерү өчен биредә кибетләр, мәдәният йортлары булдыру кирәк. Юллар салу һәм халыкны эш урыннары белән тәэмин итү аеруча мөһим максатлар рәтендә карала. Теләче районындагы уңай үзгәрешләрне күрү сөендерә. Төрле авырлыклар булуга карамастан, авылларны үстерү буенча программаларның барысы да уңышлы эшли, - дип ассызыклады Татарстан лидеры үзенең чыгышында. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бу - Теләчедә “Авыл мәдәният йортлары” программасы кысаларында төзелгән дүртенче клуб.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|