|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2015 Җәмгыять
Соцпакетмы, акчамы — карарны уйлап кабул итКеше үзенең кайчан авырып китәчәген төгәл белми. Төрле хроник чирләрдән интегүчеләргә кыйммәтле дәвалану көтмәгәндә дә кирәк булырга мөмкин. Нәкъ шуның өчен илебездә таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү (ОНЛС) программасы гамәлгә ашырыла. Әмма күп кенә инвалидлар алдагысын уйламый – шул рәвешле бөтен системага зыян салына. 2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Ел саен федераль ташламаларга ия категорияләр – барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта катнашучылар социаль хезмәтләр җыелмасын ни рәвешле файдалану турында карар кабул итә. Алар йә натураль ташламалар сайларга, йә билгеләнгән сумманы акчалата алырга хокуклы. Федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар исәбеннән исәпләнә. Димәк, соцпакет сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра. Әмма күпләр соцпакеттан баш тартып, акча алу ягын карый. Уйлап карасаң, әлеге акча белән әллә ни баеп булмый. Соцпакеттан баш тартучылар аена 716,40 сум, ягъни елына 8596,8 сум күләмендәге сумманы кулга ала. Әмма шул рәвешле программага зур зыян килә. Бушлай дарулар белән тәэмин итү программасы иминият принцибына нигезләнгән. Бу башлангыч табибларга авыруларны дәвалауда зур мөмкинлекләр ачарга тиеш иде. Кыйммәтле дәвалауга мохтаҗларга да ярдәм итү мөмкинлеге туа бит. Әмма медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, кеше дарулардан баш тартып, акчаны кулга алуны хуп күреп, программаның нәтиҗәлеген бермә-бер киметә. Безнең иректә булса, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акча алу мөмкинлеген бетерер идек - сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре йөрәк сыкравы белән шулай дип белдерә. Кеше үзенең кайчан авырып китәчәген төгәл белми бит – димәк, дәүләт социаль пакетның теләсә кайсы көнне кирәк булып чыгуы бар. Үзенә кирәк булмаса исә, бу акчалар кешенең якыны, туганы өчен мөһим булырга мөмкин, ди белгечләр. Өлкәннәр, инвалидлар социаль пакеттан файдаланыргамы яки аннан баш тартыргамы дигән карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итә ала. Инде аннары ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмый. Әмма бик еш социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләр мәсьәләгә бик җиңел карый. Кинәт кенә авырып китеп, социаль пакеттан нигә баш тартуына үкенүчеләр исә ел саен очрый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына уйланмаган карары өчен үкенгән 100ләгән кешенең хаты килә. Ләкин карар инде кабул ителгән һәм аны елына бер тапкыр гына үзгәртеп була. Мисал өчен, елына шикәр авыруын дәвалау чыгымнары: 1. 1 тип шикәр авыруы - 23 меңнән алып 53,7 мең сумга кадәр; Психик авыруларны дәвалау бәясе: 1. Шизофрения - 101,3 меңнән алып 237 мең сумга кадәр; Онкологик чирләрне дәвалау: 1. Күкрәк бизе яман шеше – 1,4 мең сумнан алып 1 млн. 265 меңгә һәм югарырак; Бронхиальной астманы дәвалау 3-32 мең сумга төшә. Халыкның психологиясе бик гади: авырмасам, социаль пакеттагы акчаларым җилгә очачак дип борчыла кеше. Табиблар исә гражданнарны алдагысын уйларга үгетли. Социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартып, чир көчәеп киткән очракта, кыйммәтле даруларны инде бушлай алып булмаячак. Ай саен дәвалауга дистәләгән-йөзләгән мең сумлык дарулар таләп ителгән очракта, акчалата алынган ярдәм ташка үлчим булачак. Искәртеп узабыз, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын кире кайтару өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының территориаль бүлекчәсенә барып гариза язарга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|