|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2015 Яңа китаплар
Миләүшә Шиһабиева, Гүзәл Зиннәтова. Уйный-уйный өйрәнәм. Әвәләп ясыймӘлеге китап балалар бакчалары программалары һәм Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартына (ФДББС) нигезләнеп төзелде. Ул, ике-өч яшьлек балалар белән шөгыльләнү өчен, әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Җыентык нәниләрне әвәләп ясау эшчәнлеге (пластилин, тозлы камыр, балчык кебек материаллар белән башкарыла торган эш-гамәл) белән кызыксындыру, баланың яшь үзенчәлегенә туры килә торган күнекмәләр формалаштырырга булышу максатыннан төзелде. Әвәләп ясау шөгыле өлкәннәргә баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә (бусы иң мөһиме!) баланың үз-үзенә ышану көче тәрбияләнә.
--- |
Иң күп укылган
|