поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.05.2009 Хатлар

БИТАРАФЛЫК

Язгы көннең матурлыгына сокланып бакчада шактый кайнаштым. Ниһаять, өйгә кереп телевизорны кабыздым да, диванга урнашып яңалыклар карый башладым. Тәрбиягә алган кечкенә малайны әнисе кыйнап үтергән... Көпә-көндез подъезд төбендә кеше үтереп киткәннәр. Беркем берни күрмәгән, берни ишетмәгән... Соңгы вакытта тормышыбызда җинаять артуына битарафлык та сәбәптер бәлки?

Чаллыга баргач булган бер вакыйганы оныта алмыйм. Кибетләрдә йөреп, туганнарга кайтып барам. Кинәт янымнан озын буйлы яшүсмер йөгереп үтте. Аның артыннан кечерәк буйлысы йөгерә:

 

– Тетя, помогите, он отнял мои кроссовки!

 

Хәзер инде өчәү йөгерәбез. Үзем йөгерәм, үзем:

 

– Стой, отдай его кроссовки! – дип кычкырам.

 

Бик тырышсам да биек үкчәле туфлиләр белән озын буйлы үсмерне куеп җитеп булмый шул. Шулай да өметемне өзмим, йөгерәм, бәлки егет кисәге куркып, кроссовкаларны ташлап китәр дип өметләнәм.

 

Шулай куышып автобус тукталышына якынлаштык. Эчкә җылы керде: тукталышта кеше шактый, җинаятьчене бергәләп эләктерербез дип уйлыйм. Бөтен көчемне җыеп тизлекне арттырам һәм кулларымны болгап тукталыштагыларга кычкырам:

 

– Задержите его, задержите хулигана!

 

Ник бер кеше игътибар итсен, ник берсе баскан урыныннан селкенсен! Яшь җинаятьчегә шул гына кирәк тә: йөгереп барды да кузгалып бара торган автобуска сикереп менде.

 

Түзмим, татар икәнлекләре кыяфәтләренә чыккан ике хатынга мөрәҗәгать итәм:

 

– Кычкыра-кычкыра йөгергәнне күрдегез бит, нигә автобусны булса да тоткарламадыгыз. Бу баланың кроссовкаларын талап алган бит ул, – дим һәм ...егылып китәрлек җавап ишетәм:

 

– Синекен алмаганнар бит. Күп чабулап йөрсәң түбәңә дә биреп китәрләр!

 

Үзем дә елардай булып кроссовкасыз калган балага карыйм. Сабыйның яшьле күзләрендә әрнү, гаҗизлек. Еллар үтәр, бу малай үсеп егет булыр, бүгенге кайгысын онытыр, тик үзеннән көчсезләр ярдәм өмет итеп ялварулы күзләрен аңа төбәсәләр нишләр икән ул – әйтүе кыен.


Әминә ВӘҖЕТДИНОВА,Актаныш, Такталачык
Татарстан яшьләре
№ 63 | 23.05.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»