|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2015 Ир белән хатын
Кыйналып яшәү нигә кирәк?Беркөнне урамда коточкыч күренешнең шаһиты булдым: бер ир дус кызлары белән аралашып утырган мөлаем гына бер хатын янына йөгереп килеп, берне "кундырды" да, җир буйлап сөйри башлады. Соңыннан кибеттә сөйләшкәннән ишеттем, имеш, хатыны ире эштән кайтышка өйдә утырырга тиеш булган. Хатынының ишегалдында дуслары белән сөйләшеп утыруы моның җен ачуын чыгарган. Мондый хәлләр өйдә генә, кеше күрмәгәндә генә буладыр, дип уйлый идем мин. Әлбәттә, ир һәм хатын проблемасы күпме генә сөйләсәк тә, гомер буена актуаль булып калачак. Ләкин бу дәрәҗәдә мыскыл ителүгә түзү - акылсызлык... Бу пар да яратышып өйләнешкәндер инде. Бу ир кисәге очрашып йөргән чакта сөйгәненә бик күп ягымлы сүзләр әйткәндер, бүләкләр биргәндер. Ә туйдан соң алыштырып куйган кебек: "яраткан" ир кул күтәрә башлый! Ни өчен ирләр хатыннарын кыйный? Күпләр "кыйный, димәк, ярата" дип еш әйтә. Әгәр "ярату" төшенчәсе кыйналу белән аңлатыла икән, "яратмау" сүзе ничек була икән соң алайса? Юк шул, "ярату" - бөтенләй башка төшенчә, ике гашыйк йөрәкнең мәхәббәт утында януы, шушы хисләрне гомер буена саклавы, бер-берсенә хөрмәт күрсәтүе ул... Бу язмада ирләрнең күл күтәрү сәбәпләрен ачыкларбыз, ә инде мондый хәлгә төшкән хатын-кызлар бераз уйлансын иде, үз кадерләрен белә башласын иде. Беренчедән, ир хатынының артык иреккә чыгуына түзә алмыйча, тормыш чәчәгенә кул күтәрә башларга мөмкин. Хатын-кыз эшендә зур үрләргә ирешсә, тышкы кыяфәте белән йолдызларга охшап калса, ир кешегә бу үгезгә кызыл сөлге күрсәткән кебек тәэсир итәчәк. Ул үзен чын хуҗа итеп хис итәргә теләячәк һәм хатынының мөстәкыйльлегеннән үч алачак. Икенчедән, ирләр көнләшүдән хатынын кыйный. Әйтик, хатыны әз генә кыскарак итәк кисә дә, урамда күршесе белән сөйләшеп торса да, ире үзенә урын таба алмый башлый. Бу очракта сорау алу башлана: кем өчен матурланасың, синең сөяркәң бармы, син фахишә һ.б. Нәтиҗәдә ул хатынын "акылга утырта". Өченчедән, кайбер ирләр эштән кәефсез кайтып, бөтен ачуын хатыныннан ала. Шул рәвешле, үзенең көчле булуын күрсәтергә тырыша. Өенә исерек килеш кайткан ирләр турында артык сүз әйтеп булмый, чөнки аларның эш-гамәлләре акылга буйсынмый, булган хәлләрне исә икенче көнгә гомумән онытачак. Әгәр дә ир һәм хатын сүзгә килсә, ире хатынын елату максатыннан тотып кыйнарга да мөмкин. Сүз уңаеннан, кайбер ирләр хатыны елагач, тезләнеп гафу үтенә башлый. Монысы бөтенләй сәер... Статистикага күз салсак, Россиядәге гаиләләрнең 20%ында ирләр хатыннарын даими рәвештә кыйнап тора, 30%ында ир кеше бер тапкыр булса да хатынына кул күтәргән һәм бары тик 20%ында гына ирләр хатыннарына бармак белән дә тимәгән. Коточкыч статистика, шулай бит? Күп кенә очракта әгәр ир хатынына кул күтәрә икән, димәк, аның психикасы яисә нервлары белән проблемалары бар. Кайвакыт ир кешенең кискен холкы кыйнауга сәбәпче була. Хатын-кыз гаепле булган очраклар да була, тик бик сирәк. Барысын да аек акыл белән уйлагыз, "бер-ике тапкыр борынымны сугып сындырды" дип фикер йөртмәгез. Хатын-кыз кыйналуга түзеп яшәргә тиеш түгел. Балалар хакына дип түзеп яшәүчеләр бар. Ул чакта "балаларыгызның әнисез калуыннан куркыкмыйсызмы?" дип сорар идем. Аннан соң балаларга әниләренең кыйналуын күреп үсү дә ярамый, үскәч үз хатынына кул күтәрүе бар. "Ирем үзгәрер" дип өметләнү дә бушка, гел кыйнап торган кеше үзгәрмәячәк. Аерылып китүдән куркырга кирәкми. Беренче вакытта авыр булачак, әти-әни, дуслар ярдәмгә килер, социаль яклау бүлеге дә ярдәм итми калмас. Ләкин сез ирекле булачаксыз һәм тормышыгыз да һичшиксез җайланыр! Үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз, хатыннар!
Йолдыз МУСИНА |
Иң күп укылган
|