поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.05.2009 Мәдәният

«НӘҮРҮЗ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

3-5нче июнь көннәрендә Казанда Төрки халыкларның IХ “Нәүрүз” театр фестивале узачак. Чираттагы “Нәүрүз” фестивале төрки халыклар өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булырга тора. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы фестиваль программасында төрки телле курчак театрлары һәм ачык мәйданда уйналучы спектакльләр көтелә. Моннан тыш, фестиваль кысаларында төрки халыкларның милли драматургиясе һәм режиссурасы хакында түгәрәк өстәл һәм төрки дөньяның әйдәп баручы театр әһелләре белән мастер-класс чаралары үткәреләчәк. Алга таба фестивальнең программасы һәм нигезләмәсе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“НӘҮРҮЗ” ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ

ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ ҺӘМ РЕПЕРТУАРЫ

3-5 июнь 2009

 

 

 

2 ИЮНЬ

19.00

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында (Зур сәхнә)

Фестиваль кунагы – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры (Татарстан, Минзәлә ш.);

«Мөһәҗирләр» – Мәхмүт Галәү. Драма

Режиссер – Ринат Әюпов

Вакыйгалар 100 ел элек, 1897 елда бара. Көчләп чукындырудан куркып,бер төркем татарлар Төркиягә качалар. Алар чит җирләрдә яңа тормыш башларга тырышалар, ләкин яңа Ватанның назы үги ананыкы төсле саран буласын аңлаган мөһаҗирләр, кире Рәсәйгә юл тоталар. Төркиядә яраткан хатыны Саҗидәне җирләгән Сафа да кайтырга чыга. Тик туган илләрдә аны ни көтә соң?!

 

3 ИЮНЬ

12.00

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

Фестиваль кунагы – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры (Казан ш.);

«Король Лир» – Уильям Шекспир. Драма

Режиссер – Ринат Әюпов

«Король Лир» – Шекспирның иң драматик пьесаларыннан берсе.  Нинди дә булса милекне бүлү (шәхси милекме ул, яисә дәүләтнекеме) драматик хәлләргә: кан коюга, үлемгә һәм сугышка китергән заманда – безнең көннәрдә дә – пьесаның сюжеты актуаль булып кала. Илен, дәүләтен өч кызына тапшырып ялга туктарга җыенган карт король тарихы ялгышу  һәм үкенү трагедиясенә әйләнә.

 

12.00

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бинасында

Башкорт дәүләт курчак театры (Уфа ш.);

«Тере су» – Фәрдия Алибаева. «Таз батыр» башкорт халык әкияте буенча

Режиссер – Гөлнара Вәлитова

Хәзерге заманның шук малайлары әкият иленә килеп эләгәләр. Аларның берсе – Акылбай, икенчесе – Алтынбай һәм өченчесе Таз батырга әйләнә. Бу өч бертуганга тере су табу өчен бик күп маҗаралар аша узарга  туры килә. Әкиятнең үгет-нәсихате: табигать белән гармониядә яшәү, бер-беребезне саклау, хаталарны таный белеп, аларны вакытында тезәтү...

 

15.00

В.Качалов исемендәге Казан Академия рус Зур драма театры бинасында

Азербайҗан дәүләт яшь тамашачылар театры (Баку ш.);

«Сихерче пәри» – Абдулрагим Бек Ахвердиев.

Режиссер – Ниджат Кязимов   

Әзербайҗан классик театр сәнгатенә нигез салучы Абдулрагим Бек Ахвердиевнең “Сихерче Пери” пьесасы иң яхшы әсәрләренең берсе. Спектакльдә Яхшылык (Фәрештә) һәм Явызлык (Иблис) арасындагы туктаусыз көрәш тасвирлана. Төп героиня Пери, үзенең ире һәм җирдәге барлык ирләргә үч итеп Иблис белән килешү төзи. Шул көннән гүзәл Пери – Сихерче Перига әйләнә. Спектакль символларга бай.

 

15.00

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

Якут мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Этюд» студент театры (Якутск ш.);

«Өмет белән юанганнар» – Николай Лугинов. Метафора-спектакль

Режиссер – Ольга Стручкова

Хәзерге заман өчен иң актуаль проблемаларны күтәргән бу спектакльдә ике дөнья яши: кешеләр һәм этләр дөньясы. Беренче карашка алар параллель кебек, ләкин игътибарлы тамашачы бу дөньяларның кисешү ноктасын табачак. Кешеләр бары тик үзләре турында гына уйлыйлар, табигатькә, әйләнә-тирәләренә саксыз карыйлар. Әмма спектакльнең финалында яшьләр кешенең дөнья каршындагы бурычын аңлап, бары тик изгелеккә омтылыр, табигать һәм җәнлекләрне кайгыртып яшәр дигән өмет чаткылары уяна.

 

19.00

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында (Зур сәхнә)

Фестивальне ачу тантанасы

 

21.00

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында (Кече сәхнә)

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры (Оренбург ш.);

«Без унике кыз идек» – Аяз Гыйләҗев. Драма

Режиссер – Рөстәм Абдуллаев

Мәктәп елларында дус булып унике кыз яши. Чыгарылыш кичәсендә әлеге дуслыкларын онытмаска, бер-берсе белән элемтәләрне өзмәскә ант итәләр алар.  Үзенең шатлыклары, кайгылары белән бөтенләй башка тормыш башлана. Дус булып яшәгән унике кызны язмыш җилләре төрлесен төрле якларга тарата. Кемдер Германиядә, кайсыдыр, хәтта, Африкада төпләнеп кала. Тыныч кына барган тормышны кинәт кенә дуслары Наиләнең үлеп китү хәбәре тетрәндерә...

 

4 ИЮНЬ

12.00

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында (Зур сәхнә)

Константин Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры (Чебоксар ш.);

«Моңсу карама тавышы» – Денис Гордеев, Геннадий Кириллов. Драма

Режиссер – Валерий Яковлев

Вакыйга 1953 елда чуваш авылында бара.

Әсәрнең үзәгендә ялгыз Анукки атлы хатынның фаҗигале язмышы. Ире, олы улы һәм килене репрессия чорында Сталин төрмәләрендә һәлак булганнар. Ниһаять, Анукки йортына да бәхет елмая - кече улы төрмәдән кайтып төшә. Сөйгәне белән туй көнен дә билгели. Кайбер кешеләрнең күңелендә булган явызлык кына Анукки гаиләсен тынычлыкта калдыра алмый. Симонны үтерәләр...

 

12.00

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

Фестиваль кунагы – Нурмухан Жантурин исемендәге Мангистау өлкә музыкаль-драма театры (Казахстан, Актау ш.);

Абайның үгет-нәсихәте буенча «38 яки Кара тол хатын». Эклектика

Режиссер һәм идея авторы: Гөлсинә Мергалиева

Байлык, абруй һәм шөһрәт кешене үзләре тапсалар гына, аның лаеклы бизәкләре була алалар. Кеше дәрәҗәләргә ирешеп тә, алар алдында баш исә, бу аны бары тик түбәнсетәчәк кенә.

 

15.00

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында (Кече сәхнә)

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма  театры (Уфа ш.);

«Ярату гөнаһмы?» – Туфан Миңнуллин. Драма

Режиссер – Айрат Абушахманов

Ярату гөнаһмы? Бу сорауга җавапны күренекле татар драматургы белән бергә  спектакльнең режиссеры да эзли. Кырык яшьләр тирәсендәге бизнесмен һәм гади укытучы арасында булган мәхәббәт хисләре алар тарафыннан бик җентекләп, барлык психологик төсмерләрен ачып тикшерелә. Ләкин бу катлаулы сорауга җавап спектакльнең финалына җитеп тә табылмый. Чишелеш тамашачының үз ихтыярында...

 

15.00

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

Кыргызстан Республикасы мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы каршындагы  «Учур» Яшьләр театры (Кыргызстан, Бишкек ш.);

«Мәккәгә озын озак юл» – Солтан Раев. Гыйбрәтле драма

Режиссер – Барзу Абдураззоков

Язмыш тарафыннан бер кысан бүлмәгә ябылган җиде кешене бары тик Мәккәгә барып җитеп гөнаһларын юу һәм тәүбә итү хыялы гына бәйли. Бер-берсен түбәнсетеп, хурлап һәм газаплап алар чыгу юлын эзлиләр. Соңыннан гаҗәпсенеп бер хакыйкатьне ачалар: Мәккә һәркайсыбызның йөрәгендә һәм Хаҗны да без бер-беребезнең йөрәгенә колырга тиеш. Шулай булганда гына озын-озак юл азагында Ходайның чын йөзен ачарга мөмкин булачак.

 

15.00

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бинасында

Муса Жангазиев исемендәге Кыргыз дәүләт курчак театры (Кыргызстан, Бишкек ш.);

«Томого» – Бакы Омуралиев. Легенда

Режиссер – Жалил Мидинов

Чыңгыз Айтматовның якты истәлегенә багышлана.

Хәтереннән мәхрүм ителгән кол – маңкорт - үзен кеше итеп танымый... Спектакль маңкортларны мәрхәмәтсез, кешеләрнең гротесклы карикатурасы итеп сурәтли. Курчак театрының шартлылыгы манкортлыкның үзенчәлекле аңлатмасын ачарга ярдәм итеп тарихи параллельләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Спектакльдә актерлар уены белән беррәттән бөтен төр курчаклар кулланыла: камыш, планшет, буйлы һ.б. Курчак театры чаралары Чыңгыз Айтматовның танылган әсәрен тамашачыга  бүгенге көн күзлегеннән, яңача  кабул итәргә мөмкинлек бирә.

 

19.00

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында (Зур сәхнә)

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан ш.);

«Дивана» – Туфан Миңнуллин. Трагифарс

Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев

Егет башында бары тик бер уй - социаль тигезсезлек авырлыкларыннан азат итеп барлык кешелек дөньясын бәхетле итү.  Әйләнә-тирәдәге гаделсезлек аның аңын томалый һәм ул үзен пролетариат юлбашчысы В.И.Ленин итеп күрә башлый. Менә шул вакытта егетнең болганчык дөньясына гадәти бер авыл кызы килеп керә...

 

19.00

В.Качалов исемендәге Казан Академия рус Зур драма театры бинасында

Трабзон дәүләт театры (Төркия, Трабзон ш.);

«Тиле  Думрул» – Гүнгөр Дилмән.

Режиссер – Юджел Эртен

«Коркут бабай» дип аталган борынгы төрек эпосы буенча куелган бу спектакль, Төркиянең Анатолия өлкәсенең төрле төбәкләре гореф-гадәтләрен күрсәтү максатында, этнографик-музыкаль һәм хореографик номерлар белән баетылып куелган. Вакыйгалар чиксез кәрван кебек Урта Азиядән башлап бөтен Ефәк Юлы буенча сузылган.

 

19.00

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

Фестиваль кунагы – Түбән Кама Татар дәүләт драма театры (Татарстан, Түбән Кама ш.);

«Бүре каны» – Нәбирә Гыйматдинова. Драма

Режиссер – Рөстәм Галиев

Бу дөньяга килгән кеше  табигать кануннарына буйсынып яшәргә тиеш, чөнки аны  табигать тудыра. Ләкин моңа карамастан, тәрбия җәмгыять кануннары буенча  дәвам итә. Аю Кәрим гаиләсендә  көтеп алган малай туа. Ул бу  җәмгыятьтә улының  көчле, бүре кебек  усал булып  үсүен   тели. Шушы теләк аны малаена бүре  каны  эчерергә мәҗбүр итә.

 

20.00

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (Казан ш.);

«Яшьлегем, юләрлегем» – Туфан Миңнуллин. Моңсу комедия

Режиссер – Рәшит Заһидуллин

Кеше гомеренең күпмедер өлеше юлда үтә. Гомумән, адәм баласы бу җирдә мәңгелек пассажир! Ерак араларга юл тоткан поездның бер купесында төрле холыклы һәм төрле язмышлы кешеләр очраша. Аларның берсе туган ягына кайтып килсә, икенчесе – туган җирен калдырып китеп бара. Әлеге төрле кичерешләргә ия кешеләрне бары тик бер нәрсә - мәхәббәт берләштерә.

 

21.30

Г.Камала исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасы каршындагы мәйданда

Бишкек шәһәре «Акайын» яшь талантларны үстерүгә ярдәм фонды каршындагы Яшел театр (Кыргызстан, Бишкек ш.);

«Карагул ботом» – Темир  Бирназаров.Халык гыйбрәт-поэмасы

Сценарий авторы һәм режиссер – Темирбек Бирназаров

Кыргыз халык поэмасы нигезендә иҗат ителгән бу спектакльнең сюжеты гади: карт аучының бик көттереп кенә улы туа. Гаилә чиксез бәхетле. Көннәрдән бер көнне аудан буш кул белән кайтып килгәндә карт йоклаган болан баласын ата. Бәхетсезлеккә каршы тире эчендә болан баласы түгел, ә аның үз улы була. 

 

5 ИЮНЬ

11.00

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

«Читиген» Хакас музыкаль-драма театры (Абакан ш.);

«Хөкем» – Рюноскэ Акутагава. Драма

Режиссер – Андрей Асочаков

Вакыйгалар бик борынгы заманда бара. Үтә алмаслык караңгы тайгада ерткычларча кеше үтерелгән. Гаделлек табу, вакыйгаларны искә төшерү максатында Хөкемдар бер-бер артлы канлы җинаять шаһитларыннан сорау ала. Бер ни дә барып чыкмагач, Шаман үзенең бубены ярдәмендә үтерелүченең җанына мөрәҗәгать итә һәм ул ярсу катыш әрнү белән сөйгәненең хыянәте һәм үз-үзенә кул салуы турында сөйләп бирә.   

 

11.00

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында

Фестиваль кунагы – Әлмәт Татар дәүләт драма театры (Татарстан, Әлмәт ш.);

«Оҗмах капкасы» – Мансур Гыйләҗев. Драма

Режиссер – Ринат Әюпов

Бибинур карчык бакыйга күчәргә әзерләнә, “Җомга көн кич белән мин үләм, кайтыгыз”, дип үги балаларына телеграмма да суга. Аның бу дөнья белән алыш-бирешләре бетмәгән әле: игезәге Зөһрәбануны парлы итәргә, Гайшәдән гафу сорарга, яңа күлмәклек, хушбуй алырга...  Барысына да өлгерергә кирәк. Карчык ашыга, гомер сәгате сукканчы ниятләгән эшләрен, изгелекләрен кылып калырга өлгерергә кирәк...

 

11.00

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бинасында

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры (Татарстан, Казан ш.);

«Абай - бабай аланы» – Ринат Харис. Гыйбрәтле вакыйга

Режиссер Илдус Зиннуров

Бу хәзерге заман фәлсәфи әкияте дљньяда булган хәлләр өчен кешенең җаваплылыгы темасын күтәрә. Нарый белән Барый төрле тискәре һәм уңай кичерешләр аша үтеп җирдә булган Яхшылык һәм Начарлык йогынтысын мәңгегә исләрендә калдырырлар.

 

14.00

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры бинасында (Кече сәхнә)

Фестиваль кунагы - Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры (Татарстан, Яр Чаллы ш.);

«Бурлак» – Мансур Гыйләҗев. Драма

Режиссер – Фаил Ибраһимов

... Тормыш – берәүләр өчен уен, ә берәүләр өчен җилкәңә салып тарта торган авыр йөк. Барысы да язмыш белән бәйле. Син бит – бурлак. Бурлак образы бүгенге көндә дә үз параллельләрен таба. Җаваплылык дигән авыр йөкне җилкәсенә күтәргән һәрберебез бурлак түгел мени соң? 

 

14.00

В.Качалов исемендәге Казан Академия рус Зур драма театры бинасында

Анкара дәүләт театры (Төркия, Анкара ш.);

«Курку белмәс ятим бала» – Улвийе Караҗа.

Режиссер – Улвийе Караҗа

Әкиятләр баланы йоклату өчен сөйләнсә дә, чынбарлыкта, алар безнең – кешеләрнең акылын уяту өчен туганнар. Кельоглан – төрек халык әкиятләре герое. Аның маҗаралары турында халык буыннан-буынга сөйли.  Бу ягымлы, сөйкемле һәм кыю малай бар кешене яраттыра. Хәтта ачу килгән мизгелдә дә, ул көтмәгәндә  үзенең оптимистик, зирәк һәм шул ук вакытта хәйләкәр акылы белән хәйран калдыра.

 

17.00

Фестивальне ябу тантанасы

Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Укыту үзәгендә Театраль Сабантуй (Мирный бистәсе)

 

 

ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ IX ХАЛЫКАРА «НӘҮРҮЗ»

ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНӘ НИГЕЗЛӘМӘ

 

1.    Кыскача тарих.

1989 елны СССРның Театр әһелләре берлеге карары нигезендә Алма-Ата шәһәрендә Урта Азия республикалары арасында I-нче “Нәүрүз” фестивале уздырылды. Әлеге фестиваль 1990 елда – Бишкәк, 1991 елда – Дүшәнбе, 1992 елда – Ташкент шәһәрләрендә үтте. 1993 елда  Ашхабад шәһәрендә Әзербайҗан, Төркия һәм Татарстанның театр коллективлары катнашында үткәрелгән фестивальне югары бәяләп, аның кысаларын киңәйтүне кирәк дип тапты. Һәм киләчәктә фестиваль төрки халыкларының сәнгатен берләштерүне төп максат итеп куя.

1998 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Төрки халыкларның VI-нчы театр фестивален Казан шәһәрендә уздырылуы турында карар кабул итте. Әлеге фестиваль Урта Азия, Әзербайҗан, Казахстан, Төркия һәм Башкортостан, Тыва, Якут, Хакас, Чуваш республикаларының иң яхшы театр коллективларын бергә туплады. Шуннан бирле, “Нәүрүз” фестивале Халыкара дәрәҗәсенә ия булды һәм дүрт елга бер тапкыр Казанда үткәрелә башлады.

VII-нче “Нәүрүз” фестивале 2002 елда Мәскәү, Санкт-Петербург, Алма-Ата, Стамбул шәһәрләреннән килгән театр әһелләре катнашында узды.

VIII-нче Халыкара театр фестивале 2005 елда, Казанның меңъеллык истәлекле юбилее кысаларында үткәрелде.

Чираттагы IX-нчы “Нәүрүз” фестивале төрки халыклары өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булырга тора. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы фестиваль программасында төрки телле курчак театрлары һәм ачык мәйданда уйналучы спектакльләр көтелә. Моннан тыш, фестиваль кысаларында Төрки халыкларының милли драматургиясе һәм режиссурасы хакында түгәрәк өстәл һәм Төрки дөньясының әйдәп баручы театр әһелләре белән мастер-класс чаралары үткәреләчәк.

 

2.    Фестивальнең максаты.

Әлеге фестиваль Рәсәй Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларының мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту максатыннан үткәрелә.

Шулай ук:

-    Төрки халыклар арасында театраль мөхитне киңәйтү;

-    Иҗат коллективлары арасында дуслык җепләрен һәм хезмәттәшлекне ныгыту;

-    Театр сәнгатендә милли формалар үстерү күз алдында тора.

 

3.    Фестивальнең оештыручылары.

Рәсәй Федерациясенең Мәдәният министрлыгы, Рәсәй Федерациясенең Театр әһелләре берлеге, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге, Төрки дөнья мәдәниятен һәм сәнгатен үзара үстерү буенча Халыкара “ТЮРКСОЙ” оешмасы.

 

4.    Төп нигезләмә.

-    Төрки халыкларның IХ-нчы Халыкара “Нәүрүз” театр фестивале 2009 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак.

-    Фестивальне оештыру һәм уздыру өчен Оешма комитеты үз эшен 2009 елның 14 гыйнварыннан башлап җибәрде.

-    Фестивальдә чит ил һәм Рәсәй Федерациясенең төрки телле драма һәм курчак  театрлары, ачык мәйданда уйналучы спектакльләр катнаша ала. Һәрбер катнашучы коллектив фестивальгә берәр драматик әсәр, курчак спектакле һәм ачык мәйданда уйналучы тамаша тәкъдим итә ала. Һәр иҗат коллективында кеше саны: драма театрлары өчен 30, курчак театрлары – 10, ачык мәйданда уйнаучылар өчен 20 кешедән артмаска тиеш.

-    Фестивальдә катнашу өчен соңгы ике театраль сезон эчендә булган премьера спектакльләре тәкъдим ителә ала.

-    Катнашу өчен гариза  белән спектакльнең мәгълүмати продукциясе (театр турында белешмә, афишалар, программалар, аннотация, спектальнең пресс-релизы, реклама өчен фото һәи видео материал, спектакльнең техник райдеры), фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны спектакль барышында синхрон тәрҗемә белән тәэмин итү өчен әсәрне рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәсен, шулай ук DVD форматында тулы язмасын 2009 елның 1 гыйнварына кадәр 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, “Нәүрүз” фестивале өчен адресы белән җибәрелергә тиеш.

-    Спектакльләр уйналучы мәйданнар:

-    Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (зур сәхнә, 843 урын);

-    Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (кече сәхнә, 162 урын);

-    В.Качалов исемендәге Казан Академия рус Зур драма театры (505 урын);

-    Казан дәүләт яшь тамашачылар театры (280 урын);

-    Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры (200 урын);

-    Татар дәүләт «Әкият» курчак театры (246 урын);

-    Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасы каршындагы мәйдан

Прогаммада катнашкан һәр коллектив Төрки халыкларның IX-нчы халыкара «Нәүрүз» театр фестиваленең мәртәбәле дипломы һәм символы - истәлекле статуэтка белән бүләкләнә.

 

Чыганак: kamalteatr.ru


---
Камал театры
№ --- | 26.05.2009
Камал театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»