|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2015 Шоу-бизнес
Ранил Нуриев 100 көн буе җыр яздырганТатар эстрадасында имиджы һәм, гомумән, үзен камилләштерү өстендә эшләүче җырчылар сирәк. Күп кенә кызларның башын әйләндергән, кыяфәте белән көнчыгыш артистларына ошаган җырчы, "Татар Җыры" фестивале лауреаты Ранил Нуриев әнә шундыйлардан. Ул үзенә карата гына түгел, иҗатына, сайлый торган җырларына да бик игътибарлы. Хәзерге вакытта Ранил "Җибәрдем сине" дип исемләнгән тәкъдим итү кичәсенә әзерләнеп йөри. Бу уңайдан җырчы белән аралашып алдык. - Ранил, Казанда узачак кичә турында сөйлә әле. Нинди шоу көтелә? - "Җибәрдем сине" исемле тәкъдим итү кичәсе 10 сентябрьдә Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексындагы ресторанында узачак. Кичәнең үзенчәлеге шунда: анда минем бүген популяр булган җырлар яңартылган вариантта тәкъдим ителәчәк. Кичәнең исеменә килгәндә, концертта "Җибәрдем сине" һәм "Син" җырларының премьерасы булачак. Моннан тыш, тагын бер яңа җыр яздыру белән мәшгульмен. Гомумән, кичә күңелгә ятышлы мохиттә узар дип уйлыйм. Шулай ук биюләр дә булачак. - Әлеге җырны өч ай дәвамында яздыргансыз, дип беләм... - Чынлап та, "Җибәрдем сине" җыры өстендә аранжировщиклар Лев Емельянов һәм Олег Мифтахов 100 көн эшләде. Алар профессиональ дәрәҗәдә җырны җиренә җиткереп эшкәртте, һәр урынын, борылышын үзенчәлекле итәргә тырышты. Саунд-продюсер Геннадий Юсим да үз өлешен кертте. Гитара партияләрен яздырганда, "Волга-Волга" төркеме музыкантлары, артист Максимның җырчылары җәлеп ителде. - Якын киләчәккә планнарың? - Иң беренче чиратта, теләгем - шушы концерт программамны уңышлы гына үткәрү. Аннан соң "Җибәрдем сине" җырына клип төшерергә керешәбез, Алла теләсә. Клипны Рената Литвинова һәм җырчы Земфира белән бергә эшләгән режиссер Роман Ишкинин белән төшерәчәкбез.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|