|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2015 Мәгариф
Балам татар телен аңламыйТуган телдә сөйләшеп тә, аны аңламаска мөмкинме? Баксаң, татар төркемнәрендә белем алучы кайбер укучылар белән шундый хәлләр дә була икән. Мәктәпләрдә татар телен өйрәнү катлаулыга әйләнде дигән сүзме бу, әллә җиңел яшисебез киләме? – Мәктәпкә безне татар сыйныфына алдылар. Улыбыз беренче сыйныфны тәмамлады. Сөйләшә белә, әмма өй эшләрен аңламый. Үзе 4-5кә генә укый. Улыбыз тыныч холыклы, аңа стресс кичертәсебез килми. Шуңа күрә рус сыйныфына күчерергә телим. Әмма мәктәптә башка төркемгә күчерергә вәгъдә бирмәделәр, – дип борчылган иде Саматның әнисе Эльвира каникулның беренче көннәрендә. Әнисе аңа дәрес әзерләргә булыша алмый икән. Үзе дә – шәһәр кызы ул. “Репетитор ялларга теләмибез. Татар теле – чит тел түгел ләбаса!” – ди Эльвира. Әлеге проблеманы ачыклау өчен мәктәп белән элемтәгә кердек. “Әти-әни теләге дип кенә без балаларны төркемнән төркемгә күчереп йөртә алмыйбыз бит. Бөтенесе дә күчә башласа, ни була? Рус төркемендә буш урын булганда гына күчерергә мөмкин. Шуңа күрә төгәл җавапны август ахырында гына әйтеп була”, – дигән иде директор. Мондый хәлләр шәһәр мәктәпләрендә еш очрыймы? Аларда татар төркемнәре булдыруда кыенлыклар юкмы? Быел гимназиядә 1 нче сыйныфка дүрт төркем кабул иткәннәр. Балаларын татарча укытырга теләүчеләр тагын да күбрәк булган. Хәтта татар мәктәбе рус милләтеннән булган гаиләләрне дә кызыксындырган. Әмма бер авыз сүз татарча белмәгән баланы кире борырга мәҗбүр булганнар. “Туганнар, күршеләр татарча белә, дәрес әзерләгәндә ярдәм итәрләр иде әле”, – дип тә әйтеп караган әти-әниләре. – Минем тәҗрибәмдә укучыларның татар төркеменнән күчү очраклары булганы юк. Татар төркемнәрендә катнаш гаиләләрдән булганнар шактый. Ярты сыйныф – рус фамилияле балалар. Әмма берсе дә, татарча уку авыр, дип зарланмый. 11 нче сыйныф укучылары май аенда татар теленнән диктантны курыкмыйча язды. Бер татар баласының әнисе әдәбият катлаулы дип ике ел әйтә инде. Дөрес, Яхин методикасы җиңелләрдән түгел. Ләкин баласын рус төркеменә күчерү турында уйламый, – ди Түбән Камадагы 35 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хуҗанбердиева. “Башта беренчеләрне дүрт сыйныфка тупламакчы идек. Укырга теләк белдерүчеләр күп булгач, сыйныф санын тагын бергә арттырдык. Барлыгы 153 бала кабул итәчәкбез, – ди Чаллыдагы 2 нче гимназия директоры урынбасары Нурзыя Сәлимҗанова. – Гимназиядә укыту нәтиҗәләре яхшы. Әти-әниләрне шул да кызыктыра. Янәшәдә яңа комплекслар төзелде. Анда мәктәп юк. Балалар шуңа да күп килә. Әти-әниләрнең балаларын татарча укытасы килүгә генә бәйле түгел бу. Кайберләре, математиканы русча укытмасагыз, баланы сезгә бирмибез, диләр. Быел кем беренче килде, шуларны алдык. Өч сыйныфта барлык фәннәр дә татарча укытылачак. Калганнарында бары математика гына рус телендә. Бездә 10-11 сыйныфта барлык фәннәр дә рус телендә укытыла. Моны әти-әниләр үзләре сорый. Чөнки БДИны рус телендә бирергә кирәк”. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова белдергәнчә, әти-әни, гариза тапшырып, баласын башка төркемгә күчерә ала. “Мондый мөрәҗәгатьләр булганда баланың көндәлекләрен карыйбыз. Күп очракта билгеләр – “4” тә “5” кенә. Димәк, мондый үзгәрешләр әти-әни көйсезлегенә кайтып кала. Уку программалары катлаулы түгел. Гаиләдә татарча сөйләшү кирәк. Мәктәптә 45 минут дәрестә генә татарчага өйрәнеп булмый. Кайбер әти-әниләр урысча юньләп белми, балалары белән вата-җимерә генә сөйләшә алалар, – ди Лилия Марс кызы. Республикада барлыгы 827 татар мәктәбе исәпләнә. Чынлыкта аларның барысы да татар мәктәбе була алыр иде. Татар төркемнәренә карата дәгъвалар да ишетелмәс иде. Әгәр әти-әниләре үзләре татарча белсә...
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|