|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2015 Авто
Автотамаша өчен Казанда бер атнага якын вакытка берничә урамны ябалар“Kazan City Racing” автоспорт тамашасына әзерлек вакытында һәм үткәргән чорда Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданы янында урнашкан берничә урам ябылып торачак. Бу хакта бүген “Татар-Информ” мәгълүмати агентлыгында узган брифинг барышында автотамаша оештыручыларының берсе, “Kazan City Racing” проекты җитәкчесе Дмитрий Мантыцкий хәбәр итте. Автотамашаны уздыруга әзерлек барышында, автотранспорт хәрәкәтен чикләүләрне азайту өчен, күпчелек монтаж эшләре төнге вакытта үткәреләчәк, дип билгеләп үтте ул. Транспорт чаралары хәрәкәте чикләнелеше 22 августның 23.00 сәгатеннән 2 сентябрьнең 23.00 сәгатенә кадәр төнге сәгатьләрдә Сул як Болак, Уң як Болак, Ташаяк, Профсоюз, Бауман урамнарына, Меңьеллык паркы, беренче Май Мәйданы авышлыгы, Үзәк стадион янындагы парковка, Бауман урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге авышлык һәм Кол Шәриф мәчете тирәсенә кагылачак.
--- |
Иң күп укылган
|