|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2015 Шоу-бизнес
Рамил Шараповның кызы туган7 август көнне 12 тулып 20 минут киткәч, икенче тапкыр әти булдым. Кызым туды! Сабый 3200 гр авырлыкта, буе 53 см. Улым Раян 3150 гр гына иде, кыз булса да, абыйсын уздырган. Фатирыбызга «Мәрҗани» мәчетеннән Рамил хәзрәтне чакыртып, исем куштырып, Коръән дә укытып алдык. Улыбызга исемне мин сайлаган идем. Кызыбызга әнисе куша дип сөйләштек. Ул Линара исеменә тукталган.
--- |
Иң күп укылган
|