поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.05.2009 Җәмгыять

ЧАРЛАГЫННАН БАЙ КӨЛӘ...

10 майда Иркутски өлкәсе губернаторы Игорь Есиповский һава һәлакәтендә вафат булды. Түрә һәм тагын өч кеше утырган вертолет өлкәнең тыюлык зонасында тайгага егылып төшкән. Рәсми мәгълүмат буенча, губернатор эшлекле сәяхәт вакытында фаҗигагә юлыккан. Ләкин бу хәбәрне ишетүгә үк шикләнүчеләр дә табылды – ял көнне, төн уртасында губернатор тыюлыкта нинди эшлекле сәфәр уздырсын?

Бу атнада фаҗиганең кайбер нечкәлекләре билгеле булды. Вертолет калдыклары арасында ау мылтыгы, ә һәлакәт булган җирдән ерак түгел атылган аю түше табылган. Һәлакәткә, башта әйтелгәнчә, һава шартлары начар булу түгел, ә атылган аюны вертолетка күтәрергә маташканда винтның агачка тиюе сәбәпче булган.

 

Шушындый мәгълүматлар пәйда булуга карамастан, түрәләр үз линиясеннән тайпылмый. Губернатор ауга йөрмәгән, ә эшлекле сәфәрдә булган!  Төнге сәгать уникедә дә ул эштә булган!

 

Миңа калса, түрәнең ауда булуы хакында ачыктан-ачык әйтсәләр, яхшырак булыр иде. Халык аны аңлар иде. Бу бит чын безнеңчә, чын урысча. Төн уртасында башбаштакланып аю атып йөргәндә һәлакәткә юлыккан хуҗаны хәтта хөрмәт белән искә алырлар иде әле – менә егет курыкмый, үзен чын ирләрчә тоткан! Әллә нинди ялганнар уйлап чыгарып, халыкның ачуын гына китерәләр. Ауга барганнар, салганнар, шунда фаҗига булган – бу бит бик гади һәм аңлаешлы. Һәркем белән булырга мөмкин вакыйга. Кара халык ярык бозда шыртлака тотканда фаҗигагә очраса, түрә халкы кара төндә вертолетта яна. Тыюлыкка экологлардан башкаларга керү тыелуга карамастан, кара халык анда учак ягарга мөмкин, ә түрәләр вертолеттан аю ата. Кем ничек булдыра инде!

 

Быел түрәләр, вертолет һәм ауга бәйле икенче вакыйга инде бу. Әле гыйнварда гына Русия Президентының Дәүләт Думасындагы вәкиле Косопкин һәм башка ваграк түрәләр утырган вертолет Алтай республикасында тауга бәрелеп, егылып төшкән иде. 9 гыйнварда юкка чыккан түрәләрне өч көн эзләделәр. Әкәмәт ил Русия – илдә Президент кадәр Президентның вәкилен таба алмыйлар! Очраклы рәвештә фаҗигадән исән калган очучыларның берсе 40 чакрым ара үтеп, үзе кешеләрне тапмаса, тагын күпме эзләрләр иде. Коточкыч зур территориядә кеше яшәми, ул җирләрне беркем контрольдә тотмый дигән сүз. Русиядә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз бит ул... Әле шул илгә һаман җир җитми, һаман  ике аршын өчен үз солдатларын утка тыгарга әзер.

 

Косопкин командасының ни сәбәпле фаҗигагә юлыкканын артык яшереп маташмыйлар да. Болары да “эшлекле сәфәрдә” булган – Русиянең Кызыл Китабына кертелгән, безнең илдә җәмгысы 300 тирәсе генә калып барган кыр кәҗәләре – архарларны атканнар. Кайбер газеталар язуынча, браконьерлар кәҗәләрне ату өчен хәтта пулемет кулланганнар. Болар инде өчләтә браконьерлар – бердән, ау тыелган кыр кәҗәләрен атканнар, икенчедән, ау өчен вертолет кулланганнар, өченчедән, мылтык кына җитмәгән... Бу факт буенча җинаять эше кузгатсалар да, исән калганнар ауда катнашмаган, гаеплеләр үле, димәк, гаепләрлек кеше дә юк дигән нәтиҗәгә килү белән чикләнерләр, мөгаен.

 

Русиядәге законнарның кырыслыгы аларны үтәү мәҗбүри булмау исәбенә компенсацияләнә. Байлар шөгыле ауга бәйле вакыйгалар әледән-әле бездә дә булып тора. “Буран”да капланган район башлыкларын саный башласаң да, бармак җитеп бетмәс. Фаҗигагә юлыкканнары да бар...

 

Моннан җиде-сигез еллар элек Арча районы башлыгы урынбасарының “Буран”да кабан атып йөрү факты буенча җинаять эше кузгатырга маташып караганнар иде. Шул хакта сорагач, урынбасар (хәзер вафат инде), гөнаһсыз күзләре белән миңа карап, ауда булмаганлыгын, басуларның торышын карап йөрүен сөйләгән иде. Икътисадка җавап бирүче урынбасар февраль кичендә, булачак уңыш хакында кайгыртып, басу карап йөргән. Ничек ышанмыйсың инде шуңа?

 

Тагын бер район – Минзәләнең элеккеге башлыгы аудан поши тотып алып кайтып, тәҗрибә оештырып маташкан иде. Ат, сыер белән кушылдырып, яңа токымлы мал чыгара, имеш. Бичара поши гына “генетик главаның” кызык күрергә теләгәнен аңламыйча, әллә ничә сыер белән атны имгәткәнен сөйләделәр. Әле өстәвенә башлык поши җигеп урамга чыга иде. Бичара пошины район башлыгының алышынуы гына тоткынлыктан коткарды.

 

Хәер, халык шул аудагы аю ролендә. Тукай язганча:

“...кар арасыннан карый да ай көлә,

Мин фәкыйрь михнәттә – гүя чарлагыннан бай көлә!”

 

Ә түрәләр – өстә, кулларында пүләмүт, үзләренең чиксез хакимиятен тоеп җилләнеп очып йөри. “Шалт, Мөхәммәтҗан!” дигән кебек, кайберәүләре аю атам дип агачка бәрелеп кадала.

 

Аюлар кызганыч...


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 20 | 22.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»