|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2015 Җәмгыять
Казанда хәбәрсез югалган пенсионерны эзлиләрКазанның полиция хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 80 яшьлек Галимов Рәфкать Суфи улын эзли, ул Казанның Киров районында Батыршин урамында яшәгән. Ир-ат өеннән 15-нче июнь көнне чыгып китә, һәм бүгенге көнгә кадәр аның турында хәбәр юк. Полициягә мөрәҗәгать иткән туганы сүзләренә караганда, пенсионер Мәскәүгә киткән булырга мөмкин. Йөзгә аңа 80 яшь бирерлек, буе 166-168 см тирәсе, ябык гәүдәле, күзләре ачык соры төстә, чәчләре туры, ак, кыска. Кызгылт көрән пиджак, ак күлмәк, соры чалбар кигән, аякларында – кара кроссовки. Әлеге ир-ат турында берәр мәгълүматка ия булган кешеләрдән Казанның “Зареченский” полиция бүлегенә 291-43-62, 291-43-08, 8937-611-86-80 телефон нмоерлары аша мөрәҗәгать итүләре сорала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|