поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.05.2009 Ир белән хатын

ЕРАКТАН «ЯР АТУ» ХӘЕРЛЕМЕ?

«Шәһри Казан» газетасында бүгенге тормыш проблемаларын уйдырып алырлык итеп яктырткан язмалар даими рәвештә басылып тора. 27 февраль санында «Бәхәс мәйданы» рубрикасында урын алган «Ерактан ярату хәерлерәк» дигән әңгәмә – шуның ачык мисалы.

Билгеле, әңгәмәдәшләрне мактау өчен генә язылса, бу язманың кирәге дә булмас иде. Шунысын да әйтергә кирәк, шәхсән мин күпхатынлылыкны якларга алынмаган кебек, мәсьәләне кире кагарга да җыенмыйм. Язма ир-егетләрдә күпхатынлылык мәсьәләсендә «Бу әйбер киләчәктә, аеруча мөселман дөньясында барыбер ниндидер чишелеш табачак»,  дигән оптимистик фикергә урын калдырса, хатын-кыз исә аны «Безнең җәмгыятьтә күпхатынлылык культурасы юк һәм була да алмый» дип, кискен рәвештә кире кага. Иң кызыгы шунда – алар икесе дә хаклы.

 

«Күпхатынлылык» – бөтен халыклар өчен дә уртак төшенчә (многоженство). Мөселман дөньясы өчен, Коръән-Кәрим тәгълиматындагыча аңларга теләсәк, анда мөселман гаиләсе дигән мәгънә булуын да танырга туры килә.  Әмма күпхатынлылык белән мөселманча гаилә арасында зур аерма бар: беренчесендә күпнең чиге күренмәсә, икенчесендә, шәригать кануннары буенча, аның чиге дүрт дип күрсәтелә. Шул ук вакытта мөселманча гаилә кору, бер яктан, аларның санын арттыру, икенче яктан, тол хатын-кызларның санын киметү белән дә бәйле дип әйтелә әлеге әңгәмәдә.

 

Болар барысы да, әлбәттә, дөрес. Әмма аны болай дип аңлату белән генә чикләнү берьяклы, примитив караш булыр иде. Моның хикмәте төптә, бик тирәндә ята. Пәйгамбәребезгә ислам диненә нигез салу, тарафдарлар табу эшен бик зур кыенлыклар, каршылыклар аша тормышка ашырырга туры килә. Әле бит аны саклап тотарга, сыйфат ягыннан да үстерергә, ягъни мөселманнар арасында яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк була. Моны бер ирнең ике яки берничә хатын белән үзара килешеп, тату, дус яшәве мисалында күрсәтү иң уңышлысы була. Ул кулдагы биш бармак моделенә нигезләнә: ир (баш бармак) дүрт хатынны бертигез күреп, ә дүрт хатын үзара тату булып, ирне хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

 

Әгәр бүген бер ир-егет шундый гаилә корырга теләсә, ул яхшы дини тәрбияле, гайрәтле, бай булырга тиеш. Күпме мондый ирләр? Бәлки бардыр андыйлар да. Ә бер ир белән үзара тату, дус булып яшәргә теләгән шундый ук өч-дүртне түгел, ичмасам ике хатынны табып булыр идеме икән? Ай-һай! Монда гаиләнең нигезе булган мәхәббәт турында сүз кузгатсаң, берничә хатынлы гаилә кору өчен сират күперен кичәргә туры килер иде.

 

Мәхәббәт дигәннән, гаҗәеп бер фикерне җиткерәсе килә: әгәр дөньяда чын, саф мәхәббәт белән яшәгән алты пар гаилә булса, җир йөзендәге тормыш кимендә ике тапкыр яхшырак булыр иде. Бу – Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн, Фәрһад-Ширин, Ромео-Джульетта, бездәге Хәлил белән Галиябану мәхәббәте кебек.

 

Ә бүгенге тормыш фәкать мәхәббәт утында гына янып йөрергә мөмкинлек бирәме? Эшсезлек бәласе, торак кытлыгы гына түгел, тамак туйдыру да игътибар үзәгендә торганда. Менә шушындый заманда шәһәрдән бигрәк авылда мөселманча гаилә кору тәҗрибәсе булырга мөмкин: авылны, тормышны, милләтне саклау, ныгыту ихтыяҗыннан. Аннары тормышта шундый хәлләр дә килеп чыга бит: ике дус кыз бер егетне ярата, егет тә ике дус кызны ярата. Ул хәтта сыйныфташлар арасында да була. Шундый очракта, якларның уртак килешүе булганда, хыял чынбарлыкка әйләнергә мөмкин – йөзгә-меңгә бер булса да. Монда сүз ир-атның күзе төшкән матур кызларны, чибәр хатыннарны бер түбә астына җыеп, типтереп яшәве турында бармый.

 

Мөселманча гаилә төзү өчен ике якның да ярату, мәхәббәт чакрасы (күкрәктәге дүртенче энергия чокыры) ачык булырга тиеш. Ә ул уртача һәр ун кешенең икесендә генә ачык була. Әгәр адәм баласы, гомумән, дөньяны корсак аша (өченче чакра) танып белә икән, анда хайвани инстинкт өстенлек ала дигән сүз. Корсак, акча колына әйләнүнең дә хикмәте кешенең табигатенә хас шул, кызганычка. Дүртенче чакраны ачу өчен яхшы тәрбия, иманлы, зыялы шәхес булырга кирәк.

 

Гомумән, чын мөселманча гаилә кору өчен чын кеше булырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шундый шәхес булган.

 

Чын кеше булу, дөрестән дә, мөмкин эш, әмма моның өчен, халыкча әйтсәк, бер пот тоз ашарга кирәк (күп эшләү дигән мәгънәдә түгел.) Медицина астрологиясен, парапсихологияне, биоэнергетика, күрәзәлек итү серләрен белгән кеше моңа махсус күнегүләр ярдәмендә ирешергә мөмкин. Дөрес, яхшы кешеләрне без, гадәттә, чын кеше дип тә әйтәбез. Ләкин яхшы кешенең чын кешегә әйләнүе дөреслектә аның рухи яктан яңарышы – яңадан тууы дигән сүз ул.

 

Шул рәвешчә, күпхатынлылык сүздә генә бар, безнең җәмгыятьтә күпхатынлылык культурасы юк, дигән сүз дөреслеккә туры килә, әмма «һәм була да алмый» түгел, им өчен булу ихтималы бар.

 

Бу язма әзер булса да, аны нишләптер редакциягә бирергә ашыкмадым – нәрсәдер җитмәгән кебек тоелды. Һәм чыннан да: озак вакыт та узмады, «ШК»ның 6 март санында Әлфия Тимериеваның «Күп хатын берлә тормыш» дигән язмасы басылып чыкты. Аны укып, мин байтак яңалыклар ачтым,  Баксаң: «Бүгенге көндә Татарстанда ике, өч һәм хәтта дүрт хатыны булган йөзгә якын мөселман бар икән». Алай гына да түгел, әле ул «Татарстанда популярлаша да бара» икән. Бу мәкалә бик актуаль, аның эчтәлеген сөйләп тормастан, төп фикерен генә җиткерәм. Татарстанда мондый гаиләләрнең күп булмавы әлеге күренешнең безнең менталитетка каршы килүе белән аңлатыла. Полигамик гаиләдә татулык һәм тынычлыкны саклау бик мәшәкатьле эш, дигән реалистик нәтиҗә ясый автор, әмма ул – Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән гаилә төрен кире дә какмый.

 

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең дә берничә хатыны булган. Әмма ул үзе бер зур тарих. Моны аңлау өчен Фәрит Яхинның «Олуг Пәйгамбәр» дигән китабыннан берничә җөмләне мисал итеп китерү урынлы булыр: «Әйтерләр ки, дөнья йөзендә Хаува белән Адәм мәхәббәтеннән кала Хәдичә белән Мөхәммәднең гыйшкы иң зурлардан иде.

 

Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлләм бер генә тапкыр да башка бер яшь хатынга өйләнү вә гыйшык булуы хакында сүз әйтмәде, бу турыда күңеленә уй да салмады. Алар арасындагы мәхәббәт Фәрһад вә Ширин, Таһир илә Зөһрә һ.б. гыйшык ияләренең бетмәс-төкәнмәс кайнар утларыннан да көчлерәк вә шагыйранә бөегрәк иде…. Хәдичәнең вафатыннан соң, Мөхәммәд Пәйгамбәр бик күп елады, күзләреннән кайнар яшьләрен тыя алмады».

 

Менә шушы сүзләрдән соң мөселман гаиләсе турында дөрес, матур итеп фикерләү өчен киң юл ачыладыр.

 


Хәнәфи БӘДИГЫЙ
Шәһри Казан
№ --- | 22.05.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»