поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.08.2015 Әдәбият

Кичә яраттым (ДӘВАМЫ)

"Дәвамын тизрәк элегез!" дип язалар безгә укучыларыбыз. Болай булгач, кичә элгән хикәянең дәвамын бүген үк эләбез.

Хикәянең дәвамы.

Башы монда: matbugat.ru/news/

Фәнис аңышканда хатыны аяк терәп эчә башлаган, семья дип ике утырып бер уйламый башлаган. Ир, бәлки дәваланып карасың дип, хатынын туры юлга бастырырга тырышып карады. Тик барып чыкмады. Розалия үзенең эчкече хатынга әйләнеп бетүен танымады. Фәниснең улын алып әнисе янына кире кайтудан башка чарасы калмады. Ирек беренче классны укып бетергән, җәй буе урамда диярлек, әбисенә алай мәшәкать тудырмады. Розалия ире белән улы чыгып киткәнгә артык борчылмады. Кафеда танышкан ирләрне туры квартирасына алып кайта торган булды. 

 
Бүген беренче сентябрь. Зәринә беренче  класска укырга бара. Җәй буе һаман кулына алып караган мәктәп формасын киде, ак алъяпкычын да киеп куйды. Әнисе чәчен матур итеп үрде, аннары ак бантикларын тагып куйды. Менә мәктәп сумкасын киясең дә, булды, беренче класс укучысы буласың да куясың инде. Сумкасын әнисе үзем күтәреп барыйм дигән иде, Зәринә аяк терәп каршы төште, аның чынлап укучы булып күренәсе килде. 
 
Кызның көзге каршына басып әйләнә-әйләнә көязләнүен читтән генә Гөлгенә күзәтеп торды. Менә бит аның да кызы үсеп җитте. Ялгыз башка читен булса да кызын интернатка бирмәде. Әнә нинди зур булган инде. Бер туктамый такылдап тора. Соңга калмыйк ,әйдә барыйк дип әнисенең башын катырып бетерде. Җәй көне Ирек исемле малай белән дуслашкач елап керүдән туктады кыз. Ирек бер малайга да Зәринәне кыерсытырга ирек бирмәде. Ул малайны Гөлгенәнең күргәне юк, тик шулай да әйбәт малай булырга тиеш дигән фикергә килде Гөлгенә.
 
—Әни, әйдә киттек инде, соңга калабыз бит, – инде йөзенче тапкыр Зәринә әнисенә эндәште.
 
—Әйдә барабыз инде кызым, вакыт. – Гөлгенә кызын җитәкләп ишеккә юнәлде.
 
Тулай торак коридорын үткәндә күршеләрнең матур итеп киенгән Зәринәгә күзләре төште.
 
—Ай-яй, шулай матур итеп киенеп нинди зур кыз бара икән дип торабыз, Зәринә икән бит. Кая бара икән ул бүген сумкалар асып? – дип сораган булдылар.
 
—Укырга барам, мәктәпкә, — кызның үзенә шулай яратып эндәшүләренә күңеле булды.
 
—Шулаймыни? Зур үскәнсең икән инде, бишкә генә укы яме, матурым, –дип, күршеләр кызның аркасыннан кагып калдылар.
 
Урамга чыккач ана белән кыз бераз күзләрен ачып-йомып тордылар. Тулай торакның коридорындагы караңгыга ияләшкән күзләрен сентябрьнең якты кояшы чагылдырды. Көне бик җылы һәм кояшлы бүген, агачлар да сары яфракка төренгәннәр, урамда көз исе. Шул чак Зәринә каршыдагы йорт ягына карап кемгәдер кул изәде.
 
—Кем бар анда, кызым?
 
—Ирек. Әнә, ул да әтисе белән мәктәпкә бара, әтисе машинасын кабызган.
 
Гөлгенә кызы күрсәткән якка күз салды. Ак машина янында урта гәүдәле бер ир кайнаша. Мыегы да бар икән. Аның янында басып торган малай алар ягына таба карап кулын изәп тора иде.
 
—Әни, әйдә алар янына барабыз, — Зәринә әнисен җитәкләп шулар янына сөйри башлады.
 
—Ярамас, кызым, таныш булмаган кешеләр янына бару.
 
—Таныш ич инде ул. Ирек бит, әйдә инде, әни.
 
—Ярамас, кызым, әниләре чыкса орышыр.
 
—Юк аларның әниләре, Ирек әни безнең белән тормый, ул күп итеп аракы эчә диде.
 
Чарасыздан кызы җитәкләп сөйрәүгә биреште Гөлгенә, кызы әйдәгән якка таба атлап китте.
 
—Исәнмесез, – дип тартынып кына исәнләште ул Фәнис белән. – Менә кызым сезнең улыгызны күреп алды да әйдә-әйдә дип сезнең яңа алып килде.
 
—Беләбез, беләбез без ул Зәринә дигән кызны, – Фәнис шаярып Зәринәгә күзен кысты. – Укырга барабызмыни, дус кеше?
 
—Әйе, беренче класска – дип җавап бирде кыз.
 
—Сез минем кызымны беләсезмени? – дип сорады Гөлгенә.
 
—Белмичә, улымның дусты бит ул, безгә кунакка да кергәне бар аның.
 
—Шулаймыни әле? Ник миңа әйтмичә кешегә кереп йөрисең әле син? – дип, Гөлгенә кызының кулыннан тартты.
 
—Орышмагыз инде аны. Әни бик чакыргач кына керә иде, бик акыллы кыз ул Зәринә, — Фәнис тагын шаярып Зәринәгә күзен кысты.
 
—Әйтми—нитми алай ярамый бит инде, кызым.
 
—Ничек әйтим, син бит эштә, — дип үпкәләргә җыенды кыз.
 
—Ярар, әйдә, дуслар кунакка йөрешә инде ул, – дип сүзне икенче якка борырга тырышты Фәнис. – Сез кайсы мәктәпкә барасыз соң?
 
—Илле тугызынчыга.
 
—Бик яхшы, без дә шунда барабыз. Әйдәгез, утырыгыз, бергә барырбыз, – дип машинасына таба ишәрәләде Фәнис.
 
—Юк, рәхмәт сезгә, без җәяү генә барырбыз инде – дип Гөлгенә кызына таба борылып карады.
 
Баксаң, Зәринә белән Ирек әллә кайчан машинаның арткы утыргычына кереп тә утырганнар икән. Кыз белән малайның олыларда эше юк, нәрсә турындадыр сөйләшеп утыралар. Аларны күреп алган Фәнис тагын авызын ерды , иреннәре арасыннан ап-ак тешләре җемелдәп алды. Гөлгенәнең болай ихлас елмаюны моңарчы бер дә күргәне юк иде, ул каушап башын читкә борды.
 
—Гөлгенә, — Зәринә әнисенең исемен әйткән бар иде аларга, — әйдә утырыгыз инде, Зәринәнең беренче уку көнендә күңеле төшмәсен.
 
Ханымның килешми чарасы калмады, ул Фәнис янына алгы сидениягә кереп утырды.
 
—Киттекме? – дип сорады Фәнис, машинасын кабызгач, артка таба борылып карап.
 
—Киттек. – дип икесе бергә җавап бирде кыз белән малай.
 
Кузгалып киткәч Фәнис күз кырые белән генә карап Гөлгенәгә эндәште.
 
—Гөлгенә, карагыз әле, сез мәктәптән соң кич нишлисез?
 
—Нигә аны сорыйсыз ? Зәринә белән бәйрәм көн итеп Макдональдска бармакчы идек.
 
—Макдональдс әйбәт инде ул, без менә улым белән аттракционнар паркына бармакчы идек. Әйдәгез, безнең белән. Мәктәптән кайтуга кереп алырмын сезне.
 
Гөлгенәнең бүгенге көн өчен җыеп барган акчасы бар үзе, тик алай паркка да барырбыз дип уйламаган иде.
 
—Белмим инде, Зәринә Макдональдс дигән иде.
 
—Макдональдс ул паркта да бар бит, кереп чыгарбыз. Йә, ничек дисез? Аннары Ирек белән Зәринәгә икесенә бергә күңеллерәк булыр иде, дуслар бит.
 
—Әни барыйк инде, – арттан Зәринәнең тавышы ишетелде.
 
—Ярар кызым, барыбыз алайса, тик кара аны, бишкә генә укыйсы аннары, килештек?
 
—Урра! – Гөлгенәнең колагын кызы тавышы ярып узды.
 
—Булды, килештек алайса, – диде Фәнис. – Миңа кәрәзле телефон номерыгызны бирә алмассыз микән?
 
Гөлгенәнең алай чит кешегә телефон номерын биргәне булмаса да, Фәнискә әйтеп торып яздырды.
 
Мәктәптә белем бәйрәме күңелле үтте, Зәринә беренче тапкыр үз классында кырык биш минутлык дәрестә дә утырып чыкты. Класстан чыканда күзләре ут булып янган иде кызның, бик ошаткан укучы булып утыруны. Мәктәптән кайтып, мәктәп формасын салырга гына өлгерделәр аларны инде телефоннан шалтыратып Фәнис урамга чакырды.
 
Әй, кызык та инде балалар өчен аттракционнар паркы: төрле уеннар, компьютерга көйләнгән заманча уен автоматлары, әйләнә торган, чаба, атына торган, тагын әллә нинди кызык аттракционнар. Ирек белән Зәринә әле бер аттракцион янына чабып килеп җитәләр, әле икенчесенә, инде уйнаган җирләреннән аерылып китә алмыйлар, бар белгән сүзләре тагын да тагын! Әти-әнинең кесәләре генә чыдасын. Балаларга гына түгел, Фәнис белән Гөлгенәгә дә бик ошады монда. Алар да балаларга кушылып, уеннарга кереп киттеләр, алар белән бергә ярыштылар, уйнадылар. Карыннары ачыккач, Макдональдска кереп чыктылар. Балалар рәхәтләнде тәм-томга. Гөлгенәнең әле бер кайчан болай күңел ачканы юк. Бар тормыш мәшәкатләрен онытты бүген, үзенең әни кеше икәнен дә онытып, үзен кечкенә кызчык кебек тойды кайбер уеннарда. Аннары төрле вак-төяк читенлек килеп чыкса, янына Фәнис йөгереп килеп җитә аңа булыша. Кафеда да ничектер үзен гаилә башы кебек тотты. Яныңда ныклы терәкле кеше булса күпкә җиңел икәнен тойды Гөлгенә. Фәниснең бар әйткән сүзен йотып бард
ы, ирне ул бик күптәннән белгән кебек тоелды. Фәнис янында бернинди дә авырлыктан куркасы юк икән бит.
 
Фәнискә дә Гөлгенә белән бик рәхәт иде. Ул чын күңелдән онытылып көлеп булганны Гөлгенәнең чишмә кебек челтерәп көлгән тавышын ишеткәч кенә белә алды. Шундый чибәрләнеп китә яшь хатын андый вакытта, күз алмалы түгел. Бу минутларда күктән таш ява башласа, Фәнис ике дә уйламый ике бала белән Гөлгенәне куенына качырырга әзер иде.
 
Көн инде кичкә авышып эңгер-меңгер иңә башлагач кына кайтырга чыктылар алар, бәлки тагын бераз юанырлар иде дә, аттракционнар кесәләрдәге бар акчаның тиененә кадәр алып бетерделәр. Арткы утыргычта ике бала йокылары килеп борыннарын төртә-төртә кайттылар. Ә Фәнис белән Гөлгенә юл буе көлешеп, паркта булган хәлләрне кабат исләренә төшерделәр.
 
Балалар дуслыгы гадәттә ата–аналарга да күчә. Гөлгенә кайбер көннәрдә эштән кайтырга дип тукталышка чыгып басс, Фәнис машинасы белән килеп чыга торган булды. Бу юл уңае туры килүләр шулай үзеннән-үзе килеп чыкмый ахры, чөнки Фәнис бик еш Гөлгенә эштән кайткан вакытка тукталышка килеп чыга башлады. Моны хатын үзе дә сиземләде, тик Фәнискә бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Бәлки үзенә шулай игътибар артуын үзе дә ошаткандыр. Хезмәттәшләр арасында да, билгеле, бу хәл тиз телгә кереп китте. Күреп торалар бит: гел бер машина килеп туктый Гөлгенә янына.
 
—Безнең Гөлгенә такси белән генә йөри хәзер, – дип, ачы телләр бераз төрттереп тә ала башладылар.
 
—Гөлгенә, кем ул, безгә генә әйт әле, – дип, сер белеп, аннары бар офиска таратырга теләүчеләр дә , хатынның кылларын тартып карадылар .
 
Тик Гөлгенә актан-карадан бер сүз әйтмәде.
 
—Күрше ул минем, шулай туры килә генә, — дип җавап бирде.
 
Билгеле, шулай туры килүләр соңгы вакытта ешаеп китте шул.
 
—Гөлгенә, кайтасыңмы? – килеп туктауга Фәнис машина ишеген ачып хатынга шулай эндәшә.
 
—Әйе, кайтасы иде, – була җавап.
 
—Әйдә, утыр, мин дә өйгә кайтып кичке ашны ашармын дигән идем.
 
Ә юлда барганда ир белән хатынның сүзләре балалар арасындагы дуслык турында башланып китә башта. Аннары инде төрле темаларга борыла. Фәнис белән Гөлгенә икесе дә бер–берсен күреп сөйләшсәләр ничектер җиңеләеп калалар. Гөлгенә дә күп вакыт бер-ике тапкыр юри үз автобусына утырмыйча кала. Күңеле белән Фәнисне көтә.
 
Менә бүген дә алар икесе бергә кайттылар, туктагач та әле аерыла алмый бераз машинада сөйләшеп утырдылар. Аннары Гөлгенә тулай торакка юнәлде. Зәринәне ашатып аласы бар, аннары өй эшләрен эшләтергә кирәк. Иртәге өчен тагын тегесен –монсын карап куясы дигәндәй. Кич шул тормыш мәшәкате белән үтә дә китә. Бүген бүлмәсенә килеп керүгә Гөлгенәнең күзе кызының курткасына төште. Көз көне яңгырлы вакыт бит, куртка былчыракка баткан. Нишләгән бу кыз бүген? Ул барып урындыктагы Зәринәнең мәктәпкә киеп барган киемнәрен карады. Болары да пычранып беткәннәр, ул колгтокиның карар җире юк, ул күлмәкнең итәген күрсәң... Зәринә диван почмагына сыенган да, әнисенең әрләгәнен сабыр гына көтеп утыра. Еламаган да бугай бүген бу кызый.
 
—Кызым, нинди хәл бу, каян шуның кадәр былчырак таптың? Кыз кеше бит син, малайлар да бу кадәр былчырактта аунамыйлар.
 
—Сугыштым, – менә сиңа җавап кыз кешедән.
 
—Кая, кемнәр белән инде тагын?
 
—Әни, мин мәктәптән кайтырга чыккан идем, имә, анда Ирек абыйны өч малай төрткәләп торалар, кыйнамакчылар иделәр аны.
 
—Шуннан –шуннан, кызым?
 
—Ирек абыйга булыштым, мин бер малайны кыйнадым, ул калган икесен җылатты. Без аларны җиңдек.
 
Кара син бу кызның кыланышларын, зур батырлык эшләгәнмени.
 
—Абау, кызым, алай ярамый бит инде, кара бу өс—башларны, иртәгә кадәр кибәр микән инде болар?
 
Зәринә башын аска төшерде .
 
—Алар алайса Ирек абыйны кыйнарлар иде.
 
—Кара әле син моны, Ирек абый да Ирек абый! Каян килеп  абыең булды әле ул синең?
 
—Ул минем абый и мин аның белән дус. Яратам да әле мин абыйны.
 
—Һай, җаным икән, кайчан ярата башладың инде кызым Ирек абыеңны?
 
Зәринә җавап бирер алдыннан бераз кашларын җыерып уйлап торды. Ничек итеп абыйсын бик күптәннән яратканын әйтергә кирәк бит әнисенә.
 
—Кичә яраттым – дип җавап бирде Зәринә.
 
Гөлгенә ирексездән көлеп җибәрде.
 
—Ууу... алайса бик күптәннән икән, менә абыең өчен сугышкач үзең ю да инде өс-башың, кыз кеше, өйрән бераз чиста йөрергә.
 
—Әни!
 
—Нәрсә инде тагын?
 
—Әни, әйдә син Камиләнең әнисеннән сорама абыйлар белән әтиләрне каян алар икәнен.
 
Кара син моны, онытмаган икән бит әле. Гөлгенә ни дияргә дә белмәде кызына.
 
—Нигә, сорарга куша идең бит әле.
 
—Юк, сорама. Мин инде әти белән абыйны таптым.
 
—Каян таптың инде?
 
—Фәнис абый минем әти була, ә Ирек минем абый, – кыз борынын өскә күтәрде, күрдегезме нинди уңган кыз ул, кешегә ялынып торасы юк, үзе тапкан бит. — Әни, әйдә аларга барыйк та, Фәнис абыйны и Ирек абыйны безгә алып кайтабыз.
 
Гөлгенә лып итеп артына утырды.
 
—Алар безгә кайтмаслар бит, кызым.
 
—Ну без зинһар өчен дип әйтәбез аларга. Ирек минем белән дус, син дә Фәнис абый белән дус бул да и алып кайтыйк.
 
—Аларның бит әбиләре бар, үзем генә калам дип елар тагын кызым.
 
—Нуу... аларның әбиләре бик әйбәт, аннары әбиләр еламыйлар, алар бик карт бит инде, алар алма пирогы пешерәләр, тәмле мин ашадым. 
 
—Ярар, кызым, Фәнис абыеңны күргәч әйтеп карамын инде алайса. – Гөлгенә шулай җавап бирде дә, үз җавабына үзе үкенде. Кыз бер эләктереп алса тиз генә онытмаячак бит.
 
Алай да Фәнискә шалтыратырга сәбәп чыкты бит, балалар сугышып кайтканнар мәктәптән. Гөлгенә телефон номерын җыеп Фәнискә шалтыратты. Озак алмыйча торды Фәнис башта телефонын, нихаять алды. 
 
—Алло, Гөлгенә, гафу ит, әйдә соңрак сөйләшербез, яме!
 
—Берәр нәрсә булды мәллә, Фәнис?
 
—Телефоннан әйтерлек түгел, соңрак үзем әйтермен – Фәнис телефонын өзде.
 
Гөлгенә чын-чынлап борчыла башлады. Әллә чынлап бик тә кадерле кешесенә әйләнеп бара Фәнис.
 
Гөлгенә шалтыратканда, Фәниснең районның полиция бүлегенә кереп барган вакыты иде.
 
Кайтып кичке аш ашагач бераз утырып ял итәрмен дә аннары кабат эшкә чыгармын дип уйлаган ирнең тынычлыгын кәрәзле телефон бозды.
 
—Алло, бу Закиров Фәнис идеме? – телефоннан кырыс тавыш ишетелде.
 
—Әйе, бу мин, кем белән сөйләшәм мин?
 
—Сезгә район полиция бүлегеннән дежурный капитан Зыкин шалтырата.
 
—Әйе, тыңлыйм сезне. – Фәнис борчыла башлады, нәрсә буды икән тагын, клиентлар берәрсе шикаять язмагандыр бит инде.
 
—Сезнең тормыш иптәшегез Закирова Розалия бездә, килеп чыга алмассыз микән?
 
Фәниснең инде Розалия белән күптән аралашканы юк, аерылышырга гариза бирде үзе, тик хатынны судка приставлар ике тапкыр чакырсалар да килмәде, судны тагын чигерделәр. Нишләде икән инде бу тагын?
 
—Яхшы, мин хәзер килеп чыгармын
 
—Көтәбез! — телефонны өзделәр =.
 
Һәр полиция бүлегендә дежурный наряд каршында тимер рәшәткә яки ватылмас пыяла белән ясалган камера бар. Ул камераны полиция хезмәткәрләре дә, гади халык та "маймыллар камерасы" дип йөртә. Бу исем җисеменә туры килә, төн чыканчы ул бүлмәгә эчә-эчә маймыл хәленә төшкәннәр хәтсез җыела. Ни өчен  камера эче күренеп торырга тиеш дисәгез, исерекләр кайчак анда ду килеп сугыша башлый, шуңа һәрчак күз алдында булырга тиешләр. Менә әле дә кичке сигез генә инде якындагы кафедан бер төркем исерекләрне алып кайттылар, ни өчендер сугыша башлаганнар. Зыкин моңа бик риза түгел, чөнки төне буе маймыллар күп ташылачак әле монда, шуңа камерадагы хатыннарга штраф түләргә акчалары булса кайтарып җибәрәчәген әйтте. Араларындагы бер чибәр генә хатынның  акчасы юк икән, ирем дип аңа Фәниснең телефон номерын бирде. Башын чайкап куйды капитан, нинди мужик икәнең моның ире, хатыны кафеларда чит ирләр белән типтерә.
 
Розалия камера почмагында боеыгып кына утыра иде, ишектән Фәниснең килеп кергәнен күреп алды да ике кулы белән камера рәшәткәсенә тотынып торып басты. Ирек аңа бер караш кына төшереп алды да ,дежурный тәрәзәсе каршына килеп басты.
 
—Исәнмесез, мин Закированың ире.
 
Капитан Зыкин башын күтәрде.
 
—Ире имеш... Ир булгач нигә хатыныңны кулда тотмыйсың?
 
—Капитан, анысы синең эшең түгел, – дип дорфа гына җавап бирде аңа Фәнис.
 
—Ярар, минем эш булмаса, 500 сум штрафын түлә дә алып кайтып кит хатыныңны.
 
Фәнис штраф акчасын түләгәч, камера ишеген ачып Розалияне чыгардылар. Ире аңа борылып карамый да чыгу ишегенә таба атлады, аның артыннан айнып махмыры җәфалый башлаган хатыны атлады. Фәнис машинасына кереп утырды, янына шулай ук бер сүз дәшми Розалия кереп утырды.
 
—Фәнис, рәхмәт, – кузгалып киткәч ханымның беренче сүзе шул булды.
 
Фәнис моңа каршы бер сүз әйтмәде. Бераз баргач хатынына таба борылып.
 
—Малай турында да сорыйсың килмимени? – дип сорады.
 
—Фәнис, извини, пока башым авырта. Синең машинада бераз юкмы.
 
—Әйе, менә син очрый калсаң дип бер ярты кыстырып йөрткәннәр ди монда.
 
—Ярар булмаса, кычкырма шуның кадәр, өйгә генә кайтырып куй мине.
 
Ахыры берничә көннән
 

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.08.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»