поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.08.2015 Җәмгыять

“Космаполитлар” (хата минеке – Р.З.)

Татарда язучы бетте, ябырылып, йотлыгып укырдай әсәрләр инде тумый, калмады, төкәнде, дип борчыла китап сөюче бәгъзе танышларым... Аларның Фатих Хөсни, Адлер Тимергалиннарны юксынулары, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гамил Афзалларны сагынулары хакында искәртеп тору кирәк микән?.. Жанрлар сирәгәя, беренче чиратта киләчәк белән элемтә урнаштыручы фантастика, фәнни фантастика дигәннәренә нокта куела, яңалары үзләштерелми, булганнары коргаксый...

Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән кечтеки мәйданчыкта кыйммәтле асылташлар табу яки мул уңыш үстерү мөмкин түгеллеге аңлашылса кирәк... Тегеннән-шуннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып, инша шәкелендә мәтәштерүләрне шомбайлык дип кенә санарга рөхсәт итегез...

Агымы юк буа өстендә чирәм чәчәк атучан һәм аның мохите каз-үрдәк, чебен-черки һәм бакалар өчен хуш... Фараздан, аутсайдерларны бергә туплап, аларны “Нокталы өтер” әсәренең төп каһарманы Чәмәт ише остазлар укыткан тәкъдирдә, әдәбиятыбыз күген тора-бара, шартлы рәвештә әйткәндә, Түбәнүбә, Әтрәгәләмов, Гайбәтеттинова сыманрак “йолдызлар” гына балкытасын көт тә тор... Туган телебезнең бүгенге иҗтимагый тормыштагы роле һәм хәле турында уйлана торгач, анысына да ерак калмагандыр дип моңаясың.

Мәгълүм мәкальне чак кына үзгәртеп әйтсәк, “языйм дигән колына, чыгарып куяр юлына” ...Әмма ләкин каләме, әйтер сүзе бар, вәзгыятьне ике икең дүрт дәрәҗәсендә ачарга сәләтле үзгә һөнәр ияләренә әдәби мәйданга юлны киң ачып куюлар бармы соң?.. Шәхсән үземнең нибары илле битле “Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәяным тугыз ел нәүбәт көткәч һәм прототипларының байтагы якты дөнья белән хушлашкач кына басылып чыгуы җанны әрнетүдән туктамый... Әдәбиятка килүчеләрне нейтральләштерү алымымы бу? Андый сабактан соң “үги” авторга яңадан күләмле әсәр язарга тотыну акылга муафыйк гамәл була аламы?..

Анысы да монысы, бәяныма әдәби журналда ниһаять дөнья күрү насыйп булгач (“К.У.”, 2014 ел, 7 сан), дүрт мең ярым сум каләм хакы түләделәр... Бу даирәдә тариф үз кешеләр өчен бер, минем сыман “үги”ләргә икенче түгел микән дигән уй күңелне кымтырыклый башлады. Артымнан “Без сине түләү аша барыбер түбән сортлыга чыгардык, бә-бә-бә”, дип көлеп калмадымы елгыр каләмзат персонал, дип пошаманга калдым...

“Т.Я.”ның 2 июль санында мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиевнең “Язучы һәм тәнкыйтьче” атлы язмасы дөнья күргәч, әдәбиятыбызда мин гөманлаган “филологлар монополиясе” мәсьәләсенең яңа яклары ачылып, вәзгыятьнең әүвәлге фаразымча гына түгеллеге аңлашылды... Мәгълүм ки, Мөхәммәт ага язучы булуы өстенә, галим, филологларның остазы, авылчалатыбрак әйтсәк, ата филолог та иде. Һәм бәгъзе мөхәррирләр тарафыннан шундый әдипнең оригиналь иҗатын, “төзәтеп”, уртак калыпка турыларга мәтәләнүләре, тупас шәрехләмәләр кулланып, иҗатының индивидуаль йөзен боздырту укталышлары хакында бара сүз, үз чорында басылмый калып, байтак еллар рәнҗү-сызланулар саркытып яткан әлеге мәкаләдә... Менә бит ничек... Язучылар берлеге әгъзасын санга сукмыйлар дип гел дә юкка үртәлгәнмен түгелме мин фәкыйрь? Мөхәррирләрнең үз-үзләрен кашка тәкә, әдәби мәйдан түре хуҗалары, ә авторларны, хәтта ихлас халык мәхәббәте казанганнарын да бусагада таптанучы хокуксыз гозерчегә санап, самавырчы малай дәрәҗәсенә куеп, тәкәллефсез кыланулары күптәнге “матур” гореф-гадәт икән ләбаса...

Узыну, арттырып җибәрү сәбәпләрен исә әллә кайлардан эзләргә, серле кыяфәт чыгарып, Мәскәү тарафларына ишарәләргә кирәкмәстер. “Җимле тагарак”ка ия һәм шуның тирәсенә елышу җае тапканнарның нәфесләре харап итә түгелме “балага дигән боламык”ны?.. Каләмхак фондын үзләре, янә килеп файдалары тиярдәй әшнәләре кесәләренә шудыру нияте алгысытмыймы бахыркайларны?.. Хөкүмәт бүләкләре җыюда узышу куәтләмиме “көндәшләргә” каршы корылышны?.. Яңаларга, ятларга юл бирмәү, яшьләрне үстерү өчен булдырылган печтеки генә әдәби бүләкләрне дә “обойма”дагы җитмештәгеләр ялмап баруы һәм башка шундый казанышлар бизи түгелме үз-үзләрен “зыялы” дип белдерүче танылган”нарыбызның әхлакый портретларын?..

Үз-үзен асрый алмау хәленә төшеп, дәүләт химаясында тереклек итүче әдәби басмалар хадимнәренә соңгы елларда тираж, укучыларын арттыру кирәге шуның хәтле генә иде, ахры. Хәтта киресенчә булмады микән? Укучылар азайган саен ни-нәрсәләр бастыруларын абайлаучы, аңышучылар кими бара лабаса.

Соңгы вакытта татар әдәбияты һәм журналистикасы ниндидер гайбәти кыйссаларны бәян итүгә генә кайтып кала башлады шикелле. Ә бәлкем әдәбиятчылар арасында иерархия булдырып, түр яулаганнарга талантлы, үзләрен азмы-күпме раслаган авторларга әдәби мәйдан бирү, хакимият тарафыннан исем-бүләкләр белән терәтелгән абруйларын, димәк ки, өстенлекләрен шик астында калдырадыр?.. Хакыйкый талант иясе әсәрләре уңайсыз фон тудырып, боларныкын кыен хәлгә куядыр? Тукай, Такташ, башка классикларыбыз томнары байтактан нәшер ителмәгән, Хәсән Сарьян, Газиз Мөхәммәтшин, Саҗидә Сөләйманова, Фәннүр Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Эдуард Мостафин, Госман Садә кебек әдипләребез гомумән онытылуга мәхкүм ителгән шартларда (минемчә, аларның нәни генә булса да китапчыклары кечкенә генә тиражларда булса да татар укучысына ирешкәләп торса, хакыйкый иҗатның ниндилеген онытмаска ару буласы), дәреслекләргә узуда, томнар, кырыкмаса кырык төрле китаплар чыгаруда узышучы, әдәби басмалар түрен “ятларга” бирмәүне кайгыртучы тар даирәнең иҗади эшчәнлеген тулаем татар әдәбияты гәүдәләнешенә чыгарып, ә алардан тыш татар әдәбиятын дегет чиләге көненә калдыруга ризалашасы килми...

Шушы иптәшләрнең һәм аларны тутый кош сыман кабатлаучы сабакташ кордашларының София Гобәйдуллина, Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев кебек гигантларга, татарлыклары чамалы, үзләрен космополитка, ягъни дөнья кешеләренә чыгаралар дип, гаепләүләре күңелләрдә сагыш уята... Хәер, Тукаебыз “зур ул, шагыйрь ул, әдип ул” дип зурлаган халкыбызга карата “татар башын татар ашый” дип, яманат таратып йөрүче туң йөрәкләрдән тагын ни көтәсең?.. Такмакчыл эшләнмәләр җыр саналган төбәктә даһи композиторның зарурлыгы, аңа үз-үзен раслау җирлеге була аламы? Башы тәбәнәк түшәмгә тиюдән куркып, авышып тыпырдау бию сәнгате үре буларак кабул ителгән тирәлектә “оча торган татар” дип дөньякүләм дан казанган Рудольф Нуриевка нишләргә? Чын галим, физик Роальд Сәгъдиев белән янәшәлек соңгы елларда ишәеп киткән милли әкәдимикләребез даирәсенә кирәкме, әллә юкмы? Күреп торабыз, Татарстан мәдәниятен үстерешергә Мәсгудә апабыз Шәмсетдинова да, Муса Маликов та чакырылмый. Хакыйкый җырчылар Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллиналарны исә танырга Мәскәү булышты... Миңа калса, космополитлар дип затлы шәхесләребезне түгел, ә беренче чиратта Татарстан төбәгендә миллион баш чучка асрау проектын гамәлгә куючы һәм тормышка ашыручыларны атарга кирәк... Янә килеп, татар тормышыннан түгел, ә рухыбызга ят католик Латин Америкасы халыклары яшәешеннән телесериаллар белән татарча тәрҗемәдә өзми-куймый сыйлаучы кавемдәшләрне... Янә килеп, татар җирлегеннән ерак частушкалар, төрек, һинд, чегән аһәңнәре, америка көтүчеләренең “кантри” көйләре дулкынындагы эшләнмәләрне ярымшәрә сикергәләүчеләр уралышында җырлап йөрүче милләттәшләребезне... Әнә шундыйларыбызны үзебезчә, саф татарча яңгырашта “космаполитлар” дип тәгаенләү гаделрәк булмасмы?..

Гыйльми вә тәнкыйди тамгалы мәкаләләрдә ранжир тәртибендә, индуслар мантрасы (догасы) сыман кат-кат телгә алынучы каләмзатларның бер-берсен авыз суы корытып үзара макташуда азу яруы үзе бер әкәмәт...

Белгечләр фикеренчә, нормаль кешеләр җәмгыятендә пигмейлар, лилипутлар яши, эшли ала, ә менә пигмейлар колониясендә нормаль кешегә урын юк, ул анда кабул ителми, имеш. Адлер Тимергалин, Айдар Хәлим, Локман Закир, Фәнзаман Баттал кебек оригиналь иҗатчыларыбызның олуглыгы рәсми рәвештә, әйтик, Тукай бүләге, халык язучысы исеме биреп танылмавын, бәйгеләрдә җиңмәүләрен шундый күзлектән чыгып аңлыйсымы әллә югыйсә?.. Күптән түгел узган халыкара әдәби бәйге хөкемдарлары мантыйгын аңларга тырышыйк. Араларында Фоат Галимуллин, Рифат Сверигиннар булган жюрины берничек тә компетентсыз дип кул селтәр чутыбыз юк. Бу очракта, бәлки, яшьрәкләргә юл бирү, үстерү зарурлыгы алгысыткандыр аларны? Шәт иншаллаһ, ниндидер әмергә буйсынып түгелдер? Халкыбызны, шул исәптән татар аналарын шыксыз күңелле һәм шөкәтсез рухлы итеп сурәтләгән әсәрнең җиңүче буларак танылуын (бу хакта “Т.Я.”ның быелгы 26 февраль санында басылып чыккан “Татар Левиафаны” атлы мәкаләмдә мәсьәлә тулырык яктыртыла) тагын ничек аңлап була?

Мондый жюриларга, редакция идарәләренә, тар даирә монополиясен чикләү җәһәтеннән, халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән белемле, абруйлы әдәбият сөючеләр дә кертелергә тиеш... Әйтик , табиблар, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар, эшчеләр, көч структуралары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һ.б... Шулай булмаганда, сүздән чачаклы-чуклы шалтырама җөмләләр әтмәлләүдә маһирлар гына алгы планга чыгарыла, ә мәгънәле хезмәт мәктәбе үткән, чын тормыш тәҗрибәсенә таянучы авторларга “бусаганы узу” шансы калдырылмый кебек...

Әдәбиятыбыз үсеше өчен дәүләт тарафыннан бүленгән акча тотылышына контрольлек итү дәрәҗәсе дә күп кенә сорауларга урын калдыра... Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу, үз-үзен үзәктә калкытып язучылар тормышыннан чираттагы истәлекләр, “үзем турында үзем”нәр бар да реклама һәм үзреклама һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп алынып, юл саныннан реклама хакы түләтү дә гадел булыр иде...

...Интернетта (Матбугат ру), “Азатлык” сайтында Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли эшләр комитетында Әдәбият елына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтүе хәбәр ителде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, “Татарстанда бу елны үткәрү программасы юк. Әдәбият елын үткәрүне бер Язучылар берлегенә генә кайтарып калдырдылар. Язучылар берлеге генә түгел, ул дәүләт программасы нигезендә үткәрелергә тиеш. Путин Русия күләмендәге бу елны Нарышкинга (Русия Думасы рәисе) тапшырган икән, бездә дә дәүләт дәрәҗәсендәге бер кеше билгеләнергә тиеш иде. Бездә Мәдәният министрлыгына да тапшырмадылар, “Татмедиа”га тапшырабыз дип әйткән иделәр, аларда да һәм президент аппаратында да бу эш белән шөгыльләнгән кеше юк”, – дип белдергән.

Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли эшләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында Матбугат йортына татар китабы кибетен кайтару зарурлыгын искәртә. “Безгә 30 квадрат метр мәйдан бирәбез диләр, әмма бу киоск рәвешендә генә була бит. Милли мәктәпләрне саклап калу да – безнең бурыч, чөнки әдәбиятның үсеше шуңа бәйле. Милли мәктәптә белем алган укучы юк икән, китап укучы юк дигән сүз. Укучы булмый икән, язучысы юк, димәк, аның театры да юкка чыгарга мөмкин. Нигезебез – милли мәктәп”, – дип тә ассызыклаган ул.
Алай да әлеге утырышта милләтнең иң авырткан сөяленә, һичшиксез, әдәбият галиме, Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина баскан. Менә ул ирештергән кайбер фикерләр:

“Бүгенге әдәбиятта яңа исемнәр бар, әмма, тулаем караганда, бүгенге авторлар узган елларны искә алып әсәр яза, элек булган вакыйгаларны тасвирлыйлар, ә бүгенге тормыш читтә кала. Әсәрләрдә дә дидактизм, автор позициясенең өстен булуы күзәтелә. Дөнья әдәбиятында фәлсәфәи әсәрләр күп, тормышның төрле хакыйкатен ачып салу бар, ә бездә бу яралгы халәтендә генә. Татарда үзенчәлекле стиль белән чәчрәп чыгучы авторлар бар дип тә мактана алмыйбыз. Ник соңгы елларда без Виктор Пелевин, Орхан Памук, Харуки Мураками, Чыңгыз Айтматов кебек язучыларны тудыра алмыйбыз? Шуны әйтергә кирәк, бездән аермалы кыргыз, казакълар экспериментлар ясарга курыкмый, алар яңалык кертергә тырыша, удмуртларда да бу күзәтелә. Ә без читтә калабыз”.

Әдәбиятыбызны кайгыртып чыгыш ясаучы дәрәҗәле, мөмкинлекләре саллы бәгъзе затлар, вазифалары кысасында алдарак телгә алынган конференциядә үзләре күтәргән проблемаларны сыктамыйча һәм сузмыйча, бик җиңел хәл итә алалар. Фараздан, шундый вазифада һәм алар мөмкинлекләренә ия булсам, нишләр идем дисезме? Чыгарттырыр идем мин дә бюджет хисабына мәктәп эскәмиясеннән башлап кайларда ниләр такылдавым турында кирпеч калынлыктагы һичкем укымаячак, китапханә киштәләрен бөгелдерәчәк томнарымны! Ә саллы гонорарын куен кесәмә шудырасы урында, татарча китаплар сату өчен Казанның иң кәттә урамында иң матур бинадан сәүдә мәйданнары сатып яки арендага алыр һәм Язучылар берлегенә һәм дә Мәдәният министрлыгы карамагына (Татарстанның электрон хөкүмәте аша, эшләүләре шарты белән) тапшырыр идем...

Күңелләргә хуш әсәрләр мәйданга килми башлавы талантлар төкәнүе аркасында гына түгел, билгеле. Әдәби табынчыларның хәтта Мөхәммәт Мәһдиевне дә аямый кысрыклаулары бүгенге хәлне тудырган... Яраткан язучыбызның бер әсәре персонажы “базар бәяләре ничек?” дигән сорауга “базар бәяләре бик үзгәргән, күлмәкләр күтәрелгән, ыштаннар төшкән”, дип җавап бирә... Әдәбиятыбызның бүгенге хәле турында да шул дулкында, әдәби басмаларның тиражлары җилгәрелгән, җилгәрүчеләрнең кесәләре калынайган, борыннары югары дияргәме әллә? Ә тиражлар җилгәрелүенә төп сәбәп сталинизм чорында да иманын җуймаган әдәбиятыбызның, тар даирә мәнфәгатьләре хакына микән, асылыннан тайпыла башлавы дип чамалыйм...


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.08.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»