|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2015 Мәдәният
Ландыш Нигъмәтҗанованың машинасын буяганнар!Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларын үзенчәлекле клиплары белән һәрдаим сөендереп тора. Чираттагы клибы "Биклә мине күңелеңә" җырына төшерелгән. Анда җырчыны яңа образда - полиция хезмәткәре ролендә күрергә мөмкин. Клиптагы полиция машинасы, җырчының киеме, табигате - чит илнекенә охшаган, шуңа да клипны карагач, аның безнең якларда төшерелмәвенә ышанырга була. Ләкин Ландыш сүзләренчә, клип Татарстанда төшерелгән. "Бары шуны гына әйтә алам: ул урында бик күп ком бар. Машинага килгәндә, үземнеке түгел, ләкин аны махсус клип өчен буярга туры килде", – диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә. Клипны Ландышка аның белән хезмәттәшлектә торган "Барс-Медиа" продюсерлык үзәге төшергән. Шуңа күрә җырчыга аның сюжеты, геройлары, киемнәре, машина табу, аны буяту турында кайгыртырга туры килмәгән. Машина дигәннән, Ландышның машина йөртү тәҗрибәсе дә шактый - 13 ел икән!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|