поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.08.2015 Җәмгыять

Эштән кудыртыр идең бугай...

...Ир уртасы абзый мич ашлары кафесында кофе түгел, чәй эчеп утыра. Кулында – “Татарстан яшьләре”. Бик бирелеп укый.

– Әллә берәр авылда яңа татар мәктәбе ачканнармы? – дим, якынрак килеп.

– Соңгы елларда андый мәктәпләрне ябу турында гына язалар бит, әллә газета укыганың юкмы? – ди бу.

– Ә сез газеталардан ни турында укыр идегез соң?

Шул сорауны ишетүгә, ир-ат карашын газетадан миңа күчерде дә:

– Минем сезне күргәнем бар. Җавапларны газетага язып бирергә дә күп сорамассыз...

– Әйе, татар газетасын укый торган кешедән интервью алмакчы идем, – дим. – Кайда, кем булып эшлисез?

– Юк инде, апай, алдаша торган гадәтем юк. Ә дөресен сөйләсәң, эшеңнән колак кагачаксың.

– Әгәр аноним интервью алсам?

– Бик кирәкме?

– Кирәк иде шул...

– Нәрсә турында сорамакчы идең соң?

– Газеталарда ни хакында укыр идегез?

– Бу сорауга эчендә җаны булган һәр татар минем кебек җавап бирәчәк: гади халык язмышы, аның киләчәге турында укыр идем. Мин төзелеш фирмасы директоры буларак, төзелешкә белгечләр әзерләү темасын эзлим. Һөнәр училищелары, техникумнарны ябып бетерделәр. Хәзер дәүләт белгечсезлек вакуумына эләгергә мөмкин, чөнки экономистлар белән юристлар гына әзерлиләр. Берсе урлый, икенчесе шул урлаучыны эзли. Институт тәмамлаган “белгеч” саналган затларның 70 проценты төзелештә ничек эремә (раствор) ясарга да белми бит хәзер. Элегрәк ике ел эшләми торып, кулыңа төзүче дипломы алып булмый иде... Хәзер акча бирсәң, дипломны укымыйча да алып була. Начальство бер-берсен ышандырырга тырышып мактаныша, бар да әйбәт, янәсе. Бөтен дәүләте чирле...

– Чирле дигәннән, табиблар кирәкме соң?

– Табиблар, әлбәттә, кирәк. Әмма алар да хәзер тиешенчә файдаланылмый бит. Табибка чирләп егылгач кына барырга түгел бит ул. Башка илләрдә өч айдан өч айга тикшерелеп торалар. Үлем-китем дә бездәге кебек үк түгел. Егылгач кына торгызырга тырышырга түгел, егылганчы карарга кирәк бит кешене. Авырулар саныннан чыгып эш хакы алырга түгел лә, хәзер барысын да акча хәл итә. Институт коридорында зачет-имтиханнар өчен акча җыеп йөрү гадәти күренешкә әйләнде. Ата-ана үз теләге белән балаларын тормыш упкынына этәрә.

– Ничек инде?

– Ничекме? Менә мин ректор ди. Синең кызың институтта “укый”. Син акча бирәсең дә, имтихан куй инде дисең. Куям имтихан, бирәм дипломны. Әмма ул “белгеч” эшкә яраксыз бит. Югары белем дипломын тотып, кайларда гына дөньяны бозып йөрми алар. Ата-аналары үзләре балаларын кызганмый икән, мин ник мөнәсәбәт бозып торыйм ул акчалылар белән?

– Бәй, бу хәлне төзәтеп булмыймыни соң?

– Бар, мәгариф системасын үз урынына кайтарырга кирәк. Хәзер һәр мәктәп саен 10-15 алтын медалист. Элегрәк бөтен районга бер-ике була иде алар. Медальләр санына карасаң, акыллылар арта кебек, ә ник тормыш дәрәҗәсе күтәрелми соң?

– Сезнеңчә тормыш дәрәҗәсе күтәрелү ни соң ул?

– О! Ул бик күп факторлардан тора. Кесәдәге яки кассадагы акчаның тормыш дәрәҗәсенә катнашы кире пропорциядә булырга мөмкин. Тәрбия, белем, икътисад тыгыз бәйләнештә генә тормыш дәрәҗәсен күтәрә ала. Бүген байлар арта бара, тормыш дәрәҗәсе төшә бара: авыллар үлә, клублар, мәктәпләр, медпунктлар ябыла, эш урыннары юк... Тормыш дәрәҗәсен күрәсең килсә, ЖКУга кер дә кара, күпме халык фатир хакын да түли алмый. Ә ашханәдә туенучылар кемнәр дисең? Күпчелек каяндыр “левый” акча алучылар, дәүләт оешмаларында эшләүчеләр яки үзләренә-үзләре эш хакы билгеләүчеләр. Яхшы ашап чыгар өчен, ким дигәндә, 500 сум кирәк бит!

– Ашханәләр үзләрен аклый аламы икән соң?

– Юк, әлбәттә. Шуңа күрә күпме ашханәләр ябылып бара. Кайда офис, кайда кафе ачкан булалар. Күпме офислар да буш тора.

– Сез ниләр төзисез соң?

– Туалеттан алып завод-фабрикага кадәр.

– Эш фронтын кем бирә?

– Үзебез эзләп табабыз. Гомер буе төзелештә эшләгән кешеләр әле без. Төзелеш тә туктаса, дөнья бөтенләй туктаган дигән сүз булыр иде. Алай да төзелешнең дә хәлләре хәл бүген. 22нче завод яныннан үтеп киткәндә шомланып киттем.Өскә килеп төшәрдәй тоела. 70 нче еллардан башлап төзекләндерү эшләре дә башкарылмаган. Анда эшләгәндә, без ул завод белән горурлана идек, ә хәзер ул цехлар урамда йөргән чирле эт шикелле... Менә ул – тормыш дәрәҗәсе...

– Ник мондый хәл соң?

– Властька очраклы бәндәләр килә. Тормыш дәрәҗәсен күтәрер законнар чыгарыр акыллары юк. Умартачылар турында закон чыгарып утыралар. Билләһи.

– Нинди законнарны үзгәртер идегез соң?

– Барысын да кабаттан карарга кирәктер. Кайсысын тулысынча, кайсының кайбер пунктларын. Кабул ителгән законнар халыкка хезмәт итмәгәнгә күрә үтәлми дә. Халыкта төп канәгатьсезлек тә шул законнарга бәйле рәвештә бит.Бездә законнар сәер генә, өстәгеләргә ярый, ә гади халыкка юк.

Чит илләрдә гади эшче белән җитәкченең эш хакы арасында аерма күп дигәндә биш тапкыр булырга мөмкин. Әйтик, гади эшче 20 мең доллар алса, министр 100 мең доллардан артык ала алмый. Ә бездә бернинди чикләр дә юк, законнар да.

Без көн-төн эшлибез, гадәттә бер кеше биш кешелек эшлибез. Бүген эшләүчегә караганда тикшерүчесе күбрәк. Ә тикшерүче-заказчиклар ничек тә үзләренә акча калдырырга тырыша, юк “гаеп”не эзли. Ничек итсә итә, кабул итү документына кул куймый. Ә сиңа иртәгә тагын эш кирәк, тешеңне кысып эшләгән эшеңә акча алмый китеп барасың. Мәктәпләрдә, сырхауханәләрдә дә шулай. Укытучы ике-ике ярым ставкада утыра, табиб кабул ителгән авырулар саныннан акча ала–көлкедән дә түбән хәл бит бу. Укытучының бүген укытырга, тәрбияләргә вакыты да калмый, кәгазь яза, туктаусыз әллә кемнәргә кәгазь вариантта, электрон вариантта, телдән отчет бирә дә отчет бирә ул! Теге отчетларны җыйган кеше укытучыга караганда ун тапкыр артык эш хакы ала. Үзен-үзе тотышы, тәртибе, гамәлләре белән үрнәк булырга тиеш укытучы-мөгаллимнәр, читтән карап торсаң, мультфильм геройлары кебек чабалар.

Менә шуларны үзгәртү хакында, чын-чынлап тәрбия-белем бирү, чын белгечләр турында, шул тормыш кызыклары турында укыр идем мин газеталардан. Аларны да ябалардыр шул, дөресен язсалар. Шуңа кызыклы язмалар да азая, укучылар да. Ә үзенә искиткеч ярдәмче ролен үтәгән газета-журналларны кабат үз урыннарына кайтару өчен ничекләр тырышачак әле дәүләт дигәннәре. Югалту гына тиз бит ул...

– Исемегезне әйтмисезме?

– Эштән кудыртыр идең бугай... Хушыгыз, вакытым бетте. Төшке ашка ярты сәгать кенә бүләм мин...


Нәҗибә САФИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.08.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»