поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.08.2015 Җәмгыять

“Никах укытуыбызны мулла белән әти-әни генә белә”

Дәүләтләр арасында сугышлар күбәеп киткәч, җиңүчеләр җиңелгән илнең егет-кызларын коллыкка алып кайта торган булган. Мондый хәлләр бигрәк тә Александр Македонский походларында күзәтелгән. Ул бала тудырырга сәләтле кызларны кол итеп алып кайткан һәм үз иленең ир-атларына көчләп икенче, өченче хатынлыкка биргән.

 Бүген мондый көчләүләр юк, Аллага шөкер. Ләкин үз теләкләре белән катнаш никахка баручыларның саны кимеми. Әнә, Балтач кызы Гүзәл дә язмышын Володя исемле рус егете белән бәйләгән.

Егет белән кыз университетта укыганда танышалар. Бер төркемдә укыйлар. Хәер, бу хакта Гүзәлнең үзеннән сөйләтик әле.

– Володя бик тыйнак, оялчан егет иде. 4-5 курсларда бер-беребезгә күз атып йөри башладык. Шуннан мәхәббәт башланып китте. Укып бетергәч, Казанда калдым. Дус кызым белән ике бүлмәле фатир “снимать” итеп яши башладык. Володя да безнең белән торды.

– Бу турыда әти-әниең белә идеме?

– Әнием белә иде, әтиемә әйтмәдек. Чөнки ул элеккеге гадәт буенча тәрбияләнгән. Шулай бер ел яшәгәч, өйләнешергә булдык.

– Никах укыттыгызмы?

– Ирем никахка ризалыгын бирде, ләкин әти-әнисенә әйтергә кушмады. Әлегә кадәр мулла һәм минем әти-әни генә бу турыда белә. Шуңа күрә әлеге әңгәмәдә фамилиябезне күрсәтмәсәгез иде. Аннары аның әти-әниләре “кыз сорарга” кайтты. 2008 елның 15 августында туй ясадык.

– Әтиең кияүне ничек кабул итте?

– Башта иремне бик яратып бетермәде. Ләкин киявенең кулы эшкә ятып торуын белгәч, ияләште. Хәзер үз улы кебек күрә. Чөнки без – гаиләдә өч кыз.

– Катнаш никахның төп проблемасы – балалар. Нинди исем кушарга, кайсы динне сайларга... Сездә бу мәсьәлә ничек хәл ителде?

– Беренче балам төшкәч, ирем ташлар дип бик курыктым. Ләкин ул, киресенчә, көч биреп торды, бергә хастаханә юлларын таптадык. 2013 елда улыбыз туды. Исемне ике милләткә дә туры килә торган итеп алдан ук сайлап куйдык. Исем куштырырга мулла янына да, чиркәүгә дә бармадык. Баштарак иремнең әнисе “бала йә татар, йә рус динендә булырга тиеш” дип интектерде. Әмма ирем: “Үскәч үзе сайлар”, – дип кырт кискәч, башка бәйләнмәде. Үзем һәркөн кич белән әбием өйрәткән догаларны укып баламны өшкерәм.

– Дини бәйрәмнәрне ничек уздырасыз?

– Бер елны ураза да тоттым. Ирем бер сүз дә әйтмәде. Рус бәйрәмнәрендә аларның ризыкларын әзерлим. Йомырка да буйыйбыз. Ике милләт бәйрәмнәренә дә тигез карыйбыз.


Нәзилә ХУҖИНА
Акчарлак
№ --- | 12.08.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»