поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.08.2015 Мәдәният

Камалда премьера көтелә

1-2 сентябрьдә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә танылган Америка кинорежиссеры Джим Джармуш сценариесы буенча «Әтрәк-әләм» спектакленең премьерасы була. Режиссеры - Швейцариядән Мириам Вальтер.

Мириам Вальтерның Россия артистлары белән беренче тапкыр гына эшләве түгел: 2014 елны ул Пермьдә «Театр-Театр» режиссура лабораториясендә катнашты. Ә татар артистлары белән аның беренче мәртәбә эшләве, режиссер Г.Камал театры артистларын махсус сайлап алды.

Искәртеп үтәбез, 2015 елның июнендә «Горд АРТ-подготовка» II театраль лабораториясе кысаларында тамашачылар булачак премьераның эскизын күрү бәхетенә ирешкәннәр иде.

«Үз проблемалары эченә кереп бикләнгән, аннан чыгу юлы тапмаган, чарасызлыктан интеккән кешеләр үзләренә ярдәм итәрдәй башка Берәүне очраталар. Алар бергәләп катлаулы юлны үтәләр һәм, башка беркайчан да күрешмәскә диеп, хушлашалар. Очраштылар, бергәләп тәмәке тарттылар һәм аерылыштылар – бу, чыннан да, Джармушча»,- дип, Colta.ru Россия интернет-чыганагында фикерләре белән бүлеште Мириам Вальтер.

«Спектакльне сәхнәгә куючы Швейцариядән килгән яшь режиссер Мириам Вальтер татар театры артистларының табигате, уйнау стихиясе һәм Джармушның мәсәлгә тартым экзистенциаль трагикомедиясе арасында сирәк очрый торган гармония тудыруга иреште. Лабораторияләрдә куелучы эскиз эшләрдә иң мөһиме - фантазияң белән артистларны таң калдыру, үзеңә тарта, берләштерә алу. Миңа калса, Мириам моны башкарып чыга алды. Спектакль бер сулышта карала, темпоритм ягыннан төгәл һәм гаҗәеп үзенчәлекле стильгә ия. Минем өчен иң зур ачыш – Европаның яшь режиссерларына хас булмаган күренеш - Мириам Немирович-Данченконың: «Режиссер должен умереть в актере», - дигән сүзләрен истә тотып иҗат итә. Безнең яшь артистлар әлеге куелышта яңача ачылдылар, димәк, Мириам Вальтер әле режиссер-педагог та. Минемчә, тамашачылар спектакльне яратып кабул итәрләр. Чөнки «Әтрәк-әләм», Америка авторы язган һәм Швейцария режиссеры сәхнәләштергән спектакль булуга да карамастан, үзенең эчке яңгырашы буенча бик татарча килеп чыккан. Бу криминаль вакыйгалар безнең даими тамашачыларыбызны куркытмас, театрга тагын да яңа тамашачыларны җәлеп итәр», - дип сөйли Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Криминаль комедияне башкаралар: Фәнис Җиһанша, Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, Гүзәл Шакирова, Алмаз Сабирҗанов. Сценарийны татар теленә шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә итте. Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

“Әтрәк-әләм” спектакле премьерасы 1-2 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече сәхнәсендә.


---
Камал театры
№ --- | 11.08.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»