поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.08.2015 Җәмгыять

Бер шатлык юк иде, әле ярый күршенең сыеры үлде! (СОРАШТЫРУ)

Шау-шулы күршеләрегезнең, полициягә шалтыратып, сабакларын укытырга мөмкин. Әмма тәртип сак­лаучылар әллә килә, әллә юк – бу да сорау. Тынычлыкны бозган кешеләргә карата җәза бар-барын, мәсәлән, штраф түләттерергә мөмкиннәр, әмма күп очракта полиция хезмәткәрләре мондый вак эш белән шөгыльлән­ми.

Россия Иҗтимагый палата вәкилләре, тынычлыкны бозып, күршеләренең үзәгенә үткәннәргә административ җәзаны кырысландырырга тәкъдим итә. 15 тәүлек утырып чыксалар, тынычланырлар иде, дигән фикердә алар. Ә сез күршеләр белән дус-тату яшисезме, әллә үпкәләшкән чаклар да буламы?

Илфак ШИҺАПОВ, журналист:

– Илсөя белән никахлашып яшәвебезгә – 13 ел, шушы вакыт эчендә 16 фатир ал­маштырдык. Күченеп йөр­­гәч, күршеләрне белеп бетереп булмый, танышып өл­гер­ми идем, чөнки вакыт җитми. Хәзер бер урынга килеп төп­ләнгәч, подъезддагы бөтен әби-чәбине танып беләм. Ни­гездә – безнең татар әби­ләре. Кичен аларны очратсам, эс­кәмиягә утырып хәл-әхвәл со­рашабыз, тәмләп гайбәт чәй­­нибез. Бик күңелле әби­ләр, алар белән рәхәт! Күр­шең бай булсын, үзеңнән яхшы булсын дигән әйтем бар бит. Бик дөрес икән ул! Бе­рен­­чедән, “Бурычка акча биреп тор әле”, – дип тинте­рә­тү­че булмый, икенчедән, алай-болай кирәк чыкса, әҗәткә акча сорарлык кеше барын белеп торасың. Ә бит юк кына сәбәптән талашып китеп, го­мер буе дошман булып яшәү­челәр дә бар. “Минем тавык синең бак­чаңда йомырка сала, шуның аркасында гына баеп бет­тең, кабахәт!” яки “Безнең кабак сезнең якка чыгып үскән, ашамагыз!” – дип әрләшеп яшәүчеләр азмы? Бары тик татарда гына “Бер шатлык юк иде, әле ярый күршенең сыеры үлде!” дигән әйтем бар бит. Бер-бе­рең­нән көнләшеп яшәү­дән дә күңел­сез, файдасыз эш юктыр.

Рәшидә абыстай ИСХАКЫЙ:

– Сул яктагы да, уң яктагы да күршеләрем әйбәт. Аллага шөкер, димичә, нәрсә диим?! Күршеләрем – урыс кеше­лә­ре. Әти-әниләре күптән гүр иярләре, хәзер балалары бе­лән аралашып яшибез. Алар безне күрүгә исә: “Әссәла­мәгаләйкүм!” – дип эндәшә. Бик тәмле теллеләр, ярдәм­чел, кешелеклеләр. Валла­һи, алар да ислам динен кабул итәрләр кебек тоела ми­ңа. Күршеләр белән ызгышып яшәүчеләр дә бар, Аллаһы Тәгалә аларга тәү­фыйк бирсен, тату яшәргә насыйп булсын, дип дога кылам.

Рәсим НИЗАМОВ, җырчы:

– Бер урында инде 15 ел яшибез, шуңа күрә ишегалдындагы кешеләр белән сә­лам бирешәбез, бер-бере­безне таныйбыз. Шулай да күршеләребез белән бер гаилә булып яшибез дип әйтә алмыйм. Йомыш төш­кән чак­лар да була, алар безнең, без алар ишеген шакыйбыз. Бикләнеп яшә­мибез. Үзебез дә начарлык эшләмибез, күршеләр дә зыян салмый.

Ләйсән ВӘЛИЕВА, офис-менеджер:

– Казанда фатир сатып алдык, эшне тиз тоттык. Уңай­­лысын тапкач, бәясен дә килештек. Шалт-шолт баш­кардык бу эшне. Әмма нинди кешеләр белән күрше яшә­гәнебез аннары гына ачыкланды. Яңа фатирга күч­кәч, билгеле, ремонт та ясыйсы. Без дә чүкеч, перфоратор белән эш иттек. Менә шул вакытта ишегебезгә ачулы күршеләр шакуы еш була, сү­генеп язылган за­пискалар барлыкка килә баш­лады. Югый­сә без кеше­ләр эштә булган вакытта эш­ләдек. Әле үзләре тыныч булса бер хәл. Кич җитте исә, акыра башлыйлар. Ярый, хуш, безне сүгеп кенә калсалар бер хәл. Юк бит, зыян да сала башладылар! Ишекне алыштырдык, кыйммәтлесен алдык, икенче көнне ачкыч йозакка керми. Эченә җилем тутырылган, ул каткан икән! Менә моны кем эшләсен?! Күрше­ләр­гә: “Прокуратурага шикаять язабыз!” – дип янагач кына бераз тындылар.


---
Ватаным Татарстан
№ 116 | 11.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»