поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.08.2015 Җәмгыять

Чемпионат вакытында Перу кунаклары Бөекбритания гражданинының планшетын һәм акчасын чәлдергән

Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә җитди гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Шәһәр халкының һәм башкала кунакларының, ярышта катнашучыларның иминлеген 7,5 меңнән артык полиция һәм эчке гаскәрләрнең хәрби хезмәткәрләре тәэмин иткән.

Татарстан башкаласында ФИНА-2015 Дөнья чемпионаты узган көннәрдә оператив хезмәтләрнең эше ничек оештырылганлыгы турында бүген Казан Мэриясендә үткән брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников сөйләде.

Полиция җитәкчесе сүзләренчә, чемпионатка әзерлек көннәрендә бик зур профилактик эшләр үткәрелгән. Участоктагы полиция хезмәткәрләре 33 мең фатирны карап чыккан, барлык хәрәкәт маршрутлары өйрәнелгән. Республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән дә зур ярдәм күрсәтелгән. Сак хезмәтенә барлыгы 7,5 меңнән артык полиция һәм эчке гаскәрләрнең хәрби хезмәткәрләре җәлеп ителгән.

Оператив хезмәткәрләрнең җайга салынган эш тәртибе нәтиҗәсендә, спорт объектларында, ФИНА дөнья чемпионатында катнашучылар һәм башкала кунаклары яши торган урыннарда җитди очраклар теркәлмәгән. Җинаятьләр арасында телефон һәм ачкыч югалту очраклары теркәлгән, ләкин берничә сәгать эчендә алар хуҗаларына кире кайтарып бирелгән. Шәһәр буенча уртача 50 очрак теркәлгән, кибеттә урлау очрагы шулар арасында төп урынны алып тора, - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе.

Бер очрак полиция хезмәткәрләрендә аеруча зур кызыксыну уяткан. “Иртәнге аш вакытында Бөекбритания гражданинының планшет һәм акчаларын урлыйлар. Видеокүзәтү хезмәте ярдәмендә фоторобот төзелә. Оператив хезмәткәрләренең берсе эшкә барганда “КАИ” тукталышында тышкы кыяфәтләре фотороботка туры килүче ир һәм хатынны очрата. Алар Перу гражданнары булып чыгалар. Чит ил паспортларын тикшергәндә аларның Европа буенча бик күп сәяхәт иткәннәре күренә. Без аларны җинаятьче-гастрольдә йөрүчеләр дип саныйбыз. Алар турындагы мәгълүматлар Интерполга җиткерелде. Перу гражданнары кулга алынды һәм тикшерү изоляторында утыралар”, - дип сөйләде Валерий Красильников.

Дөнья чемпионаты үткән көннәрдә билетлар белән шөгыльләнүче алыпсатарлар Казанда полиция хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә булган. “Чемпионатның ачылу тантанасына билет бәяләрен 2-3 тапкыр арттырып саткан очраклар да булды. Синхрон йөзү ярышларына билетлар саткан затлар кулга алынды. Мондый хәлләрнең 5-6 очрагы теркәлгән. Лизенциядән башка гына эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән 4 кеше кулга алынды”,- дип сөйләде полиция башлыгы.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ФИНА чемпионаты тәмамлануына да карамастан, Казанда полиция хезмәткәрләренең эше бик киеренке Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 16-нчы август көнне тәмамланачак “Мастерс” турниры үткән чорда да шәһәр халкы һәм башкала кунакларының иминлеген саклауны тәэмин итәләр. Аннан соң полиция хезмәткәрләре гадәти штат режимында эшли башлый, дип хәбәр итә Казанның рәсми порталы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.08.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»