поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2015 Мәдәният

Казанда Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионаты дөнья финалының ябылу тантанасы узды

Анда спортка багышланган иң яхшы фильмнар ачыкланды. Әйтергә кирәк, спорт турындагы фильмнар, башкалар белән чагыштырганда, көчле рухлы кешеләрнең җиңәргә өйрәнүе, тормыш авырлыклары алдында куркып калмаска өйрәтә.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урнбасары Хәлил Шәйхетдинов шушы масштаблы чараны оештыруга көч керткән кешеләргә, чемпионатны Казанда уздырырга мөмкинлек биргәннәренә рәхмәтен җиткерде. Кем белә, бәлки киләсе елда да Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөнья финалы нәкъ менә безнең илдә узар. Ник дигәндә, Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе президенты Франко Аскани һәм Россиянең спорт министры Виталий Мутко 2017 елда да әлеге чара Россиядә уздыру хокукы алу мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барган.

Франко Аскани FICTSның махсус бүләген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Әлеге оешманың бүләгенә шулай ук чемпионатның генераль продюсеры Диана Сәфәрова дә ия булды.

- Мәдәният – спортның аерылгысыз өлеше, – дип белдерде Франко Аскани. - FICTSта катнашучы 113 ил вәкилләре исеменнән Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының әһәмиятен ассызыклыйсым килә. Ул Халыкара Олимпия комитеты, Мәдәният һәм Олимпия мирасы комиссиясе тарафыннан да танылган.

Шулай ук Франко Аскани аерым рәхмәтләрен Рөстәм Миңнеханов, чараның оештыру комитеты, Татарстан Хөкүмәте, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, гаммәви мәгълүмат чаралары, жюри вәкилләре, волонтерларга җиткерде. “Сез барыгыз да үзегезне бик яхшы команда буларак таныттыгыз һәм башка масшаблы чараларны да оештыруга әзер булуыгызны күрсәттегез”, – диде ул.

Җиде номинация арасында Россия фильмнарның күбесе дәрәҗәле өчлеккә кергән булуы - сөенечле күренеш. Мәсәлән, “Спорт һәм реклама” номинациясендә “"FINA - Чемпионат по водным видам спорта, Казань” картинасы җиңеп чыкты. «Кино һәм ТВ футбол” категориясендә икенче-өченче урыннарны Россиядә төшерелгән "Лев Яшин - 85 лет" һәм "Стихия Колотова" фильмнары үзара бүлешкән. Безнең "Леночка, Наташа, Ильдарчик: заботимся о каждом фанате!”, "Дополнительное время" картиналары исә “Спорт һәм җәмгыять» номинациясендә җиңүчеләр. Спорт өлкәсендәге анимациядә дә сынатмаганнар: моны өченче урынны алып Россиянең "Гусенок и Лебеденок" кинокартинасы да дәлилләде. “Документаль кино” номинациясендә илебезнең "ЦСКА. Начало"сы икенче урынны яулауга иреште.

Чемпионатның Гран-присына килгәндә, ул Россиянең «Дух в движении» фильмына тапшырылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: әлеге кинокартинаны караганда жюри вәкилләренең кайберсе хәтта күз яшьләрен дә тыя алмаган. «Дух в движении» ВГИКның чыгарылыш курс студентлары тарафыннан төшерелгәнен дә онытырга ярамый.

Чемпионатның махсус бүләгенә ия булган кинокартиналар арасында Татарстаннан Фәрит Дәүләтшинның “Леди Хук” картинасы да бар. Әлеге фильм яшь боксчы кыз Эльмира Азизова турында.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 10.08.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»