поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.08.2015 Җәмгыять

Әни берәү генә була ул...

Бүген бездә ятим балаларны тәрбияләү өчен балалар йортлары, төрле үзәкләр булдырылган. Тик анда яхшы булса да, ятимнәр гаилә җылысыннан мәхрүм шул. Алар “әти-әни” дип әйтергә тилмереп яши. Аллаһыга шөкер, арабызда ятим сабыйларны үз куеннарына сыендырган фидакарь йөрәкле милләттәшләребез дә бар. Язмыш мине нәкъ шундый гаиләләрнең берсе - Камышлы районының Бозбаш авылында яшәүче Фәрит һәм Фатыйма Мәхмүтовлар гаиләсе белән очраштырды.

Яңа гына авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Фатыйманы юллама буенча Калининград шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ул биредә үзенең насыйп ярын – Дамирны очрата. Билгеле, уртак мәхәббәт никахлы гаилә төзүгә китерә. Озак та үтми, бу яшь гаилә Дамирның туган авылы Челно-Вершиныга кайтып төпләнә.

Илебездә үзгәртеп кору шау-шуы кузгалган чаклар. Ул бу яшь гаиләне дә читләтеп үтми, аны таркалуга китереп җиткерә. Шуннан соң Фатыйма кызлары Гөлнара белән Алияне алып, Камышлы авылына кайтып урнаша. Бераздан алар Фәрит исемле егет белән яңа гаилә корып җибәрәләр.

Ә 2003 елда гаилә үз канатлары астына ятим калган берничә инвалид баланы да сыендыра (алар барысы да малайлар). Хәзер тәрбиягә алынган балаларның саны инде унсигезгә җиткән. Мин Фәрит белән Фатыйманы өч уллары белән рәсемгә дә төшереп алдым. Балаларның калган бишесе Резяпкино авылында дәвалау үзәгендә реабилитация үтә икән. Шушы көннәрдә гаиләгә тагын ике ятим бала өстәлергә тора. Ә сигез ятим биредә тәрбия алганнан соң, хәзер үз тормышлары белән яши икән инде.

Шулай итеп, Фатыйма ханым бөтен гомерен ятим балалар тәрбияләүгә багышлаган. Дөрес, нефтьче булып эшләүче Фәрит тә буш вакытларында хатынына булыша.

Моннан берничә ел элек гаилә Фатыйманың туган авылы - матур табигатьле, чишмәле, тирә-ягы биек таулар белән әйләндереп алынган Бозбашка күчеп кайта. Монда Фатыйма Сәгыйть кызының бертуган абыйсы, яңа өен төзеп бетерә алмыйча, үлеп киткән икән. Хуҗабикә миңа абыйсының “ындыр табагыдай” инде үзләре төзеп бетергән зур өен күрсәтеп йөрде.

- Без аны балаларыбыз рәхәтләнеп яшәсеннәр өчен, бөтен уңайлыкларны булдырып, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзергә тырыштык, - дип сөйләде Фатыйма апа.

Әйе, аның сүзләрендә хак¬лык бар. Менә биредә бала¬ларның йокы бүлмәсе. Рәт-рәт тезелеп киткән караватларның барысында да бертөсле матур япмалар, мендәрләр. Һәркемнең аерым кием шкафы, өстәле бар. Түрдә - зур экранлы заманча телевизор, шунда ук компьютер һәм башка кирәкле җиһазлар, һәр бала кулында кәрәзле телефон. Барысының да киемнәре чиста, пөхтә, яхшы итеп үтүкләнгән.

Без ашханә, кухня, берничә йокы бүлмәсе һәм зур зал аша үтеп, киң коридор буйлап, җылыту казаны янына килдек. Шушында ук бәдрәф тә урнашкан, автомат-кер юу машинасы да басып тора.

- Бу машинаны яңа гына сатып алдык әле. Әлегә кадәр керләрне кул белән юа идем, - дип аңлатты Фатыйма ханым.
Аннан соң ул тагын бер ишекне ачып җибәрде.

- Мунчабыз һәрчак әзер, теләгән чакта кереп, рәхәт¬ләнеп чабынырга, юынырга була, - дип сөйләде Фатыйма ханым.

Ә өйдәге өч суыткыч ит, берсеннән-берсе тәмле ризык¬лар, җиләк-җимешләр белән тулы иде. Бу җиләк-җимешне җәен Фатыйма ханым балалары белән бергәләп җыйган.

Сөйләшә торгач, тагын шунысы билгеле булды: малайлар үзләре дә табигатьне, урман-болыннарны бик яраталар икән. Шуның өчен әниләре аларны ял итәргә диңгез буена алып баргалый. Алар әниләренә йорт хуҗалыгында да, бакча эшләрендә дә ярдәм итәләр.

Былтыр бергәләп йөз баш каз, быел күп итеп бройлер тавыклары үстерәләр. Хуҗабикә иллегә якын ояда умарта кортлары да тота.
Фатыйма ханым әкрен генә балаларны мөстәкыйль тормышка хәзерли.

- Инвалид балаларны тәр¬бияләү җиңел эш түгел. Үсеп, яныбыздан чыгып киткәч, үзләрен тормышта ничек тотарга, өс-башларын карарга, ашарга пешерергә дә өйрәттем. Алар чисталыкны да саклый беләләр.

Балаларыбызга, балигъ булгач, фатир да биреләчәк. Яныбыздан киткән Сергей улыбыз өр-яңа йорт җиһазлары да алып куйды инде. Бу да безнең өчен зур куаныч.

Адәм баласының бәхете нәкъ менә шундый кечкенә шатлыклардан тора да, минемчә. Фатыйма белән Фәрит тормышы моны тулысынча дәлилли. Чөнки алар унсигез ятим балага үзләренең җан җылысын кызганмый биргәннәр. Фатыйма ханымның үз кызлары Гөлнара белән Алия тормышка чыгып, үз ояларын корганнар һәм яраткан әти-әниләренә берәр онык бүләк иткәннәр. Алия икенчесен табарга җыена.

- “Тапкан түгел, үстергән кеше әнкәй була”, дисәләр, минемчә, һәркемнең әнисе берәү генә. Шуңа да хатын-кызларга: “Ташламагыз сабыйларыгызны! Ятим итмәгез! Сез аларга кирәк!” - дип әйтәсем килә, - дип сүзен тәмамлады Фатыйма ханым.

Фотода: Фатыйма ханым ире Фәрит әфәнде һәм тәрбиягә алган балалары белән.

 


Нурзилә ХӘЛИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 10.08.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»