поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.08.2015 Җәмгыять

Тишек тишү шаукымы

Хәзер модадагы бөтен сүзләр «инг» дип тәмамлана. Беркөн абый белән җиңги каяндыр кайтып киләләр. «Кая бардыгыз?» – дим. «Җиңгәңне шопингка алып бардым», – ди абый, көлемсерәп. Кибетләрдә йөрү шулай атала бит хәзер. Күп инде андый сүзләр! Әйтик, базар эшчәнлеге дип тормыйбыз бит инде, маркетинг дип кенә җибәрәбез. Ә менә без бәләкәй чакта гап-гади камыт энәсе, кер сабыны һәм җеп ярдәмендә колак яфракларыбызны тишкән әбиләребез пирсинг дип аталган эш белән шөгыльләнгәннәрен белсәләр, ничек горурланырлар иде, мәрхүмкәйләр.

...Миңа, ягъни “оя төбенә” чират җиткәндә, апамнарда, олырак күрше кызларында практика үтеп, әбием тәмам шомарып, чын пирсинг остасы булып җитешкән иде инде. “Колагы тишелмәгән, алкасыз кыз бала булмый инде”, – дия-дия мине дә күндерде. Чирәмдәшләрем Галим белән Илшаттан тагын бер аерылып торган әгъзам булачагы белән көчкә ризалаштым. Хуш, колак йомшакларым “Тройной” одеколоны белән сөртелде, әби өстәлгә үзенең “хирург коралларын”, ягъни энә, кер сабыны һәм җепләрен тезеп куйды, минем арык гәүдәмне бот арасына кыстырды да, уң колак йомшагына энәсен батырды. Колак яфрагында нерв җепселләре аз дигән галимнең колагын тишсеннәр иде, сафсата бу сүз! Авыртудан чинап җибәрдем. Тыпырчынып карадым – бот арасыннан ычкыну насыйп булмады. Әби икенче колакка үрелде. Мин бу юлы алдан чинап куйдым. Әбинең тәҗрибәсе җитмәдеме, әллә яраткан төпчек оныгы башкалардан кызганычрак тоелып, кулы калтырадымы, әллә инде минем тыпырчыну нәтиҗәсендәме – энә колак йомшагының уртасыннан кереп, арттан түгел, аскы ягыннан тишеп чыкты. Әби тишекләрдә җепләрен калдырды. “Операция” урыны шактый вакыт эренләп-бозылып йөрде дә, төзәлде. Әби үзенең көмеш алкаларын кигертеп куйды яңадан. Ярар, шөкер, һаман йөреп торам бит шул әллә ни дөрес булмаган пирсингым белән.

Хәер, пирсинг дигән “заморский” сүз үзе дә безнеңчә түгел, хәзер колак яфраклары белән генә чикләнмичә, башка әгъзаларга таралуы да бернинди кысаларга да сыймый. Кешеләр Аллаһы биргән тишекләргә генә разый түгел. Җенес әгъзалары, имчәк-кендекләр, борын, каш, ирен-телләрне тиштереп алка тагалар бит, мескеннәр!

Берәүләр пирсингны йә ниндидер культура вәкиле икәнен ассызыклау өчен, икенчеләре, төрле агым-культураларга каршы икәнлеген белдерү өчен, өченчеләре дини-рухи фикерләү ияләре икәнлекләрен күрсәтү өчен ясыйлар, калганнары “мөгез” чыгару осталары һәм “матурлыкка омтылучылар”. Оешмалар, уку йортлары, дин әһелләре тыюга карамастан, тишек яратучылар һич кимеми икән. Хәтта, Гиннессның Рекордлар китабына керү өчен бөтен тәнен тишкәләп бетергән бәндәләр дә бихисап ди. Ә бит пирсинг шул ук операциягә тиң процедура. Ярага инфекция керүе дә, аллергия килеп чыгуы, яра бозылып китеп, ямьсез җөй калуы да бик мөмкин бит. Кайбер әгъзалардагы тишекләр бер айда төзәлсә, кендектәгесе ике елга кадәр җәфалый диләр. Ә бит кендек кешенең бик тә нечкә җире, бу тирәгә инфекция эләксә бик тиз тарала икән. Тишек тиштереп гүзәллеккә омтылуның никадәр гомерле булуын күр син?! Пирсингның тарихы борынгы Африка кабиләләренә, Австралия аборигеннары, Гвинея папуаслары, ацтек, майя индеецлары гореф-гадәтләренә барып тоташкан. Каян килә икән бу кыргыйлыкка омтылыш замана яшьләренә?

Минем җаным-тәнем, бөтен булган акылым белән һич кенә дә аңлый алмаганым – пирсинг дигәннәрен телгә ясаучылар. Соң, бу “матурлык”ны кешеләргә күрсәтү өчен авызыңны ачып, Акбай сыман телеңне күрсәтеп йөрергә кирәк микәнни?! Аннан, телдән дә ныграк авырта торган әгъза юк дип беләм. Кайчак, йә көнбагыш чирттереп, яисә чикләвек ватып, тел очы бераз ярыла бит. Менә шул күзгә күренмәс ярага да чыдарлык түгел, сөйләшеп тә, ашап та булмый, әллә күпме интегәсең. Ә берәүләр телне урта бер җирендә ике җирдә тиштереп, шуларга алка тагып йөриләр. Валлаһи, садомазохизм галәмәте ич бу! Тел пирсингы безгә Америкадан килгән. Шаукымлы 90нчы елларда мондый пирсингны фәхишәләр ясатканнар. Телдәге алкалар фахишәнең “элиталы” икәнен белдергән. Менә шуны ишеткәннәре бар микән хәзерге кызларның? Минем колак тишеп алка тагу остасы булган әбием хәзерге тишекләр хакында ишетсә, егылып китәр иде, мәрхүмкәем.

Тел тиштерүнең коточкыч процедура икәнлеген сөйләп-язып маташкан буласың диярләр берәүләр. Тел пирсингы пүчтәк икән әле ул! Әле тел сплиты дигән “матурлану” бар икән. Монысы болайрак ди: телгә анестезия, ягъни авыртуны баса торган укол ясала. Аннан, тел скальпель белән очыннан уртасына кадәр урталай ярыла. Әлеге коточкыч яра төзәлгәннән соң, тел еланныкы төсле булып кала икән. Сплитны бары тик табиб кына ясый ала, чөнки тел аша үтүче ике зур артериянең берсенә генә зыян килгән очракта да нәтиҗәсе бик аяныч тәмамланырга мөмкин икән. Телне урталай ярганнан соң, ике яртысын да тегәләр яки көйдереп куялар ди.

Тел яраланудан куркып көнбагыш чиртүдән дә тыелган түти, бала йоннарын кабартып, әллә ниләр язып ташлады лабаса! Нишлисең, боларны белеп тору зыянга түгел. Үз балаларыбыз иярә күрмәсен тишек-ярык шаукымына дип телик тә, берүк сплит телле бәндә очрап, урамда авызын ача күрмәсен. Егыласың да үләсең...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.08.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»