поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.08.2015 Язмыш

Лыгыр исерек... мәхәббәт

Рәсимә тәкъдим ясаган иргә кияүгә чыгарга ашыкмый, чөнки беренче мәхәббәтен сагына.
Алсуның бер ялгышы аның үзен дә, егете Фәнисне дә гомергә бәхетсез иткән.
Р. ханымның әбисе дә, әнисе дә яшьлек ярлары белән кавыша алмаган, ә ул үзе кавышкан, әмма...

Рәсимә (исеме үзгәртелде), инде биш-алты еллап булыр, язылышмыйча гына бер ир белән яши. “Гражданский” ире, ягъни. Юньле кешегә охшаган үзе: эчми, чамасын белеп кенә тарта. Артык кыйммәтле булмаса да, машинасы бар, шуңа күрә Рәсимәнең җәяү йөргәнен күргәнем юк: ире эшкә китереп куя, каршы ала.

“Өйләнергә исәбе бармы соң? Әллә вакыт үткәрү өчен генә яшиме синең белән? “Кысарга” кирәк аны”, – дип, Рәсимәнең кылларын чиртеп караганда, ул җавап урынына елмая гына иде.

Ниһаять, ир законлы гаилә тормышы өчен “өлгереп” җиткән икән: Рәсимәгә күптән түгел генә тәкъдим ясаган.

– Язылышыйк, кешеләрчә булсын инде, ди. Ә мин икеләнәм, – дигән була тагын монысы. Баксаң, яшь хатын үсмер чагында ук гашыйк булган егетен очраткан, шуннан иләс-миләс уйлар баскан икән үзен.

– Җәйге каникулларда әни мине авылга, әбием янына кайтарып куя иде, – дип сөйләде миңа Рәсимә. – Үсә төшкәч, берничә егет һәм кыз бер төркем булып оештык. Вакытны еш кына бергә үткәрдек, клубка бергә йөри идек. Арада бер егетне якын күрә башладым бит. Миңа – унөч, аңа унсигез яшь иде. Карап торуга матурлыгы да юк үзенең. Җитмәсә, еш кына салмыш хәлдә йөри. Тик... йөрәккә әмер биреп булмый бит: яраттым үзен. Бервакыт яныма килгән, капка төбенә чакырып чыгарды. Үзе исерек, чайкалып тора. Коеп яңгыр ява иде ул көнне. Икебезнең дә өстән су ага, хисләрем ташудан шуны да сизмәдем. Кысып кочаклап алуына, эредем дә киттем, ачулана алмадым. Шул мизгелләр әле дә күз алдымда. Аннары ул армиягә китте. Билгеле, озатып кала алмадым. Сирәк-мирәк кенә хатлары килгәләде. Ике елдан соң, каникулга кайткач, янә очраштык. Шундый нык дулкынландым ул чакта, авызыннан хәмер исе килгәнгә дә игътибар итмәдем.

Мәктәпне тәмамлагач, мин Санкт-Петербургтагы югары уку йортына кердем. Егетем, сагынып, шунда ук килеп җитте. Билгеле, аны төнгә тулай торакка кертмәделәр. Иртәнгә кадәр вакытны урамда йөреп, эскәмиядә утырып үткәрдек. Мәхәббәт төне булды бу. Бер-беребезне ташламыйк, дип вәгъдәләр бирештек. Ә икенче көнне... тулай торакка, мине чакырып, милициядән чылтыраттылар: егетем айныткычка эләккән! Акчасы да юкка чыккан. Үземнең бар булган акчаларымны түләп, алып кайттым шуннан. Авылына кайтырга юллык акчаны көнлек эштә тир түгеп тапты тагын үзе.

Аралар ерак булгангамы, хисләр әкренләп суына барды. Еллар үтеп, инде эшли башлагач, хәтеремдә яңара башлады бит бу! Үзем ир белән яшим, ә уйларым башкада. Түзмәдем, танышларым аша эзләп таптым моны. Авылдан китеп, кечкенә генә шәһәрдә көн күрә икән. Ләкин ни күрим: лыгыр исерек. Мине күрүгә шатланмады да бугай. Ә минем аны элеккечә кочып аласым, тормыш баткаклыгыннан тартып чыгарасым килде. Менә хәзер, “гражданский” ирем тәкъдим ясаганнан соң, ни эшләргә белмичә үрсәләнәм... Рәсимә, сөйләвеннән туктап, күз яшьләрен сөртеп алды. “Бу иреңне ташласаң, юләр булырсың. Гомер буе михнәт чигәсең киләмени исерек бәндә белән?” – дип әйтмәкче идем дә башта, аннан тукталып калдым: кеше язмышын хәл итәргә хокукым бармы соң минем?


Әминә ШӘМСИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.08.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»