поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.08.2015 Җәмгыять

Кырым мәcьәләсе: дүрткүзләп телеэкранга төбәлү

Танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиевнең “Идел” журналында басылып чыккан язмасын тәкъдим итәбез.

Кырым һәм аңа бәйле һәр вакыйга, һәр яңалык Русиянең дә, дөньялыкның да игътибар үзәгеннән китми. Бу темага карата Татарстанның да үз мөнәсәбәте бар, билгеле. Кырым һәм Казан, Идел буе һәм Кырым татарлары үзара тарихи, мәдәни бәйләнештә тора. Телебез дә уртак. Бүгенге көн һәм соңгы елларда күз алдында булып узган вакыйгалар Кара диңгез ярымутравы белән Урта Идел буе арасында өр-яңа күперләр салу бурычын куя.

Кырым Русия Федерациясенең бер өлешенә әверелгәч тә Татарстанның хакимият, иҗтимагый оешма вәкилләре, бизнес җәмгыятьләре, мәдәният һәм фән үзәкләре күтәренке рух белән, чын күңелдән ярдәм күрсәтергә теләп, ярымутрауга агылды, чөнки кырымтатарларга Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр урнаштыру, республиканың икътисадын, фәнен, мәдәниятен Русия төбәкләре белән берләштерү тәҗрибәсе кирәк булырга мөмкин иде ич. Хәзерге Русия шартларында дәүләт төзелеше һәм милли-мәдәни үсеш, коммуникация системасын җайлаштыру кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә дә бу тәҗрибә бәхәссез.

Бүген, Кырымның гаммәви мәгълүмат чаралары Русия кануннарына тәңгәлләшергә тиеш булган бер көндә, кайбер четереклелекләрнең барлыкка килүе табигыйдер дә. Иң шау-шу куптарган очрак – «АTR-T» холдингы җитәкчелегенең Кырым һәм Акъяр (Севастополь) буенча Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр даирәсендәге күзәтчелек буенча Федераль идарәдә (Роскомнадзор) теркәлү уза алмавы. Бу холдингка кергән медиаресурслар («АTR» телеканалы, «Lale» балалар телеканалы һәм «Мәйдан» радиосы) 1 апрельгә кадәр тиешле документларны тапшырып теркәлү таныкнамәсе ала алмады. Март дәвамында «АTRны үтермәгез!» чарасы уздырылды, ә 1 апрельгә каршы төндә турыдан-туры эфирда «АTR» телеканалын символик төстә ябу чарасы үтте. Шушы вакыйгалар сәясәт һәм гаммәви чаралар дөньясының тынычлыгын бетерде, күп кенә күренекле сәясәтчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар каналны яклап чыкты... Мәсьәлә хәтта ил башлыклары югарылыгына күтәрелде: апрель башында телефон аша әңгәмәләшкәндә Төркия һәм Русия Президентлары Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Владимир Путин кырымтатарларның телеканалын да телгә алуы билгеле булды.

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «АTR» телеканалына карата уңай фикерен әйткән иде. Яшермим: мартта, телеканалны яклау чарасы оештырылганда, мин дә «АTRны үтермәгез!» дип тавыш бирдем.

Әмма вәзгыятьнең менә берничә ай дәвамында инде үзгәргәне юк. Та тарстан гаммәви чараларының бер вәкиле буларак, күптән түгел миңа Кырымда булырга һәм андагы милли тапшыруларны оештыру эшенең барлык авырлыкларын, нечкәлекләрен күрергә, аңларга тырышырга туры килде.

Татарстан ни тели?

Бу хакта фәлсәфәгә бирелүнең кирәге юк. Без Кырымның һәм кырымта- тарларның тизрәк яңа шартларга күнүен һәм уртак ватанда бергә-бергә яши башлавыбызны телибез.

Кырым турында сүз барганда Казан (Идел буе-Урал) татары читтә калырга мөмкинмени? XIV-XV гасырларда без бер дәүләттә – Жучи олысында яшәгәнбез һәм анда төп халык булып торганбыз. Кырымда, Әстерханда, Казанда һәм Урта Идел- дә, Көнбатыш Себердә, Уралда телләре, мәдәниятләре, язмышлары охшаш халыклар гомер кичергән. 1521-1524 елларда Казан таҗын кигән Сәхиб Гәрәй ханның 1532-1551 елларда Кырым тәхетендә утыруы һәм үлеменнән соң Бакчасарайда күмелүе һәркемгә мәгълүм.

Ә менә Кырымның вакыт-вакыт Алтын Урданың үзәгенә дә әверелеп куйгалавын күп кеше беләме икән? Урта гасырларда урыс кенәзләре ярлык артыннан, нигездә, Түбән Иделгә – Сарай шәһәренә йөрсәләр дә, вакыт-вакыт аларның юлы (исәп-хисап бирергә, фатиха алырга һ.б.) Кырымга, Кырым хуҗасына да илткәләгән! Кемдер «заманында хан камчысы Мәскәү кирмәнендә эленеп торган» яисә «Кырым гаскәре 1571 елда Мәскәүне утка тоткан, яндырган» дисә, ышаныгыз: болар, чыннан да, тормышта булган һәм... беткән. Әмма конкрет шартларны онытмасак яхшы – яу ни рәвешле барган, кемнәр ничек сугышкан, вагыйгалар ни белән тәмамланган – боларның һәммәсен исәпкә алсаң, киләчәккә илткән сукмакта ялгышмаска, адашмаска ярдәм итә алыр иде ул...

Бер төркем галимнәр безне ике халык дип аерып кую яклы (бу гаҗәп тә түгел – кайберәүләр Казан татарларын да йөздән артык «халыкка» бүлә). Кырымтатар телендә «угыз», «төрек» компонетны күп, ди алар. Гэнуя, Италия, Греция халыклары белән тыгыз элемтәдә торулары да менталитет, темперамент үзгәлегенә китергән, имеш. Әмма без барыбер бик якын, этномәдәниятебез охшаш, хәтта уртак рухи юлбашчыбызга кадәр бар, ул – Исмәгыйль Гаспралы. Кырым белән Казанның җимерелүе тарихында да уртаклыклар күп булуын күрәбез. Патша Русиясе белән Советлар Союзында бергә гомер кичергән чакларыбызны да хәтердән җуярга ярамый. Хәзер яңа Русиядә яңадан бергә яшәр көннәр җитте. Монда уртаклыклар, охшашлыклар һәм, киресенчә, аермалыклар бик күп! Шуны аңлап, «Татмедиа» вәкилләре дә 2014 елда Кырымга эшлекле сәфәр белән барды, Бакчасарай газетасы редакциясенә компьютерлар бүләк итте, уй-фикерләрен, ният-теләкләрен уртаклашты, «АTR» телеканалына да кереп чыкты, андагы хезмәткәрләрнең шактый һөнәри-профессионал булуын күреп, белеп кайтты. Ул вакытта озакламый тәмам үзгә бәһаләр ишетелеп, балта чапмас «чишелмәс төеннәр» барлыкка килер дип кем уйласын! Хәер, Русиянең хокукый кырына аяк басканда киртәләр буласын юрап, ул чакта ук борынга сәясәт исе килеп бәрелгән кебек тоелган иде...

Ачыктан-ачык сөйләшик

Инде үз күзем белән күргәннәрне сөйләп китим. 2015 елның 27 маенда Акмәчеттә (Симферополь) Русия һәм Кырым Республикасы медиаберләшмәләре арасында (Ике форум кысаларында) фикер алышу булды. Беренче очрашу «Кырым-информ» агентлыгында узды һәм анда Кырым Республикасы дилбегәне үз кулында тотты. КР хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Полонский, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм Кырым Республикасының депортацияләнгән гражданнары эшләре буенча дәүләт комитеты (Госкомнац) рәисе Заур Смирнов Роскомнадзор вәкиле Виноградов һәм КР мөфтие урынбасары җөмһүрияттәге милләтара мөнәсәбәтләр һәм информация өлкәсе турында кыскача, әмма шул ук вакытта күләмле, эчтәлекле мәгълүмат бирделәр. Аннары «АTR» телеканалы җитәкчеләре һәм аларның фикердәшләре сүз алды. Сорау маңгайга бәреп әйтелде: кырымтатар халкының яраткан телеканалы ни сәбәпле ябылды?

Мәскәү чит телләр институты ректоры Эмма Володарская бик озын чыгыш ясады (сүз уңаеннан, ул бу җыелыш өчен махсус Лондоннан очып кайткан иде). Тольяттидан килгән журналист Сайдамәт Абреков аерата үзсүзлеләнеп сорау арты сорау яудырды. Бәйсез газеталар һәм «буйсынмас» интернет-басма вәкилләре дә көнүзәк чәнечкеле-шырпылы мәсьәләләрне күтәрде. «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Диләвер Госманов (ул, сүз уңаеннан, үз газетасын Русия кануннарына тәңгәлләштереп терки алган) һәм «Арманчыкъ» балалар басмасының баш мөхәррире Әдия Мөслимова «АTR» телеканалын яңадан тергезүне сорады.

Аннары әңгәмә «Россия сегодня» халыкара үзәгендә дәвам итте. Монда дилбегә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр даирәсендәге күзәтчелек буенча Федераль идарәгә күчте. Теләгән һәркем сорау биреп, тиешле, тулы җавап ишетә алды. Әңгәмә тыныч һәм дустанә рухта барды. «Телеканалдан фәкать Русия кануннарын һәм норматив актларын төгәл рәвештә үтәү генә кирәк иде», – дип белдерде Роскомнадзор вәкилләре. Дөрес, Русияне генә түгел, дөньяны тәшвишләндергән апрель-май ыгы-зыгыларыннан соң ниндидер яңалык ишетү, яңа тәэсирләр кичерү мөмкин була да алмагандыр. Һәм ул булмады да. Шул ук сүзләр: «АTR» Украинаның рәсми органнары биргән лицензия буенча эшләгән, РФ кануннары аңа Русия лицензиясен юнәтергә куша һ.б.

Элгәре «АTR» телеканалы вәкилләре Роскомнадзор теркәлү турындагы гаризаны тоткарлады, дип бара иде. Әмма документларны эшләп бетерергә кайтару – гадәти хәл. Тагын бер «ләкин» бар: баксаң, Роскомнадзор гаммәви мәгълүмат чарасының документларын, нинди дә хата-фәлән табып, өч тапкыр кире борган икән. Шуннан соң «АTR» телеканалы хуҗалары өметен өзеп, вакытыннан алдан тапшырулар әзерләүне һәм аларны тамашачыга җиткерүне туктаткан. Һәр чорның, һәр дәүләтнең үз хокукый кыры була – бәлки, күңелне төшергәнче, сәясәт һәм тормыш шартларын аңлап, аңа яраклашырга тырышырга кирәк булгандыр?

Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Ксензовның сүзләре дә игътибарга лаек: «Русиядә теркәлү узар өчен гаммәви мәгълүмат чарасына арадашчылар эзләргә, мәсьәләне алар аша хәл итәргә омтылырга кирәкми, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – диде ул.

Һәрхәлдә, май аенда Акмәчеттә узган әлеге диалоглардан соң «АTR» телеканалының генераль директоры Эльзара Исламова белән Максим Ксензов алга таба мәсьәләне уңай хәл итәр өчен бергә-бергә эшләргә килешкәннәр, дип язды матбугат.

Сәясәт халыкны урталай бүлгәндә...

«Кырым-информ»да очрашкан вакытта «Милләт» исемле яңа кырымтатар телеканалының иҗтимагый шурасы вәкилләре дә игълан ителде. Аның җитәкчесе Сәйран Мамбәтов яңа канал көчле һәм уңышлы булыр, дип ышана. Бу – киләчәктә. Әлегә җирле татарларга Кырым Республикасының дәүләт каналы тапшырган кыска вакытлы хәбәрләрдән генә канәгатьләнергә кала.

Миндә шундый фикер калды: «АTR»ны теркәү мөмкинлеге гел юкка чыкмаган кебек әле. Әмма сәяси вәзгыять һәм төрле көчләрнең мәнфәгатьләре кисешү бу эшкә киртә булып ятмасмы?

«АTR» үзе дә, кырымтатар җәмгыяте дә хәзер икегә бүленгән. 18 июнь көнне «АTR», «Lale» телеканаллары һәм «Мәйдан» радиосы тапшыруларын яңартты. Дөрес, спутник антеннасы аша. Һәм, дөрес, Украинадан. Украина кануннарына туры килеп һәм Киев мәгълүмати бурычларын, мәнфәгатьләрен кайгыртып. Украина җирендә гомер кичергән кырымтатарларны кем дип атарга – күчмәннәрме, әллә вакытлыча сыену урыны тапкан качаклармы? Белмим. Күпләр Украинада озакламыйча үзгә илләргә күчә. Кырымтатар халкын Русия-Украина каршылыгына, ике арадагы мәгълүмати сугышка төртеп кертү... Болай да күпме михнәт күргән халыкка тагын нинди сынау табарга мөмкин инде?

«АTR» каналының кайбер хезмәткәрләре Кырымда калып, Русия оешмаларында теркәлүне көтә. Алар үз халкы белән бергә. Аларның төп аудиториясе дә – Кырым. Кырымтатарларның күбесенә спутник телевидениесе дә, интернет та таныш түгел. Хәзер ата-ана җирендә үзгә кануннар хөкем сөрә – Русия кануннары. Йөзәр мең кырымтатар авылларда – ни үзләштереп, ни рәсмиләштереп бетерә алмаган җирләрдә яши бирә. Уңай, хакыйкый мәгълүмат аларга сулар һава кебек кирәк. Халыкны үткәнне хәтерләү һәм киләчәккә өметләнү генә берләштерә ала. Һәм бүгенге чынбарлыктагы вәзгыять, билгеле. Нинди генә каршылыклы һәм аңлаешсыз булса да.


Римзил ВӘЛИЕВ
Интертат.ру
№ --- | 03.08.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»