поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.08.2015 Җәмгыять

«Карбыз сатып, машина да алырга була»

Август җитүгә, базарда яки аның тирәсеннән үткәндә, борынны карбыз белән кавын исе ярып керә. Белгечләр, әлеге җиләк-җимешләрне алганда игътибарлы булыгыз, киңәшләребезгә колак салыгыз, дип чаң сукса да, агуланучылар байтак. Мин исә карбыз сайлау киңәшләрен яңарту белән беррәттән иң эре җиләк-җимешне сатып та карадым.

«90 нчы елларда шикләнебрәк карыйлар иде»

Чаллыдагы «Тулпар» экобазарын тоташ карбыз исе басып алган. Халыкның да күзе беренче шуңа төшә. Самандар Мирзаев тумышы белән Әзәрбайҗаннан. 1984 елда Чаллыга күченеп, КАМАЗда автослесарь булып эшләгән. 1992 елда төссез завод тормышын аллы-гөлле базар дөньясына алыштырып, җиләк-җимеш белән сату итә башлаган. Товарны шәһәр базасыннан китерә.

– Һәр җиләк-җимешнең үз сезоны. Яз көне кыяр белән помидор, мандарин, әфлисун яхшы сатыла, карбыз белән кавынның «йолдызлы сәгате» җәй көне башлана. Ул вакытта башка товарларга карап та тормыйлар. Сентябрьдә халык виноградка кызыга. 90 нчы елларда халык карбызга шикләнебрәк карый иде. Хәзер без генә түгел, үзләре түземсезлек белән сезон башланганын көтәләр, – дип сөйләде Самандар.

Элегрәк ул Казахстан, Волгоград карбызлары белән эш иткән, әмма аларның сезоны кыска, шуңа күрә хәзер халыкка Әстерханнан кайтканын гына тәкъдим итә. Самандар туган ягы Әзәрбайҗандагы совхозларда карбыз, кавын, башка төрле җиләк-җимешләр үстереп, базага тапшыра торган булган. Карбызның килосын ул вакытта 10-15 сумнан кабул иткәннәр. Сатучы сүзләренчә, кавын белән чагыштырганда, карбызны үстерү җиңелрәк. Кавынга суын да вакытында сибәргә, чүбен дә утарга кирәк, ә карбыз ул кадәр көйсез түгел. Сатучы Әзәрбайҗанда үстерелгән һәм бездә сатыла торган карбыз арасында бернинди аерма сизмәвен әйтте, икесе дә телне йотарлык тәмле.

– Ул вакытта да, хәзер дә, карбыз сатып, акчаны әйбәт эшләп була. Берничә сезон эшләп, 300 мең сумлык машина да алырга мөмкин. Татарстанда эре карбыз үстереп булмый, монда салкын. Эссе көннәр бер-­ике ай гына тора, ә карбызга алар озаграк кирәк. Россиядә кызык өчен генә үстерәләр үстерүен, әмма ул баллы булмый. Әзәрбайҗанда карбызларым 10-15 килога, «Холодок» сорты 20 килога җитә иде, аның төшләре эрерәк, ул соңрак өлгерә. «Американка» сорты иртәрәк өлгерә, төшләре ваграк, – диде сатучы. Шулай сөйләшеп торган арада, яныбызга бер ир-ат килде.

– Бер карбыз ничә килога тарта? – дип сорады.

– Ун кило чамасы. Сигез килолысы да бар, – диде Самандар.

– Тәмлеме соң? – дип сорады.

Сатучы, авызын ачарга да өлгермичә, мин:

– Ничек тәмле булмасын, ди! Телеңне йотарлык, – дигән булдым.

Мондый сүздән соң ир-атның карбыз алмый хәле калмады. Акчасын алып, озатып җибәргәч үк, тагын бер ир-ат:

– Арбузның килосы күпме? – дип сорады.

– 20 сум, – дидем.

– 20? – дип кабат сорады ул. Әллә колакка катырак, әллә тагы... Самандар белән карбызны үлчәп бирдек тә әңгәмәне дәвам иттек. Танышыма Әстерхан карбызы күбрәк ошый, ул озынча да әле, ә Казахстанда үскәннәре түгәрәк. Азык-төлек өлкәсендәге белгечләр, карбызны августтан да иртәрәк ала күрмәгез, дип һәрдаим кисәтә. Ә Самандар, моны юк сүз дип атап, сезон июнь урталарында башланып, октябрь азакларына кадәр дәвам итә, диде. Бәясе дә җәй дәвамында бер урында гына тормый.

– Июньдә, карбызны базадан күпләп алганда, килосы 25 сум булып, без 33-35 сумнан сата идек. Инде ике атнадан 15 сумга кадәр төшәр, дип уйлыйм. Сентябрьдә ун, сигез, җиде сум да булыр. Базага карбыз никадәр күбрәк килсә, бәясе дә шулкадәр төшә, – диде Самандар.

«Волгоградта карбызлар тәмсез»

Шөкер, сатып алучылар безгә тыныч кына гәпләшергә ирек бирмәде. Валентина һәм Владимир Петровлар танышымның даими клиентлары булып чыкты.

– Безгә зур карбыз кирәк түгел, – диде Валентина ханым.

– Кая зур булсын инде, уртача бит, – диде сатучы.

– Карбызны никадәр еш аласыз? – дип, мин дә соравымны кыстырдым.

– Быел беренче тапкыр. Бу ир-атның карбызлары һәрчак тәмле, – дип, Владимир әфәнде Самандарга ымлады, тегенең исә мактау­дан авызы колагына җитте. – Иртә алырга кушмыйлар бит. Шуңа күрә карбыз белән кавынны августта ала башлыйбыз. Тегесен дә, монысын да рәхәтләнеп ашыйбыз. Икенче юлы кавынга килербез. Ул кыйбатрак, шуңа күрә сирәгрәк алына.

– Аларны дөрес сайлый беләсезме соң? – дим.

– Сатучыга ышанам. Койрыгы корыган булырга тиеш, диләр, яшел булса, өлгермәгән. Өч ел рәттән көньякка – Абхазиягә, Волгоградка барып, карбызлар үстерә торган данлык­лы Камышин шәһәрендә дә булдым. Карбызларны анда юл буенда да күп саталар. Әмма, ни хикмәттер, аларныкы, бездә сатылганнарына караганда, тәмсезрәк. Җитмәсә, беренче елда багажник тутырып алган идем. Бәлки, анда җимешне өлгереп җиткәнен көтмичә сатуга чыгаралардыр, – дип сүзен тәмамлады Владимир әфәнде. Петровларга тәмле ашлар теләп, озатып җибәрдек.

Самандарның кулы рентген шикелле: карбыз­ның өлгергәнме, юкмы икәнлеген тотып карауга ук ачыклый. Ә тәҗрибәсез кешегә моңа ирешү кыенрак. Корыган койрык турындагы киңәшне дә юк сүзгә чыгарып калдырды танышым. Ә менә карбыз­да күпме нитрат булганын кисмичә генә Самандар да ачыклый алмый. Кайбер карбыз, ачкач, матур булып күренә, әмма гел су гына була, кайберләре, мамык шикелле тәмсез, ди сатучы. Баксаң, хәзер җиләк-җимешләрнең барысында да нитрат бар, ул аларга озаг­рак сакланырга ярдәм итә. Нитратны чама белән кулланган очракта, кеше организмына зыяны булмый. Базарга килеп җиткәнче, карбыз һәм башка төрле җиләк-җимешләр бихисап лаборатор тикшерүләр аша уза, сатучыларга моны раслый торган сертификат та тапшырыла. Самандар миңа да карбыз документын күрсәтте, анда аның кайсы фермада үстерелгәне, хәтта адресларына кадәр күрсәтелгән.

– Базага киләм дә, карбыз тулы КАМАЗга кереп, берәм-берәм тикшереп сайлыйм. Көн саен 500- 600 килограмм, кайвакыт бер тонна да алам. Элек күбрәк сатыла иде, хәзер әзрәк, халыкның акчасы юк бит, КАМАЗ эшчеләре дә очын-очка ялгап яши, – диде сатучы.

Самандар элегрәк урамда сата торган булган, ике ел элек бинага күчкән. Монда яхшырак, урамда карбызга тузан куна бит, ди. Мине киштәдә яртылаш киселгән карбыз сис­кәндерде. Әлеге дә баягы белгечләр, киселгән карбызны һич ала күрмәгез, дип шәрран ярып кисәтә. Самандар әйтүенчә, урталай ярылган карбызны сатарга экобазар лаборантлары да рөхсәт бирә. Кемнеңдер аны тулаем алырга мөмкинлеге юк, пенсионерларның да чирек өлешен генә алырга акчасы җитә, шундыйлар өчен киң күңелле сатучыбыз карбызны кисеп бирә дә инде.

– Юньле карбыз бармы? – дип сорады ир-ат.

– Барысы да юньле, – дибез Самандар белән бергә.

– Матурын бирегез. Тәмсез булса, кире китерәм, – дип куркыткан булды ул. Бәйләнчек сатып алучының карбыз белән кавыны икесе бергә 490 сумга басты.

– Кире китергәннәре бармы соң? – дип сорыйм сатучыдан.

– Алганда, ошамаса, китерербез, дип әйтүен әйтәләр, әмма китергәннәре булмады, – диде.

Карбызны өзеп алгач, салкынча урында бер ай сак­ларга мөмкин. 20-25 градус җылыда ул ике атна яши. Кискәч, аны ике тәүлектән дә озаграк тотарга ярамый, бер тәүлектән инде тәме югала.

Сак бул: карбыз ашап, балаң төшәргә мөмкин

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Самандарның кайбер фикерләре белән килешмәвен белдерде. Идарәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева әйтүенчә, карбыз белән кавын, кайда гына сатылса да, киштәдә киселгән килеш ятарга тиеш түгел.

Җиләкне тизрәк үстерү өчен, фермерлар ашламалар кулланырга мөмкин, нәтиҗәдә, туфракта нитратлар барлыкка килә. Карбыз аларны үзенә тиз сеңдерә. 60 мг/кг нитрат тупланса, хәлләр түзәрлек әле. Артып киткән очракта, кешенең организмына зыян килә ала. Нитратлар белән агуланган йөкле хатын баласын да югалтырга мөмкин. Агулануның беренчел күрсәткечләре: күңел болгана, баш авырта, тырнаклар, иреннәр зәңгәрләнеп чыга.

Хәлегез начарланса, дәвалану чаралары эзләп, Интернетка кереп чумасы түгел, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәсе. Канда шикәр комы чамадан тыш күп булган кешеләргә дә карбыз белән артык мавык­маска киңәш ителә, анда шикәр болай да бик күп.

Карбыз сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

Оештырылмаган сәүдә урыннарында һәм сыйфатны раслый торган документсыз килеш алырга киңәш ителми;

карбыз никадәр эре һәм җиңел булса, шулкадәр өлгергән дигән сүз;

карбызга сукканда, саңгырау аваз ишетелергә тиеш, ә кысканда – чатнаган тавыш;

карбызның кабыгы ачык төстә булырга тиеш;

җете кызыл һәм шәмәхә төстәге карбызны ашамагыз. Эчлекнең кечкенә кисәген сулы стаканга салыгыз. Чын карбыз булса, су тонык­лана. Әгәр су кызыл яки ал төскә керсә, андый карбызны авыз итүдән баш тартыгыз;

бернинди кителгән, ярылган урыннар булырга тиеш түгел;

авыз итәр алдыннан, җиләкне агым суда яхшылап юарга, кискәч, суыткычта сакларга кирәк.


Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 06.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»