|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2015 Җәмгыять
Санкциягә эләккән азык-төлекне юк итүгә ничек карыйсыз?Россия тарафыннан игълан ителгән чикләүләргә эләгеп тә, төрле юллар белән безгә килеп эләккән азык-төлек продукциясе 6 августтан юкка чыгарыла башлады. Хәтерләсәгез, былтыр Россия, Көнбатыш санкцияләренә җавап йөзеннән, АКШ, Канада, Европа Берлеге илләре, Австралия һәм Норвегиядән ит, сөт, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш кертүне тыйган иде. Белгечләр исә, аларны кибет киштәләрендә әле һаман очратырга мөмкин, ди. Бу атнада Идел буе транспорт прокуратурасы Казанның ваклап сату нокталарында тикшерү уздыра башлады. Чикләүгә эләккән азык-төлекне бульдозерлар белән таптатмакчылар. Россиянең кайбер төбәкләрендә исә тыелган продукцияне терлекләргә ашатырга җыеналар. Чикләүгә эләккән азык-төлекне мохтаҗларга өләшергә кирәк диючеләр дә бар. Ә сез тыелган азык-төлекне ни эшләтер идегез? Гөлгенә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, сөт җыючы (Балык Бистәсе районы, Иске Арыш авылы): – Азык-төлекне, гомумән, юкка чыгарырга кирәкми. Моның өчен күпме өстәмә чыгым таләп ителә бит! Чикләүгә эләккән азык-төлекне чүплеккә ташлау да дөрес түгел, иң яхшысы – мохтаҗларга таратырга кирәк. Шулай эшләгәндә, бик саваплы булыр идек, җәмәгать. Ташланып юкка чыгарылган ризыкның гөнаһын кая куярлар? Гөлназ СИРАЕВА, җырчы: – Ризыкны шул рәвешле юкка чыгару, һичшиксез, дөрес гамәл түгел. Ниндидер сәяси аңлашылмаучанлык аркасында ризык белән шулай кылану – башка сыймый торган хәл! Дини яктан карасаң, бу ризыкны исраф итү була. Миңа калса, аны мохтаҗларга тарату, һич югы малга ашату дөресрәк. Владимир АППАКОВ, фермер (Түбән Кама районы): – Без үзебезнең продукцияне кая куярга белмибез, малларга ашатабыз. Монда эш башкада. Без җитештерәбез. Тик моны беркем дә барлап тормый. Бездә базарны көйләп торучы кеше дә, үзебездә җитештерелгән азык-төлек турында җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүмат та юк. Тендер дигән нәрсә уйлап таптылар. Тик җитештерүчеләрнең анда катнашырга вакыты да, акчасы да юк. Шушы мәсьәләләр безне бүген чикләүгә эләккән продукцияне нишләтергә дигән сорауга караганда күбрәк борчый. Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы: – Әгәр азык-төлек ил чигенә килеп җиткән икән, аны, иң беренче чиратта, кертмәскә кирәк. Аларны кертә торган урыннарда көчле контроль булырга тиеш. Ә инде ризык безнең илгә кергән икән, миңа калса, бу очракта аны, дөрестән дә, мохтаҗларга, һич югы терлекләргә бирсәң хәерлерәк. Безнең илебездә әле азык-төлекне ул дәрәҗәдә алмаштырырлык мөмкинлекләр юк. Мәсәлән, без санкцияләр игълан иттек, ризыкны кертмибез. Ләкин аны билгеле бер план буенча, системалы рәвештә эшләргә кирәк. Ризыкны бүген кертми башлыйбыз икән, иртәгә инде бездә ачлык башланырга мөмкин. Шуңа күрә үзебезнең җирлектә әлеге товарларны алмаштырырлык структуралар, шул ук фермерлар белән эшне җайга салырга кирәк. Юкса бу беткә үч итеп, тун яккан кебек килеп чыга.
--- |
Иң күп укылган
|