поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.05.2009 Җәмгыять

КАТЫРГЫЛЫ СӘЯСӘТ

Узып барган атна төрле бүләкләүләргә, премияләргә аеруча бай булды кебек. 19 май көнне Татарстан матбугаты хезмәткәрләре котлауларга тиенде: кемнәрнеңдер түшенә медаль тагылды, бәллүр каләм тапшырылды. Шәһәребез башлыгы Почет ордены белән бүләкләнде һ.б. Кыскасы, федераль үзәк басмаларында да, республика мәгълүмат чараларында да премияләр, дәүләт бүләкләре турындагы хәбәрләр еш яңгырады. Мондый сөенечле яңалыклар тормышны бизәп җибәрсә, туганнарны, якыннарны шатландырыр өчен бер дигән сәбәп, алга таба стимул булса да, атаклы полководец Наполеонның: «Мондый кызганыч шалтыравыклар ярдәмендә кешеләр белән идарә итү җиңел!» – дигән сүзләре шиккә сала…

Кайда минем бүләк?

 

Элек татар авылларында акылга зәгыйфь кешеләрне төрле бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында иң беренче булып котлаганнар, бүләк тапшырганнар. Безнең авылда да шундый кешегә хөрмәтне иң беренче булып күрсәтә торган булганнар. Бигрәк тә партия җыелышларында аңа бүләкнең зурысын биргәннәр. Ә аңа исә шул чор җитәкчеләре ишетергә теләгән лозунгларны яңгырату берни түгел: «Яшәсен Советлар Союзы!», «Коммунистлар партиясенә – дан!»  Тик берсендә аны бүләкләргә онытып җибәрәләр. Акылга зәгыйфь кешенең эчендәгесе-тышында: ул партия хезмәткәрләре һәм авыл җитәкчеләрен терсәк тешләрдәй итеп үкендертә. Шулай, нәфес белән орышу дөнья белән сугышудан читенрәк ул.

 

Совет хакимияте урнашкан вакытта бүләкләү системасын булдырмаска теләгәннәр. Әмма илдә башланып киткән гражданнар сугышы нәтиҗәсендә хәрби частьларга Кызыл байрак бүләк итү, солдатларга сәгать, корал, күкрәк билгеләре тапшыру башланган. Шуннан киткән инде. Брежневның җиңел кулыннан алар бездә хәзер шулхәтле күп. Кеше дәүләт тарафыннан бүләкләнүгә лаекмы-юкмы, анысы вак мәсьәлә: теләгәнгә, әрсезләнгәннәрнең һәммәсенә чират җитәчәк. Мисал өчен, бу яктан күрше Украина җитәкчелеге аеруча юмарт. 2007 елда Бәйсезлек көне уңаеннан гына да бер көндә 756 кешегә дәүләт бүләге тапшырылган!

 

РФ Конституциясенең 89 нчы маддәсендә: «РФ дәүләт бүләкләре Ватанны саклауда, дәүләт төзелешендә, икътисад, фән, мәдәният, сәнгать, тәрбия, мәгариф, сәламәтлек саклау, гражданнарның хокукларын яклау, хәйрия эшчәнлегендә һәм дәүләт каршындагы башка хезмәтләре өчен гражданнарны иң югары формадагы кызыксындыру», – дигән юллар бар. Әлбәттә, һәркем үз өлкәсендә югары дәрәҗәләргә лаек була ала. Хикмәт башкада. Гомер буе намус белән эшләп тә, хөкүмәт тарафыннан бәяләнмәгән шәхесләр бар. Андыйларны һәр коллективта очратырга мөмкин. Шул ук вакытта соңгы елларда әллә ничә тапкыр төрле премия лауреатлары булып танылу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Әллә акыллы кешеләр дә гел бүләк җыюга шулкадәр ияләнәме икән?

 

Катыргы өчен эшләү

 

Гомер буе җир җимертеп эшләгән, колхоздагы бөтен авыр хезмәтне башкарган бер апа: «Бөтен гәүдәм тоташ сызлый башлагач, йөзләгән мактау кәгазьләремне, төрле катыргыларны актарам. Араларында үзебезнең авыл Советы кул куйган вак-төякләре дә бихисап. Шуларга карыйм да, вәт дурак булганмын бит, грамота җыям дип, көн-төн эшләгәнмен», – дип зарлана икән. Шул ук хәл бүген дә дәвам итә.

 

Революциягә кадәрге чорда шәхси батырлык өчен бүләкне сугыш мәйданыннан чыккач, түбән чиндагы солдатлар офицерлардан башка гына үзләре билгеләгән очраклар булган. Шуңа да дошманнан куркып, куак артында качып утырганнарга дан тәтемәгән. Хәзер! Кем ялагай, әрсез, «зур» кешенең туганы – рәхим ит: нинди медаль кирәк? Эш өчен түгел, санга карап бәяләү заманы китте. Мисал өчен, мәктәпләрне генә алыйк. Укытучы балаларга белем бирә аламы-юкмы, аны уйлаган кеше юк, иң мөһиме – барлык кәгазьләре дә тәртиптә булсын! «Ул да Мактау кәгазе алгач инде!» – дигән фикерләр туу әллә каян килеп чыкмаган. Татар энциклопедик сүзлеген кызык өчен генә ачып карагыз – анда кертелгәннәрнең барысы да атказанган, әллә нинди премия, дәүләт бүләкләренә лаек кешеләр. 1963-1966 елларда Германия вице-канцлеры Эрих Менде юкка гына: «Орденнар сәясәтчеләр һәм түрәләрне официантлардан аерырга ярдәм итә», – димәгәндер.

 

Орден-медальләр, төрле катыргы мактау кәгазьләре тормышның көзгесе кебек. Кемнәрдер аны Мәскәү Кремлендә кабул итеп ала. Аларга мөһернең дәрәҗәлесе сугыла. Шулар ярдәмендә кайберәүләр «дәү кеше» булмакчы. Күпләр азга да риза: «Мине онытмаганнар», – дип сөенә һәм олыгайган көнендә карап утырырга дип катыргы җыя…


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 22.05.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»