|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2015 Шоу-бизнес
Айваз, Булат, Әбри һәм Ильяс Газизов Кырымга машина белән 5000 чакрымлык юлга кузгала"Татар Радиосы"ның туган көне уңаеннан тиздән “ЗУР АВТОПРОБЕГ 2015” оештырыла. Туган көн ул елның иң мөһим һәм шатлыклы вакыйгасы. Кемдер аны дусларын чакырып шау-шулы компания белән уздыра, ә кемдер тыныч кына гаилә белән үткәрүне өстен күрә. Ә “Татар радиосы” үзенең 14 яшьлек туган көнендә зур Автопробегка кузгала: Казан - Кырым - Казан! Зур автоквест 23 августта Казанда старт алып 27 август көнне Казанда тәмамланачак.
“Зур автопробег” экипажы составында “Татар радиосы”ның иң популяр ди-джейлары: Айваз Садыров, Булат Бәйрәмов, Әбри Хәбриев һәм Ильяс Газизов. Алар алдына зур максат куелды: "Татар радиосы" экипажы 5000 чакрым юл узачак.
Автопробег маршруты: Ульяновск, Саратов, Волгоград, Ростов-на-Дону, Феодосия һәм соңгы пункт Симферополь.
Егетләр әлеге шәһәрләргә тукталып, андагы истәлекле, тарихи урыннарга экскурсия ясап, биредәге халыкны Россиядәге милли радиостацияләр челтәре арасында беренче номерлы “Татар радиосы” белән таныштырачак.
Әлеге проект кысаларында «Meydan FM» кырым-татар радиостанциясе коллегалары белән дусларча очрашу да планлаштырылган.
Маршрут буенча беренче тукталыш Ульяновскта булачак. Һәм бу очраклы түгел. Нәкъ анда “Татар радиосы” командасы Ульяновск шәһәрендә урнашкан “Татар радиосы Ульяновск” студиясеннән туры эфирга чыгарга планлаштыра. Биредәге коллегалар белән очрашуны түземсезлек белән көтәбез.
24 сәгать буе эшләүче радиостанция кебек, “ЗУР Автопробег 2015” экипажы да туктаусыз хәрәкәттә булачак. Катнашучылар бер-берсен руль артында алмаштырып, тәүлекләр буе зур чакрымнар үтәчәк.
Шушы Чиксез проектның төп катнашучысы булып – УАЗ Патриот автомобиле билгеләнде. Автомобильнең исеме күп нәрсә турында сөйли.
Нәкъ тә “патриот”, башка беркем дә түгел... "УАЗ Патриот"ны безгә “Барс Авто” ширкәтләр төркеме тәкъдим итте.
Ә менә сусауны Kukmara артезиан сулары белән басабыз - алар автопробегның генераль спонсоры.
“ЗУР АВТОПРОБЕГ 2015” 27 август көнне тәмамланачак.
--- |
Иң күп укылган
|